рәсми сайт

Атаң – карак, син – бур

Иң якты йолдызга менеп утырганмын да төнге авылны күзәтәм икән. Авылны тулысынча яктыртырга мин утырган йолдызның гына яктылыгы җитми, имеш. Мин айны каплаган болытларны куып таратам. Урамнар, ишегаллары гөлт итеп яктырып китә, кар бөртекләренә хәтле җемелдәп күренә. Үзебезнең ишегалдына күз салам. Әнием яланаяк кар өстенә чыгып баскан да бик бирелеп күкне күзәтә – мине эзли, ахрысы.

– Тор, улым, тор...

Төш эреп юкка чыга. Керфек керфеккә береккән, торасы килми, күз кабакларына гер аскан кебек. Тагын бер өч кенә минут урлап калырга иде бу тәмле йокы вакытын.

– Тор инде, малай, тор!

Кымшанган булам, аякларны кыймылдатам, янәсе, мин йокламыйм инде, хәзер торам – үземнең күзләр йомык. Мин селкенә башлаганны күреп, әни дә, бәлкем, беразга янымнан китеп торыр, ә минем шул «бераз» вакытны гына булса да урларга исәп, акылым уяу, гәүдәм, тәнем йоклый.

Юк, әнине алай гына алдармын димә. Минем хәйләне шундук сизеп ала ул. Тагын яныма әйләнеп килә, мин йөземдә аның җылы сулышын тоям. Әни дәшми, ул да беразга гына булса да минем йокы ләззәтен озайтырга тели, беләм ич инде, беренче мәртәбә генә түгел. Мин, хәйләкәр, әниемнең шушы изгелегеннән файдаланып, чын-чынлап йокыга китәм.

– Торасыңмы син, юкмы, урыс малай!

Өстемдәге юрган аяк очларына ук сыдырылып төшә, чытаям, салкыннан иң әүвәл күзәнәкләрем уяна, аннары торып утырам. Их, кичә нишләп сәгать алтыда ук ятып йокланмаган икән?! Телевизор карап утырып инде. Барыбер «Время» программасына чаклы түзеп булмады... Бүтән чакта тавыклар белән бергә «кунаклыйм» әле.

Әни караватка әүвәл минем кырык ямаулы бумази ыштанны китереп куя, аннан соң сүсәреп беткән күлмәгемне каяндыр табып ала; әни әтидән калган, башым белән кереп чумарлык фуфайканы эзләгән арада (кич ятканда киемнәрне җыеп куярга вакыт булмаган, йокы баскан), мин, караватта утырган килеш, иякне күкрәккә терим дә борын сызгырта башлыйм. Бер кулым үземә таба ыштанны тарта, имеш, йоклавым түгел бу минем, янәсе, менә киенеп маташам. Әни, утырган шәпкә боламыкланганымны күреп, фуфайканы миңа тондыра. Мин уянып китәм, киенә башлыйм.

Җиде төн уртасында әнием белән икәүләп колхоз басуындагы эскерткә саламга барабыз. Урласалар урлап бетермәделәр инде шул эскертләрен!..

Кисмәктән ярты чүмеч салкын су алып эчәм дә әтидән калган яңа бишмәтне киям. Бу бишмәтне саламга барганда гына киям мин. Бераз мулрак ул, таман гына булса да, урамга мәңге киеп чыгасым юк. Әти-чәти мине үз бишмәтеннән күрми торсын әле, малай минем бишмәтне кия икән дип куанмасын!

Әти-чәти безне аерып җибәргәч, әни мине, ике яшьлек малаен, шул бишмәткә төреп кайткан. Әрәм ятмасын дип, узган көз күрше Фатыйма ападан минем буйга кечерәйттергән дә идек инде. Үземнең иске белән йөрсәм йөрим, ә урамга мәңге киясем юк!

Ишегалдына чыккач, әни беркавым туктап торды. Күрше Фатыйма апаны да чакырамы әллә дип уйлаган идем. Юк икән, бәләкәй гәүдәсен алга бөгә төшеп, туп-туры лапаска таба атлады. Лапас баганасындагы кадакта әнинең салам бәйләргә дигән озын бавы эленеп тора. Әни аны кичтән үк әзерләп куя, чөнки төнлә лапаста ут яндырырга ярамый, шикләнүләре бар.

Минем бау утын әрдәнәсе өстендә ята. Әни: «миңа иптәшкә генә барырсың», – ди, миннән салам күтәрттерәсе килми, кызгана. Әрдәнә өстеннән бауны суырып алам да, тавык кетәклегенә таба бер кизәнеп куйгач, күсе килеп чыгуыннан курка-курка, әни артыннан йөгерәм. Әни минем бау алганны күрмәмешкә салынса да, тавыкларны уятуны өнәмәгәнен белдереп, тамак кырып куя. Ә минем тавыкларда да, яшь кызыл әтәчтә дә үчем бар. Ул аңгыралар җәйнең җәй буе мин курка торган күселәргә йомыркаларын урлаттыралар, әтәчнең йомырка саклау уенда да юк. Әни: «Безнең тавыклар йомырканы салган шәпкә түгел, күсе урлап киткәч кенә кытаклыйлар, ахрысы», – ди. Вәт тинтәкләр!..

Ә күсенең ничек йомырка урлаганын беләм мин, ай-һай оста икән алар! Җәй көне телевизордан күрсәттеләр. Йомырка янына ике күсе йөгереп килә дә берсе йомырканы кочаклап чалкан әйләнеп ята, ә икенчесе аның койрыгыннан өстери. Вәт караклар!..

Күселәрне сүгә-сүгә, әни артыннан лапас капкасын ябып чыгам. Әни тагын туктады. Әллә, чынлап та, Фатыйма апаны ияр­тергә җыена инде? Юк икән, миңа карап алды да, кар шыгырдата-шыгырдата, тау астына таба юнәлде.

Фатыйма апаны ни өчен үзе белән ияртмәгәнен беләм мин. Фатыйма апаның чамасы юк шул аның. Саламны күтәрә алмаслык итеп бәйли дә аннан соң мыш-мыш сөйрәлеп кайта. Артыннан юл буе салам чәчелеп бара. Эз калдырмасаң да, аксак Сираҗиның күзе бик очлы аның, шул эз буйлап иртәгесен үк лапасыңа килеп керер.

Фатыйма апа начар кеше түгел ул үзе, әни белән ахирәтләр дә әле. Аның да ире юк, ул үзе куып чыгарган. Мәңге айнымас булган тегесе, бөтен хуҗалыкны сатып эчеп бетерә язган. Фатыйма апа – зур гәүдәле, гайрәтле хатын. «Ирле хатын исемен йөртү өчен генә син имгәк белән иза чигәргә җүләрмени мин», – дип очыртып чыгарган айнымасны. Райүзәктән килеп, Фатыйма апага йортка кергән булган икән.

Үзем әнидән калышмаска тырышам, үзем нәкъ аның кебек тирә-юньне күзәтәм, кеше-кара күзенә чалынмаска иде бит!.. Боз каплаган инеш буенча бәрәңге бакчалары сузылган, алар да калын кар астында әле. Ә бакчалар лапас артларына барып тоташа. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш та ишетелми, авыл бик тәмләп йоклый. Без генә әни белән икәү җиде төн уртасында кар ерабыз. Ачудан һәм хәзергесе минутта йоклап яткан кешеләргә кызыгудан күзгә яшь килеп бөялә. Тиз генә кәнүшнигә йөгереп барып янгын чаңын кагасы инде әллә! Бар авыл тәмле йокысыннан уянып аякка бассын иде! Нишләп без генә йөрергә тиеш әле...

Тиледер мин, валлаһи! Акыллы кеше янгын чыгуын телиме инде? Узган ел колхоз рәисенең өе янганда да котым ботыма төшкән иде бит. Янгын – бик тә куркыныч нәрсә ул, әнием әйтмешли, ут-күз чыгудан аллам сакласын!.. Рәиснең өенә ут төртүчеләр генә шыр тиле булгандыр ул. Үзләрен тотмасалар да, соңыннан сүзләре чыкты: имеш, колхоз акчасына хан сарае салдырмасын иде. Йорты янганнан соң, рәис гаиләсе белән мунчада яши башлар дип уйлаганнардыр инде. Яшәде ди сиңа. Барысына да үч итеп, йортның тагын да шәбрәген салдырып куйды, ут төртүчеләр үзләре үк өмәгә барганнардыр әле. Соңыннан рәис: «Күпме генә яндырсагыз да, шуның артыннан ук тагын да яхшырагын салдырачакмын!» – дип әйткән. «Беткә ачу итеп тун яндырмыйлар», – ди Фатыйма апа.

Авылның йоклап ятуына барыбер ачуым килә... Сукмак тапталган булса да, ян-яктагы кар йомшак, сөрлегеп киткән саен, шунда барып чумасың. Авылны чыкканчы шулай барасы да барасы әле. Төне дә бик караңгы түгел. Әниемнең йөзе шулай яктыртадыр кебек тоела миңа. Кешеләр әниемне бик матур дип әйтә, югыйсә үзем дә сукыр түгел инде мин, күрәм. «Әни, йөзеңне капла әле, алайса, бөтен дөньяны яктыртасың бит», – диясем килә. Тик оялам. Аннары шаярып торыр чак та түгел. Ни әйтсәң дә, минем әнине әти-чәтинең кәкре борынлы Сәмигасы белән чагыштырып булмый инде. Менә яшә инде хәзер үзеңнең кәкре борының белән! Шул кирәк сиңа! Имеш, әнинең сүзенә каршы тора алмаган, шуңа күрә безне аерып җибәргән.

Әнием – бик каты телле, турысын әйтә торган кеше. Әнә шул ягы әтинең анасына ошамаган икән. «Йә мин, йә бу зәһәр телле хатының», – дигән. Әти бозаурак кеше безнең, әнисенең сүзеннән чыга алмаган. Шуннан соң әни мине алып кире үз йортына, дәү әнием янына күчеп киткән. Дәү әни хәзер юк инде, мин аны бик аз хәтерлим.

Мәйсәрә министрга чыгарлык кеше иде, Сәләхетдин белән Маһруй аның бәхетен урлады дип сөйли авыл халкы. Дөрес әйтәләр. Сәләхетдин әти белән Маһруй әби минем бәхетне дә урлаганнар...

Чү! Әни нигә туктады соң әле, әллә берәр кеше бармы? Мин, онытылып китеп, әнидән калышканмын икән. Тиз генә куып җитәм.

– Илнур, нигә каласың син? Тизрәк атла, – ди әни. Мин, гаебемне танып, башымны иям. Йөземә чыккан кызыллыкны әни күрми.

«Илнур, атаң – карак, син – бур!» – дип үчеклим үз-үземне.

Аксакларның лапас турысыннан үтеп барабыз икән, әни шуңа туктаган. Ул-бу күренмәгәч, тагын кузгалдык. «Аксак» дигәнем каравылчы Сираҗи. Үзе дөньяда бер карак, үзе, мин белгәннән бирле, басу һәм ферма каравылы эшендә. Әнә әле дә бәрәңге бакчасындагы мунча янәшәсендә бүрәнәләре өелеп ята, күптән түгел генә урлаган, бакчасында трактор эзләре дә бетмәгән.

– Урлаган бер языклы, урлаткан мең языклы, – дияргә ярата ул, хатыныннан качып безгә әче бал эчәргә кергәч. Әни аңа кешедән яшереп кенә әче бал эчерткәли. Аның шуңа күңеле була, һәм ул без урлаганны «күрми». Әле өченчекөн дә кызмача килеш килеп кергән иде, бу юлы әни аны пыр туздырып куып чыгарды.

– Син! Каторжник! Тагын бер мәртәбә бусагамнан атласаң, икенче аягыңны да сугып сындырам, билләһи! – диде аңа әни.

Чыннан да, каторжник ул. Сугыштан соң амбардан ашлык урлаганда тотылып хөкем ителгән булган. Хәзер үзе каравылчы булып эшли. Безгә кергән чакларда, гел: «Караклыкны закун тыя, закунга каршы килә торган эш ул. Әнә Кытайда урлаган кешенең кулын, бармагын кисәләр, – ди. – Безгә дә кертергә кирәк ул закунны! Мәскәүгә шулай дип язып җибәрәм әле, чара күрсеннәр!» – дип шапырынырга ярата иде. Аннары, әче бал башына киткәч: «Бер кесә ашлык өчен алты ел гомерем белән түләгән кеше мин! Их, бер кесә өчен алты ел бит, алты!» – дип, әллә горурланып, әллә офтанып әйтә иде.

Мин сине тагын алтмыш елга Себер җибәрер идем әле, аксак тәре! Барыбер үчне алам! Узган атнада, ялгыз башы саламга дип киткәч, әнигә бәйләнгән ул.

Үч алу өчен, Сираҗины кыйнап тору да кирәкми. Сырлы-сырлы итеп эшләнгән аждаһа башлы таягы бар аның. Гел үзе белән йөртә. Барыбер урлыйм мин аның ул таягын, барыбер әнием үчен алам!..

Әни миңа ул хәл турында авыз да ачмаган иде. Фатыйма апага сөйләгәндә ишетеп тордым. Әни, чүмәләсен бәйләп, башын гына күтәргән икән, эскерт артыннан Сираҗи килеп чыккан.

– Нишләп чүмәләң кечкенә, килгән юлы алып кайт инде син аны, Мәйсәрә, – дигән. Әни, аны күргәч, бер дә каушамаган, чөнки Сираҗи берничә көн элек кенә бездән әче бал чөмереп чыгып киткән икән.

– Юк, Сираҗи абый, шушы җитә, алып та кайтасы бар бит әле аны, – дигән әни.

– И-и, моның өчен генә аяк ите ашатып йөрүең. Мин ат белән, күбрәк бәйлә, үзем алып кайтырмын, – дигән Сираҗи һәм, әнинең ризалыгын да көтеп тормыйча, чүмәләне чишеп җибәреп, эскерттән салам йолка башлаган. Әни дә булыша, Сираҗиның ния­те изгедер, салам күбрәк кайтса, быел бүтән килеп йөрмәс идем, дип уйлый икән. Салам күп итеп өелгәч, Сираҗи әнине шуның өстенә төртеп еккан да:

– Бүген төнлә бөтен эскертне синең лапасыңа ташып куярмын, Мәйсәрә кызым, – дигән.

Әни каушап калмаган, Сираҗига бик каты итеп тезе белән төрткән дә авылга йөгергән. Сираҗи, «ай, эчем!» дип, шунда ятып калган.

Шушы хәл турында ишеткәч, мин шыпырт кына елап җи­бәрдем, Фатыйма апа: «Үзем булсам! Үзем булсаммы!» – дип гайрәтләнә-гайрәтләнә, Сираҗины сүкте.

И-и, Фатыйма апа... гайрәтләнмә, син дә пычагым да кыра алмыйсың. Ул аксакны узган җәйдән бирле күралмыйм бит инде мин, синең белән әрләшкәннән бирле. Үз колакларым белән тыңлап тордым ич. Әни түтәлләрдән чүп утарга кушкач, ян бакчага кергән идем. Фатыйма апаның ишегалдыннан Сираҗи тавышын ишеттем. Фатыйма апа сараена печән өя иде бугай. Сираҗи аңа: «каян чаптың мондый начар печәнне, гел чәчәк кенә ич бу! Шуны сыер ашар дип беләсеңме?» – диде.

Фатыйма апа:

– Безгә монысы тәтегәнгә дә бик шат инде, Сираҗи абый, яхшысын каян аласың, безгә кем әзерләп куйган, – ди.

– Нишләп әзерләмәсеннәр. Теләсәң, мин сиңа гел җиләк исе килеп торганын гына апкайтып бирәм.

– Колхозныкынмы?

– Анысы минем эш, апкайтам дигәч апкайтам! Түлке... ни... баш чатный, юкмы синең?

Фатыйма апа:

– Печән апкайтучыдан әзрәк калган ие бугай, кая, карап чыгыйм әле, – дип, өенә кереп китте.

Башы «төзәлгәч» тә Сираҗи тиз генә чыгып китмәде. Фатыйма апага тагын ниләрдер әйтте, мин ишетмәдем, ә койма янына ук килеп тыңлап торырга уңайсызландым.

Бераздан Фатыйма апа, миңа ишетелерлек итеп:

– Үкчәңне ялтырат моннан, алайса, бөтен авылга разбой салам, – диде.

Мин, чүп утаудан туктап, колакларны тырпайттым.

Сираҗи һаман медер-медер нәрсәдер сөйли, бер сүзен дә аңлап булмый.

– Хәзер үк чыгып китмәсәң кычкырам!

Фатыйма апаның кулындагы сәнәге чык итеп ишегалдына җәелгән ташка төште. Мин, әгәр ярдәмгә чакырса, әзер булып торыйм дип, койма янынарак килдем. Көн бик кыздыргач, күлмәкне салып куйган идем, аны да алып кидем. Ләкин Фатыйма апа кычкырмады. Бераздан лапас ягыннан аның бары ах дигән тавышы гына ишетелеп китте. Мин мәче кебек коймага үрелдем.

– Сираҗи абый... Сираҗи...

Фатыйма апаның тавышы ачулы түгел инде, ничектер бүтәнчәрәк, миңа аңлашылмый торган.

– Ах... ух...

Мин койма янында аптырап басып торганда, Илһам, капкадан башын тыгып:

– Әйдә, су коенырга! – дип кычкырды. Уталмаган түтәлләрне таптый-таптый, урамга чыгып йөгердем.

Көн эссе булса да күл суы бик җылы түгел иде, чөнки күлнең төбендә бихисап чишмәләр бар. Без Илһам белән үзебез ясаган трамплиннан күлгә чумдык. Салкын булса да, су рәхәт, бик рәхәт, без ахылдый-ухылдый бик озак коендык ул көнне. Фатыйма апа да, Сираҗи да онытылды.

Барыбер үчне алам әле мин синнән, күреп торырсың!..

Сираҗиларның бәрәңге бакчаларын узып киткәч, бераз тынычландым. Әни артына таба борылып та карамый, башын аска иеп атлавын белә.

«Илнур, атаң – карак, син – бур!..» «Әни, мине нишләп шулай дип котырталар икән? Минем саламга барганны беркемнең дә күргәне юк бит?» – дип сорыйсым килә. Тик әнине сөйләштерергә ярамый, болай да ачуы килеп барганын сизеп торам ич. Җиде төн уртасында мине ияртеп салам урларга киткәне өчен үз-үзенә ачуы килә.

Беренче булып миңа: «Илнур, атаң – карак, син – бур!» дип, бригадир Гыймай әйтте шикелле. Әле тагын: «Илнур, син – кечкенә, мин – зур», – дигән була. Үзен бик җор телле кешегә саный. Имеш, минем белән шаярта. Шаярттың пычагым, кушамат тагып калдырдың. Хәзер кемнең теле кычыта, мине шулай дип үрти. Үзең карак син, үзең бур! Беләбез: Фатыйма апа беркөнне генә сөйләп торды әле.

– Башка авыл бригадирлары мотоциклда йөри, Гыймай, йөртә белмим дигән булып, колхоз биргән мотоцикл өстенә ат тота. Мотоциклда алтынчы класска хәтле әлифбадан дәрес укыган малае чаба. Гыймайларның туган-тумачасы белән бөтен авыл тулган шул. Кайсы – кода, кайсы – якын туган, кайсыберләре – чыбык очы. Һәммәсе урлый, барысы – карак. Угрыны урлаган өчен түгел, тотылган өчен хөкем итәләр шул. Ә алар тотылмый. Аларны тотарга кеше юк, бөтен нәчәлство – туган-тумача.

Һай! Мәктәпне генә бетерим әле! Китәм: әни еласа елар, ике дә уйламыйча вертолётка укырга китәм. Гел «биш»легә генә укыйм ич. Ул мәктәпкә дә алырга тиешләр мине. Сәләхетдин әти дә, күргәндә, гел сораштырган, акыл өйрәткән була: «Яхшы укы, зур кеше булырсың», – ди. Синең сүзеңне генә тыңлап торасым килә иде бик. Син генә ул, әниең сүзен тыңлап, Сәмигага өйләнгәнсең. Уҗым бозавы, әни сине әле һаман шулай дип жәлли...

Ә мин үзем әнинең сүзен тыңламас идеммени? Тыңлавын тыңлар идем анысы. Берзаманны менә мин дә үсеп җитәрмен, хатын алырмын, әни миңа шунда: «Бу хатыныңны ташла!» – дисә? Мин аргы урамда яшәүче Илсөярне күз алдына китердем. Үсеп җиткәч, шуны хатынлыкка алырга исәп. Быел унынчыны бетерә инде ул. Очраган саен: «Нихәл, киявем!» – дип, мине котырта, кочакламакчы була. Котырт, котырт, барыбер үземә хатынлыкка урлыйм әле мин сине!.. Күрерсең менә... Әни генә каршы килмәсә инде...

Ярый... әүвәл бу мәктәптә укырга кирәк әле. Вертолёт мәктәбенә дә китәрмен. Ул чакта әни дә, мин дә болай саламга йөрмәбез инде. Вертолёт белән эскертен урлап кайтырмын. Гыймайлар йөрсен, арба төбенә салып...

Әни, мин зур үскәч, йә шофёр, йә тракторчы булырсың, ди. Тракторлы, машиналы кешеләр берсе дә салам-печәнне күтәреп алып кайтмыйлар. Юк, әни, машинасының да, тракторының да кирәге юк, урлаган юлы вертолёт белән урлыйбыз аны. Йөрсен аннары аксак Сираҗи, эскерт кая китте икән дип. Фатыйма апага да алып кайтып бирермен. Ул да курмыга тилмерә.

Илсөярне дә вертолёт белән урлыйм әле мин. Безнең күрше Галимҗан Бикнарат Зифасын ат белән генә урлап кайтты – бөтен халык шау итте. Мин Илсөярне вертолёт белән урлагач нишләрләр икән менә!..

Әни кызу гына барган җиреннән шып туктады. Мин, куркынып, тирә-якка карадым. Шикләнерлек берни дә юк кебек. Инеш ярындагы биек ялангач өянкеләр аша үрелә-үрелә безгә ай карый. Кызык, бу ай дөньядагы бөтен кешенең дә урлашканын күреп тора бит инде, ә? Аксак Сираҗи урынына каравылга гына керәсе бар аңа!..

Әни янына җиткәч, мин дә туктадым.

– Әни, нәрсә бар?

– Бу чукрак Ситдыйкларын әйтер идем инде. Шулхәтле ут яндырмасалар!

Чукрак Ситдыйкларның ишегалдындагы баганада зур прожектор эленеп тора, һәм ул бөтен тирә-юньне яп-якты иткән иде.

– Кеше күренми ич, әни.

Без, чукрак Ситдыйкларны сүгә-сүгә, янә кузгалып киттек. Ситдыйк абыйларның ишегалдындагы баганада нигә шундый прожектор янганын мин дә беләм, әни дә белә. Яңа ел төнендә ишегалларындагы ак «Жигули»ларын чегәннәр урлап киткән иде. Әллә ни ерак бара да алмаганнар үзләре, юл читендәге көрткә кереп чумганнар да шунда калдырып киткәннәр. Ул «Жигули»ны авылга Ситдыйк абыйның каладагы малае көз көне үк кайтарып куйган иде. Казанда ниндидер зур урында эшли ди, итәк астына су керә башлагач, машинасын вакытлыча әтисенә кайтарып куйган, дип сөйлиләр. Шушы вакыйгадан соң Ситдыйк абый ишегалдына зур прожектор элдертте.

Чегәннәрен дә әйтер идем! Кышкы юлдан кем машина урлый соң инде! Кар ерып йөрергә ат дип белгәннәрдерме! Әнә безнең сыерны урлагыз иде лутчы! Мунча бурасы хәтле бар. Сыер урланган булса, без дә әни белән йокы калдырып, тилмереп йөрмәс идек. Шул сыер аркасында йөрү бит инде, һаман шуңа җиткереп булмый. «Абзарымда сыер тормаса, кешедән гарьләнәм», – ди әни. Беләм: әти булмаганга гарьләнә ул. Фатыйма апаның да: «Ирсез дә, сыерсыз да яшәргә хурланам мин!» – дип әйткәне бар. Әни дә шуның сүзен кабатлый торгандыр инде. Югыйсә эскерт хәтле сыер нәрсәгә ди безгә! Мин барыбер сөт яратмыйм. Авырган чакта гына, әни көчләп эчерә.

Шулчак абзарыбызны буш итеп күз алдына китердем дә әллә ничек моңсу булып китте. Әй күңелсезләнер иде дә соң әнием! Мин авырган чакта, сөт сорап кемгә керер иде икән ул?! Фатыйма апагамы? Юк, әни асрамаса, Фатыйма апа мәңге сыер асраячак кеше түгел. Бездән көнләшеп кенә асрый ул аны. Ә без аннан күреп. Бөтен авыл бездән күреп асрый торгандыр әле ул сыерны...

...Авыл башына ук чыгып җитәбез инде. Чукрак Сит­дыйкларның прожектор яктысы да артта калды. Юлыбыз һаман инеш буйлап бара әле. Илһамнар лапасына килеп җиткәч, сук­мак кырт кына уңга таба борыла. Илһамнарның ишегалды тирәсендә дә ут-мазар күренми. Илһам рәхәтләнеп йокы симертә инде хәзер. Симертсен, иртәгә мәктәпкә килгәч, барыбер үзенең чабата хәтле авызын ачып иснәп утырачак ул. Укытучылар шуның өчен аны гел «әдәпсез» дип ачуланалар, төне буе берәр кайда йөрисеңме әллә син, дип тиргиләр. Кайда йөрсен, йоклый. Илһам үзе дә: «Күп йоклаганга авыз ачыла минем», – ди. Дәрестә дә йоклап утыра. Аннары: «Син мәсьәләңне чиштеңме, минеке нишләптер чыкмый», – дип, арткы партадан минем дәфтәргә үрелә. Йоклап утыргач, ничек чишелсен инде?! Мин йокламыйм, авызымның бик каты ачыласы килсә дә иснәмим, түзәм. Төнлә йокламаганлыгың беленеп, әнине сатуың бар.

Бетте! Бүтән Илһамга мәңге күчертәсем юк. Мәсьәләләрен төнлә чишсен, салам урларга барасы юк, әтисе шофёр. Бетте!..

Һәй!.. Менә хәзер Илһам урынында булсаң иде ул! Йокларга иде бер рәхәтләнеп...

Илһамнарның бәрәңге бакчасын узып китүгә, авыл башына килеп чыктык. Сукмак монда сулга борыла да олы юлга килеп тоташа. Ә безгә олы юлдан барырга ярамый. «Олы юлдан нәчәлство гына урлап кайта», – ди әни.

Без, кар ера-ера, турыдан киттек. Минем белән бер партада утыручы Сөмбелнең әтисе дә нәчәлство булып эшли. Колхоз кәнсәләрендә баш бухгалтер. Менә ул урлашмый. Фатыйма апа әйтә: «Андыйларга китереп бирәләр», – ди. Барыбер урлау булып чыга ич инде ул! Юк, Сөмбелнең әтисе андый кеше түгел­дер. Кем генә булмасын, Сөмбелнең әтисе турында алай дияргә минем телем әйләнмәячәк, чөнки ул – Сөмбелнең әтисе. Сөм­бел – әйбәт кыз, укуы да начар түгел. Тик математикага гына теше үтми. Укытучы аны: «Әтиең баш бухгалтер, ә син математикадан калышасың, килешми бу сиңа», – ди. Мин аны кызганам һәм күчерергә биреп торам.

Сөмбел – безнең класста иң чибәр кыз. Математика дәресе җитүгә, сумкасыннан көзгесен алып, яшеренеп кенә бизәнергә ярата. Көзгесен миңа да биреп тора. Малай кешегә көзгедән карап утыру килешкән эш түгел инде түгелен. Мин матур булыр өчен түгел, үземне күрер өчен дип карыйм. Болай да гел үзем белән инде мин, уйларым да гел үзем белән. Тик менә йөземне һаман күреп тормыйм ич. Миңа, әтисез малайга, үз-үземне саклар өчен һәрвакыт йөз-кыяфәтемә күз салып торырга кирәк. Кемне яклавымны белер өчен. Сөмбелгә шулай дип әйткәч, ул миңа гел: «Хыялый Хәйрүш», – ди. Дисә дисен. Көзгесен сорап торырга шәп сәбәп ул. Әни белән салам алып кайткан төннең иртәгесен Сөмбелнең көзгесен кулыма да тотып карамыйм. Угрылыкта йөргәнемне көзге, сизеп, Сөмбелгә әйтер кебек, көзгегә карагач, йөземнең комачтай кызаруын күрермен шикелле...

– Илнур, – дигән тавышка башымны күтәрсәм, миннән алгарак китеп өлгергән әни бил тиңеннән карга кереп чумган. – Монда килмә батасың, – ди. Ничек килмим инде, карап торыйммыни? Сөртенә-сөртенә әнием янына атылдым, һәм, килеп җитәм дигәндә генә, ниндидер чокыр өстенә туры килеп, шунда төшеп утырдым. Үзем өчен түгел, әниемә булыша алмавымнан гарьләнеп кычкырып-кычкырып елыйсым килде. Юк, еласам әниемә авыррак кына булачак. Ничек тә түзәргә инде! Күзләремнән барыбер яшь тамчылары сытылып чыкты. Селкенәм, тыпырчынам һәм аның саен тирәнрәк кенә бата барам. Әнием дә терсәкләренә таянып чыкмакчы була. И әнием!.. Минем сине тәрәзә янында, күңелле көйләр көйләп, оекбаш бәйләп утырган килеш, күкрәгеңә терәп хуш исле арыш ипие кискән килеш, мич янында коймак пешереп йөргән әни итеп кенә күрәсем килә бит!

Күзләремнән бертуктаусыз яшь ага, үзем һаман чыкмакчы булып тыпырчынам. Әнием, терсәкләренә таянып, шуыша-шуыша, чокырдан чыкты да карга утырып миңа кулындагы бавын ыргытты.

– Ныклап ябыш!

Мин бау очын эләктереп алдым.

– Аягыңа баса күрмә, мүкәләп бар, чокырга туры килгәнбез икән, – ди әнием. Аннары, үз-үзен әрләгәндәй:– Алдыңны-артың­ны карамыйча, юк-бар турында уйланып мәрткә китеп барсаң, шулай була ул, – ди.

Миннән алда тыныч кына башын иеп атлаган әни ни турында уйлады икән?..

Мин җиңелрәк кеше, чокырга туры килсәм дә каты батмам дип, әнинең алдына чыктым.

Безнең тау асты инеше, авылдан чыгып бераз киткәч, тирән елгага әйләнә. Ярлары бик биек булса да, суы чыпчык тезеннән генә. Менә хәзер дә кар белән тулганга гына шулай шомлы, тирән булып күренә ул. Су ашый-ашый, тирән чокыр хасил булган.

Безгә авылдан читтә утырган ферманы узып бераз барасы да аннары басуга таба борыласы бар әле. Көз көне басу итәгендә рәт-рәт булып эскертләр тезелешеп утыра. Хәзер анда ике генә эскерт калган. Бригадир Гыймай әйтмешли, ул колхоз сыерларына көн саен бер эскерт кирәк. Нигә шулхәтле күп сыер асрыйлардыр? Яз җитеп юлларга су төшүгә, безнең колхоз тракторлары бата-чума күрше колхоздан салам ташырга керешәләр.

Эскерткә якынлашкан саен, мин кызурак атлыйм. Минем арттагы кар да ешрак шыгырдый, әни дә ашыга-кабалана.

Бауларны тигезләп җәеп салдык та кабалана-кабалана салам йолка башладык. Сап-сары арыш саламы безнең ач күзле «мунча бурасына» болгатып бирергә менә дигән инде. Тик «мунча бурасы» моның нинди авырлыклар белән кайтканын аңларга теләми, тагарагындагы ярты саламын чәчеп бетерә.

Шулчак әни, каты итеп, минем бишмәт итәгеннән тартты, мин карга утырдым.

– Беттек, улым! Теге аксак пәри килә, ахрысы.

Мин, салкыннан яшьләнгән күзләремне җиң очы белән сөртә-сөртә, әни күрсәткән якка карыйм. Нәкъ без килгән юлдан, безнең эзләргә бастырып, эскерткә таба бер карамчык килә.

– Урманга таба йөгерик микән әллә? Анда барырга куркыр ул, – ди каушаган әнием. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермим, куркуымнан үзем дә сизмичә торып басам.

«Тиеп кенә кара әнигә, бәйләнеп кенә кара әнигә! Бугазыңны чәйним мин синең!..»

Мин бу сүзләрне яртылаш кычкырып әйткәнмен икән, әни, куркынып, минем бишмәт җиңемнән тарта.

– Ни сөйлисең син, малай актыгы! Әйдә, качыйк тизрәк! Аты юк бугай, куып тота алмас.

– Әни, әни!.. Сираҗи түгел ул. Аксамый бит бу кеше.

Әни һаман баягы урынында утыра.

– Ай аллам, Гыймай үзе микәнни?!

Мин батырайганнан-батырая барам.

– Юк, аңа да охшамаган бу, әни.

– Алайса, персидәтел инде, – дип пышылдый әнием.

– Әни, – дим һәм кемнәндер ишеткән сүзләрне кабат­лыйм: – Безнең председатель колхозын күтәреп китсәләр дә төнлә йөрми ул!

Сүзе каян телгә килеп тора диген!

– Әни, әни, Фатыйма апа ич бу!

Әни дә кар өстеннән сикереп торды. Безгә таба килүченең Фатыйма апа икәнен таныгач, икебезнең дә өстән бик зур арыш саламы эскерте төшкән кебек булды.

– Кара, болар бүген минсез генә йөриләр икән, – дип гөрел­дәде Фатыйма апа, безнең янга килеп җитүгә.

Әнинең куркуын шатлык алыштырган иде инде, тавышы шактый көр чыкты:

– Син икәнсең, кеше куркытып йөрмәсәң. Мин сине бүген бармый торгандыр дип уйлаган идем. Кичтән дә сөй­ләшмәгәч.

– Кичтән сөйләшмәдек шул. Аунап яттым-яттым да, тукта сиңа керим әле дип керсәм, лапас капкагыз бикләнмәгән, ишегегездә тыштан йозак. Тоттым да артыгыздан йөгердем. Иртәгә болгатырга бер уч салам калмаган, – дип акланды Фатыйма апа, эскерт йолка-йолка.

Үзем күтәрәсе бауга саламны бик күп төядем. Бәйләвен әни белән икәү бәйләдек. Әни аны күтәреп карады да, сиңа авыр бу дип, кире сүтмәкче булды.

– Әни! – дидем мин.

Ул авыр итеп көрсенде дә үз көлтәсе янына китте. Мин аңа чүмәләне җилкәсенә салырга булыштым, әнинең йөге минекенә караганда өч-дүрт мәртәбә авыррак иде, ул чүмәлә авырлыгыннан сыгылып килде, әмма кире ташламады. Бары, үз-үзен аклагандай:

– Исән-сау кайтып җитә алсак, быел бүтән йөрмәс идек, – дип кенә пышылдады.

Фатыйма апага да күтәрештем. Аның чүмәләсе тагын да авыррак сыман тоелды. Ул, минем шул турыда уйлавымны сизгәндәй:

– Мин бер башым бит. Сез әнә икәү. Килгән юлы алып кайтыйм дигән идем, – дип гырылдады. Чүмәлә бавы Фатыйма апаның муенын кыса иде, ахрысы.

Минем чүмәләне әни күтәртте. Әни алдан китте, мин аның артыннан, Фатыйма апа безнең эздән бара. Җилкәгә чүмәлә утыргач, кары да күбрәк бата, аяк төшә дә китә, төшә дә китә. Шулай да кәефем күтәренке. Әни бүтән йөрмәбез, диде бит. Шушы салам белән апрельне чыгып җитә алабыз икән, алайса. Әни белми әйтми инде ул.

– Салам караклары, – дип шаярттым мин, үземнең кәефнең шәплеген яшерә алмыйча.

Әни бер сүз дә әйтмәде. Арттан Фатыйма апа гына:

– Нинди карак булыйк ди инде без? Карак эскертләп ташый ул, нәнәм, – дигән сүзләрен ишеттем.

Шаяртуым урынсыз булды шул.

Фатыйма апа тагын:

– Җир кортлары без, нәнәм. Алны-ялны белми эшлисең-эшлисең, бер сыер туйдырып булмый, – дип өстәде.

– Җитте, Фатыйма апа, бүтән шаяртмыйм!

Кары да ешрак бата башлады, атлаган саен, чүмәләсе дә авырая бара. Башка нәрсә турында уйларга кирәк. Космонавтлар турында, галәм турында, иртәгә булачак политинформация турында. Яки, безнең класс җитәкчесе Гадения апа әйтмешли, без илкүләм проблемалар хакында уйларга тиеш. Ил хәтле ил янында синең чабата корсаклы сыерың нәрсә ди ул! Эскерт кадәр эскерт тә пүчтәк кенә ул ил өчен. Аны барыбер атлысы, машиналысы майга чаклы бөртегенә дә калдырмыйча ташып бетерәчәк.

Иртәгә иртән Гадения апа политсәгать уздырачак. Анда без салам турында авыз да ачып карамыйбыз. Кемнәр галәмгә очкан, Африканың кайсы почмагында нинди сугыш бара, Америка буржуйлары нигә котырына? Шул хакта уйласаң, сырттагы салам чүмәләсе дә җиңеләеп калгандай була.

Бу Америкасына ни җитмидер? Билгеле, аңа арыш саламы түгел, башка нәрсә кирәктер. Беләм, сугыш чыгару кирәк аларга. Сугыш булса, алар байый бит, чөнки күпләп корал сатачаклар.

Илебез җитәкчеләренә рәхмәт! Әгәр алар булмаса, Америка шундук авызлыгыннан ычкыныр иде.

Миндә генә арыш саламы кайгысы ул. Тукта, иртәгә полит-сәгатьтә Гадения апа сораса, ни дип җавап бирермен? «Время»дан дәүләт җитәкчесенең чит илгә визитын карарга кушкан иде бит. Карый башлагач кына йоклап киткәнмен. Менә сиңа «отличник», сорасалар, нәрсә дип җавап бирермен? Сөмбелгә дә әйтеп торасы бар бит әле.

Кәефем төште. Җитмәсә, чүмәлә бавы да җилкәне кисеп чыгара бит инде! Муен кәкрәеп сынар чиккә җиткән...

Шулай бара торгач, уяулыгым бөтенләй югалган икән.

Әни:

– Качыгыз! – дип боерды да үзе, чалкан килеп, чүмәлә өстенә ятты. Мин ни булганын һаман аңлап җиткермәгән идем әле. Арттан Фатыйма апа китереп төртте. Авыр көлтә мине инеш ярыннан өстерәп аска таба алып төшеп китте. Фатыйма апа үзе миңа караганда да алданрак барып төшкән иде. Мин аның янына ук туры килдем.

– Ат белән теге аксак кайтып бара, ахрысы, – диде ул миңа.

Яр өстендә калган әни:

– Монда менми торыгыз... Сираҗи, – дип кисәтте. Җилкәдән һич кенә дә чүмәлә бавын ычкындырып булмый.

– Кыбырсынма, – дип туктатты мине Фатыйма апа. Аның кайнар сулышы колакларымны пешерә, муенымны кытыклый. Мин читкәрәк тартылырга тырышам. Ләкин иңбашларындагы бау, мин кыймылдаган саен, тагын да арткарак өстери. Калак сөякләремнең Фатыйма апаның зур күкрәкләренә терәлүен сизәм. Тагын алга таба талпынып карыйм, булмый, аптырагач, бер аякны эшкә җигәм, ә икенче аягым Фатыйма апаның аяклары арасына кереп кысыла. Тагын читкә таба тартылам – файдасыз, аның саен Фатыйма апага ныграк кына якынлаша барам, чарасызлыктан кычкырып елыйсым килә, күзләрдән яшь атылып чыга.

– Мышкылдама, малай. Сираҗи ишетсә, беттек, – ди Фатыйма апа.

– Әллә бу үзе дә безнең кебек карак инде, – ди яр өстендә күзәтеп яткан әнием.

– Юктыр, юктыр, бу вакытта Сираҗидан башка кем йөр­сен, – дип пышылдый Фатыйма апа.

Һәй! дим мин, чүмәлә өстендә чалкан яткан әнигә карап:

– Вертолёт булсамы! Вертолёт булса, бу чүмәләләрне эх тә итмичә күтәреп алып, ишегалдына илтеп ташлар идем. Кирәк булса, теге эскертен дә!..

Вертолёт булсамы?! Теге атлы каракны аты-ние белән үз капка төбенә хәтле очыртып китереп куяр идем. Сираҗи булса, аны урманга илтеп ташлар идем.

Вертолёт булсамы?! Бар кешегә дә бу саламны эскерте-эскерте белән урлап кайтып бирер идем. Үзләре урлап азапланмасыннар, бар нәрсәләре дә җитеш булсын, беркайчан да башларына урлау уе кермәсен өчен берүзем йөрер идем. Нәчәлствога да урлап алып кайтып бирер идем. Аларның да җитеш булсын, үзләре урлап йөрмәсеннәр. Урлау кемгә дә рәхәт эш түгелдер ул!..

Һаман кыймылдый алмыйча ятам. Хәзер кузгаласы да килми инде, оета башлады. Тик кар өстендә калган аякка гына салкын үтеп керде.

