рәсми сайт

Исәнлек-саулык телим

Ни язгандыр гомер китабына,

Таңнар аткан саен ачыла.

Ни булса да, иң әүәле, Раббым,

Сәламәтлек телим халкыма!

 

Ай нурының көмеш чаткылары

Юлларыңны синең яктырта.

Саулыгың булса бар да булыр

Рәхмәт укыйк әле язмышка.

 

Тәгәри дөнья, тәгәри һаман

Түгәрәк бит безнең Җир шары...

Мин телимен сезгә чын йөрәктән

Исәнлек-саулык нибары.

 

Кушымта.

Балаларны, үзебезне, Ходам,

Исәнлектән генә аерма.

Саулыкларың китеп барса әгәр

Канатлар бик тиз каерыла!..

 

Фани дөнья малы малмыни ул,

Исәнлеккә менә ни җитә.

Кителә икән әгәр берәр чите

Сүтелә дә аннан, сүтелә.

Тәкъдим итү: