Дөбьяз җыры
Зиннур Хөснияр шигыре
Илфат Дәүләтша көе
Йолдыз кунган тау башы
Казаннан дәшеп тора.
Дөбьязың – яшьлек языңны,
Сагынмый яшәп кара...
Хәтерендә саклый Дөбьяз
Үзенең һәр йолдызын.
Сандугачлар отып калган
Сәйдәшенең моң-җырын.
Елатырлык итеп уйный
Габәши моңлы сазын.
Сагышланмый түзеп булмый
Дөбьязым – яшьлек язым.
Кушымта.
Тургайлы тугайлары шул,
Һаман да яшел әле.
Дөбьяз кызы, күз тимәсен,
Йөзеңне яшер әле.