– Китте! – диде әни. Без, Фатыйма апа белән бердәм күтәрелеп, бауларны салдык. Чүмәләләрне әни берәм-берәм ярга өстерәп алды. Аннары үзебез мендек. Авылга җитәргә дә күп ара калмаган иде инде, аннан соң кар ерасы түгел, сукмакка чыгабыз.

Бу юлы мин алга чыктым, минем арттан әни, аның эзеннән Фатыйма апа атлый. Лапас капкасына җиткәнче, юлда кеше-фәлән очрамады. Фатыйма апа үз лапасы янында калды, әни аңа капкасын ачарга булышты, мин үзебезгә киттем. Өйгә якынлашкач, аяклар да шәбрәк атлый башлады, тик уң аягым һаман суынып җитмәгән иде әле, сулы, киресенчә, боз кебек. Канны язарга теләгәндәй, сул аякка катырак басарга тырышам.

Үзебезнең лапас капкасы янына килеп җитүгә, карда ярылып яткан чана эзләрен күреп өнсез калдым, җилкәдәге чүмәлә төшеп китә язды. Капка төбендә үк бер-ике уч салам да чәчелеп калган. Мин, ашыга-ашыга, лапас капкасын төртеп ачтым, кетәклектәге әтәч сузып-сузып кычкырып җибәрде. Ачык капкадан кергән ай яктысы лапас уртасында өелеп яткан салам көлтәләре өстенә төшә иде. Көлтә-көлтә итеп тимерчыбык белән бәйләнгән сап-сары бодай саламы. Ерак басуныкы бу, колхоз бодай саламын көздән үк көлтәләп эскерткә өйдергән иде. Сәләхетдин әти эше бу! Ул шулай, Сәмигасыннан ычкынып чыгып киткән чакларда, аты белән безгә йә салам, йә сенаж урлап алып кайта иде. Сәләхетдин әти кулы бу! Әни тагын тузыначак икән!.. Узган юлы ул алып кайткан сенажны тау астына чыгарып ташлаган иде. Икенче көнне Сәләхетдин әтине урамда очратып тетмәсен теткән. «Синең ярдәмгә мохтаҗ дип уйлыйсыңмы әллә син безне? Бүтән безнең тирәдә эзең булмасын! Синең кулга калмаган без!» – дигән. Тагын эләгәчәк икән Сәләхетдин әтигә...

Мин, чүмәләмне бурабзар стенасына терәп, иңбашыннан бауларны ычкындырдым да әни каршына киттем. Капкадан чыгуга, кар өстендә яткан сыңар бияләйне, күреп, кулыма алдым. Башым әйләнеп киткәндәй булды, йөрәк дөп-дөп тибәргә кереште. Таныш бияләй бу миңа! Аксак Сираҗи бияләе! Беркөнне безгә бал чөмерергә килгәч, урындыкта онытып та калдырган иде! Икенче көнне мин аңа үзем илтеп бирдем!.. Иманыңны алам, Сираҗи!..

Әни лапас уртасында яткан салам көлтәләрен күргәч, «ә» дә димәде, «җә» дә димәде. Җилкәсендәге чүмәләсен минеке янына салды да кулы белән тотып билен язды һәм, ачулы тавыш белән миңа таба карап:

– Нәрсә катып торасың! Бу көлтәләрне тау астына төшереп ташла! – диде. Үзе, җавап та көтеп тормастан, көлтәгә ябышты.

– Әни! – Мин кулыма йомарлап тоткан сыңар бияләйне әнигә таба суздым. – Сираҗи китергән бу саламны! Менә бияләе дә төшеп калган. Сираҗиныкы бу!

Әни тураеп басты да кул аркасы белән маңгаендагы тирләрен сыпырып төшерде һәм акрын гына:

– Иртәгә урнаштырырбыз, әйдә, керик, – диде. Аннары салмак кына борылды да, аякларын көч-хәл белән сөйри-сөйри, лапастан чыгып китте.

– Әни!

Мин үз тавышымны үзем танымадым. Ләкин әни миңа борылып та карамады, кулы белән ишарәләп, үз артыннан чакырды да өйгә таба атлады. Мин кан чыгарлык иттереп иреннәремне тешләдем. Авызга тозлы сыеклык кереп тулды.

– Юк, – дип пышылдадым мин, аннары:– Иманыңны алам, әнигә бәйләнеп кенә кара! – дидем, монысын ярым кычкырып әйттем. Аннары, ике көлтәне берьюлы ике иңбашына салып, тау астына йөгердем, һәммәсен дә чыгарып ташладым, үзебез алып кайтканнарын сарайга менгердем. Мин өй ишеген ачып кергәндә, аяклар көчкә өстерәлә иде инде.

Лапас ягыннан безнең яшь кызыл әтәчнең нечкә тавышы ишетелде...

...Иртәгесен мин мәктәпкә китәргә дип җыенып йөргәндә, безгә Фатыйма апа килеп керде. Күрше хатынның бит алмалары алсуланган, үзе еш-еш сулый.

– Мәйсәрә! Мәйсәрә! – диде ул, ниндидер шатлыгы бар кеше кебек:– Тау астыннан бүген дүрт көлтә бодай саламы табып алып мендем. Берәр атлы карактан төшеп калгандыр инде. Менә бә­хет! – дип куанып сөйләнде.

Әни аңа таба күтәрелеп тә карамады, бары:

– Алла биргән, алайса. Рәхмәт укы, – дип кенә куйды. Аннан соң минем алга ак кружка белән яңа сауган сөт китереп утыртты.

– Яхшылап аша, улым. Тамагың ач булмасын.

Мин, күз төпләренә килеп бөялгән кайнар яшьләрне әнигә күрсәтмәс өчен, башны идем дә ике куллап кружкага ябыштым һәм сөтне бер сулышта эчеп тә җибәрдем. Яңа сауган сөт җылысы, рәхәт кытыклап, бөтен гәүдәм буенча таралды.

Түр яктагы иске сәгать дыңгырдатып җиде мәртәбә сукканда, мин, сумкамны эләктереп, урамга чыгып йөгердем. Политсәгатькә соңга калырга ярамый иде...

Тәкъдим итү: