Гаилә җылысы
Ходай үзе яраткан бит,
Адәмнәрен пар итеп.
Әгәр гаиләң булмаса,
Язмышның чите китек.
Кушымта.
Заманалар дулкын-дулкын
Кага да, суга ярга.
Ялгызыңа бик кыен ул
Гаиләң булмаса янда.
Гаиләңдә таянычың,
Ял иткәндә бишегең...
Назга сусаган ир-ат
Ачар гаилә ишеген.
Учакларда утлар яктым,
Тик сүнделәр барысы.
Саклый ала җил-давылдан
Бары гаилә җылысы!..
Саклый күрсен һәркайсыбыз
Үз оясын, гаиләсен.
Җаны җылына алмастыр,
Күпме генә эзләсен...