рәсми сайт

Тишек болытка утырдым...

Урам буйлап сызгыра-сызгыра атлыйм. Каршыма сыйныфташым Айзирәк килә. Без икебез дә өченче «А»да укыйбыз. Айзирәкнең кулында китаплар. Китапханәдән кайтып килеше. Иртәгә тагын «5»ле билгесе эләктерә икән. Шулай иттереп безне шаккаттырмакчы. Ул күп укый, күп белә, имеш. Ә мин китап укырга яратмыйм. Китап уку кызлар эше ул. Егет кеше эше түгел. Шуңа күрә китапларны җенем сөйми.

Ә мин, егет кеше буларак, сызгыра беләм. Телисезме, менә хәзер сызгырып җибәрәм дә Давыл малаен чакырам! Һәм сызгырдым да. Шулчак җил чыгып, Давыл купмасынмы! Давыл малае килеп тә җитте, мине күтәреп тә алды. Аннан соң бер болытка менгереп тә утыртты. Үзем дер-дер калтырыйм, куркам, үзем тирә-якны күзәтәм. Карале, янәшәдәге болытта Айзирәк утыра. Нигәдер авызы ерылган, сөенгән, күзләреннән нур агыла. Баксаң, Ай кызы аңа көмеш тышлы китап бүләк иткән икән. Ә минем янга килеп тә караучы юк. Җитмәсә, мин утырган болыт тишек булып чыкты. Ялгыш шул тишектән төшеп китсәм – бетте баш! Китап укырга яратмаган башым хараплар була бит инде!

Менә Айзирәк мине үз янына дәшә. Кулларым белән һаваны ишәм – нәкъ суда йөзгән кебек. Болытым Айзирәккә таба шуыша башлый. Ул миңа кулындагы көмеш китапны суза. «Менә бу китапны җиргә алып төшәргә булыш әле», – ди. «Әйе, мөмкин», – дип, җавап бирә Айзирәк.

Мин китапны кулыма алам. Бу китапта бик акыллы сүзләр язылган икән. Шуңа күрә ул хәйран авыр. Авыр булгач, җир аны үзенә таба тарта. Тишек болытым акрын гына җиргә таба якынлаша.

Башка вакыт урам буйлап сызгырып йөрмәс идем. Өйдә китап укып утырыр идем.

Китап уку егет кеше икән ул!..

Тәкъдим итү: