рәсми сайт

Шүрбикә турында чын хикәят

Мин хыялый Хәйрүш бит –

Яратам әкият.

Бүген булганны сөйлим –

Тарихи чын хикәят.

 

Шүрбикәнең исемнәре

Кайдан чыккан дисезме?

Ханлык булган Казан дигән –

Татар иле исеме.

 

Хәтерләрне яңартамын –

Күккә багамын шуңа.

Тыңла, бала, һәм дога кыл

Бабаларың рухына.

 

Борын-борын заманда –

Әле син булмаганда.

Шүрбикәнең исеме дә

Шүрбикә булмаганда

Казан дигән ханлык булган,

Бикә, Биләр шәһәре.

Бабаңның баш каласы,

Әбкәңнең күз карасы.

 

Явыз Иван килгән дә

Сугыш ачкан халыкка,

Читкә куган барысын,

Хуҗа булган ханлыкта.

 

Җир өстендә – октябрь –

Тарихның хәтерендә.

Ул вакытта булган хәл –

Исендә һәркемнең дә.

 

Явыз Иван гаскәре

Шулчаклы, ди, күп булган.

Сабыйларның яшеннән

Кабан күлләре тулган.

 

Шүрәлеләр янына ук

Китеп барган бер биләр.

Артларыннан кузгалган, ди,

Хатыннары – бикәләр.

 

Шүрбикәгә әйләнгән, ди,

Урманда ул бикәләр.

Биләр булган Шүрбиләр,

Кара урман кискәннәр.

 

Сулар ага – гомер уза,

Таң ата да кич була.

Хикәят сөйли Шүркәсенә

Карт бабасы Шүрулла.

 

Иванның иманы юктыр –

Кылыч кына кырында.

Кара урман җыр чыгарган,

Урыс Иван турында:

 

– Явыз Иван, кара Иван,

Чабатасы мунчала.

Ул комсызга кирәк булган

Казан дигән бай кала.

 

Казансуның буйларында

Гомер иткән бу кала.

Шуны яклап,

Кавем саклап,

Динне хаклап,

Шәһит киткән бабаңнарны

Онытма син, и, бала!..

Тәкъдим итү: