рәсми сайт

Ут чәчәге

Тәкыя үреп йөрдем болыннарда

Әйтерсең лә, мин бер ут чәчәге.

Гел үзеннән торса икән лә ул

Кыз баланың ниләр күрәчәге.

 

Болыннарда  очкан күбәләк кыз,

Күрдең дә син әйттең – ут чәчәге.

Әйтегезче, кемнән тора икән

Кыз баланың алда күрәчәге!

 

Кушымта.

Утлар тама кызыл чәчәкләрдән.

Йөрәгемнең  үлеп гашыйк чагы.

Сүз әйтмәгез берүк, күз тимәсен

Кыз баланың бар бәхеткә хакы.

 

Карашыңнан очкын алдым бугай

Табигатьнең серле ут чәчәге.

Й, Ходаем, бары синнән тора

Кыз баланың ниләр күрәчәге.

Тәкъдим итү: