рәсми сайт

Татарстан – туган җирем, Татарстан – Ватаным!

Азат кечкенә әле. Кечкенә дип, мәктәптә укый инде ул – көн саен «бишле» билгеләре генә куя укытучы апасы. Тырыш малай шул Азат – һәр эштә өлгер бала. Шуңа күрә яхшы укый дда ул. Уку дигәннән, буш вакыты булганда шигырь китаплары укырга бик ярата Азат. Сайланып тормый – балалар өчен язылганнарын да, өлкәннәргә адресланганнарын да укый. Менә әле дә кулында шигырь китабы:

Илемнең хуҗасы булганга,

Мин җиргә нык басып атладым.

Кешеләр күтәрде Ватанны,

Кешене күтәрде Ватаным...

Кызык, ни дигән сүз икән ул – Ватан-Ватаным? Азат бу сүзнең мәгънәсен белми иде. Ул тиз генә китап киштәсеннән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н алды. «Үзең белмәгән сүзнең мәгънәсен шушы китаптан таба аласың», ‒ дип киңәш иткән иде аңа әтисе. «Ватан... Билгеле бер кеше өчен: үзе туган һәм шуның граңданины булган ил; туган ил. Ватан... кешенең туган ягы, туган җире», ‒ дип укыды Азат. «Татарстан – туган җиребез, ди әти. Димәк, ул – безнең Ватаныбыз!»‑ дип шундук нәтиҗә ясады ул һәм «Ватан» сүзенең мәгънәсен бик тиз аңлаганына сөенеп, янә шигырь укуын дәвам итте:

«Сез кайсы халыктан?» – дисәләр,

Батырлар исемен атадым.

Батырлар утларга керделәр,

Тик исән булсын, дип, Ватаным...

Тәкъдим итү: