рәсми сайт

Йөрәк җыры

Зиннур Хөснияр сүзләре

Рөстәм Сәрвәров музыкасы

Ник сайладың мине дисең,

Мин түгел лә, йөрәк бит.

Килеп чыктың юлларыма,

Һәй, кирәк бит, кирәк бит.

 

Кушымта.

Син булганда бу йөрәккә

Башка берни кирәкми.

Сөеп туймый, янып туймый.

Йөрәк бит ул, йөрәк бит.

 

Бу йөрәктә нинди сер бар,

Чишелмәс табышмаклар.

Януларым уттан түгел,

Сөюдән, сагышлардан.

 

Нишләтик соң бу йөрәкне,

Әллә сулар сибикме?

Алай гына, ансат кына

Басып булмас сөюне!..

 

Йөрәк ялгышмый диләр бит,

Бәхетсезләр бик сирәк.

Сине үзенә караткан

Бигрәк кайнар бу йөрәк...

Тәкъдим итү: