рәсми сайт

Качкын

Биштәрендә сиксән өч пәрәмәче калган. Димәк, алтысы ашал­ган икән.

Сайкин, биштәренең авызын бәйләп, аны кырыйга этте дә, коры такталардан әмәлләнгән «сәндерәсен» рәтләп, тагын сузылып ятты.

Үзе белән ике курсант ияртеп, ташландык машинаның ябулы әрҗәсе яныннан сержант Мозговой чабып узды.

Сержант артыннан алны-ялны белмичә йөгергән курсант­лар­ның берсе, черек кибән кебек ишелгән, бүселгән гәүдәлесе, еларга җитешкән; күренеп тора: аның бүтән бер генә адым да атлыйсы килми, алҗыган, талчыккан. Курсантларның икенчесе озын буйлы, арык гәүдәле. Ул да арыган. Ләкин аның сержант каршында сер бирәсе килми. Үз ихтыярында булса, ул да хәзер үк казармага кайтып авар иде, әмма, үзенең дә көчен арттырырга теләгәндәй, әледән-әле артка борылып:

– Кольга! Тиз бул! Калма! – дип иптәшен әйди.

«Ялагай, үзең дә көчкә өстерәләсең бит! Ялагай Шеремет!»– дип сукрана Кольга һәм тип-тигез асфальт тротуарда тагын сөртенеп китә, тагын артта кала.

Көн озынына «Калмагыз!» дип кычкыра-кычкыра сержант Мозговой инде туеп беткән. Артта кала башласалар, бил каешын ычкындыра да баш өстендә айкап ала. Өч мәртәбә Кольганың арт чүмеченә кунарга өлгерде инде бу каеш тимере.

Курсант, соңгы көчен туплап, алга ыргыла.

Күрше полк сержантлары адашкан бер курсантны урманнан табып алып кайтканнар дигән хәбәр ирештергәннәр иде. «Сайкин!» – дип уйлады Мозговой һәм, взводтан ике курсант ияртеп, күрше полк штабына томырылды.

«Сайкин гына булсын иде! Сайкин! Сайкин! – дип кабатлады кече сержант. – Әгәр Сайкин булса, Сайкин табылса, әбиен укытам мин аның! Маңкасын агызам! Башын нарядтан чыгармыйм!»

Нәкъ төн уртасында, рота буенча нарядта торганда, курсант Сайкин югалды. Сайкин Мозговой отделениесе курсанты иде. Карусыз булгангамы, кече сержант аны гел үзе белән рота буенча нарядка ала. Отделение командиры каршында Сайкин ышаныч казанып өлгергән иде инде. Каршы сүз әйтмәс, күп сөйләшмәс, кушкан эшне җиренә җиткереп үтәр. Бүтәннәр кебек аны: «Тегене эшлә, моны эшлә!» – дип гел куалап торасы да юк иде. Сайкин үзе белеп эшли.

Шулай булса да, курсант отделение командирының өнәмәгән солдаты иде. Бүтән солдатлар сержантлар каршында дер калтырап тора. Сайкин алай итми. Отделение командиры сөйләгән чакта, башкалар аның авызына карап торалар. Ни сөйләгәнне сорарга керешсәң, он да юк, йон да юк. Ә Сайкин, сержант сөйләгән чакта, бертуктаусыз исни-исни чыпчык санап утыра. Сораганда, шартлатып җавап бирә.

Сайкинны өнәми иде шул отделение командиры кече сержант Мозговой...

Мозговой моннан ике ай элек үзе дә курсант иде. Хәрби өйрә­түләр дивизиясендә сигез ай хезмәт итә инде. Армиянең ачысын-төчесен татыган сержант ул хәзер, менә үзе дә әнкәләре куеныннан яңа чыккан «молокосос»ларны тәрбияли, хәрби хезмәткә өйрәтә. Курсантларның барысы да бериш, сержантлар, командирлар ярты ел эчендә алардан «кеше» ясарга тиеш. Җиң сызганып эшкә керешкәнлегенә ай ярым була дигәндә, отделение командирының курсанты югалды. Курсант Сайкин – иң карусыз, ләкин иң өнәмәгән солдаты төн уртасында җир тишегенә төшеп киткәндәй юкка чыкты. Полкның бишенче ротасы менә инде өченче тәүлек курсант Сайкинны эзли.

«Курсантың табылмаса, башың белән җавап бирерсең! – диде Мозговойга рота командиры һәм ротага полк командирының да әмерен ирештерде: «Курсантны кем таба, шуңа иң зур бүләк».

Җавап тоту исә бары тик баш белән генә булачак. Моны яхшы аңлый сержант Мозговой. Җитмәсә, Сайкинның язмышы өчен чынлап та борчыла башлаган иде ул. Сайкин да кеше бит. Поезд астына ташланган булса? Урманга китеп бүре өеренә тап булса? Суга батып үлсә?

«Артыграк кыерсыттым бугай шул», дип көрсенде Мозговой.

Сайкинга биш көн рәттән наряд чәпәгән иде ул. «Һы! – дип куйды сержант. – Биш көн нарядка да түзмәгәч! Боламык! Сыек буын! Табылсаң, иманыңны укытам мин синең, Сайкин!» – диде ул аннары үзалдына. Курсант чагында Мозговойның да атна буе рәттән нарядта торганы булды. Качмады ич! Югыйсә казарма идәнен кыра-кыра куллары суелып бетте, көне-төне дневальный тумбочкасы янында тора-тора аяклары гөбе кебек шеште, бер тамчы да йокы күрмәгән күзләре бәрәңге була язды. Качмады бит! Дөрес, аннан соң ун көн санчастьта ятып чыкты чыгуын. Атна буе салынмаган итеген аягыннан ярып алдылар. Качмады бит!

Сайкинга бишенче нарядны да сержант үзе бирде.

Политсәгать вакытында почмакта утырган ике курсантның таракан җиккәннәрен күреп алды ул. Взвод командиры каядыр чыккан иде. Бурлаттай кызарган сержант:

– Наряд! – дип кычкырды. – Сайкин! Бер наряд игълан итәм! – Кем?..

Икенчесенең фамилиясе телне сындырырлык катлаулы иде, сержант аны әйтә алмады, шуңа күрә наряд фамилиясе җиңел әйтелешле Сайкинга эләкте. Табасаран милләтеннән булган Мөхәм­мәтгалимәрдәнов бу юлы котылып калды.

Әле өч көн рәттән генә нарядта торып чыккан Сайкин уңды: дүртенчесе дә аны көткән икән.

Рота йокларга яткач, дневальныйларның эш сәгатьләре башланды. Рота буенча кизү торучы кәтүк кадәр генә буйлы сержант Мозговой өч дневальныен да «Үррә кат!» командасына бастырды да, тавышының нечкәлеге сизелмәсен өчен, тамак төбе белән аларга күрсәтмә бирергә тотынды:

– Бөркетләр! – диде ул, сүзен башлар алдыннан. Буе метр да туксан сигез сантиметрлы украин Переяславский һәм нәкъ ике метрлы молдаван Ротарь, әлеге сүздән канатлангандай, сыннарын тагын да турайта төштеләр. Өч көн йокы һәм ял күрмәгән Сайкин гына хезмәткә чын күңелдән бирелгәнлеген һәм уяулыгын күрсәтә алмады: үтереп йокысы килә һәм аяк буыннары начар тота иде.

– Курсант Переяславский!

– Мин!

– Сиңа бәдрәф һәм юыну бүлмәсе!

– Курсант Ротарь!

– Мин!

– Сиңа казарма идәне! Переяславский да булышыр!

– Курсант Сайкин!

– Мин!

– Тавышың зәгыйфь чыкты! Нәрсә, йоклыйсыңмы әллә? Нин­ди армиядә хезмәт иткәнеңне беләсеңме син, маңка!

– Беләм. Үзебезнекендә.

– Алайса... курсант Сайкин!

– Мин!

– Курсант Сайкин!

– Мин!

– Казарма каршындагы газонда бер генә коелган яфрак та калмасын!

«Ичмасам, синең кычкыруыңнан колагым тынып торыр!» – дип, Сайкин урамга чыкты. Газонда бер-бер артлы каеннар тезелеп киткән. Яфракны коеп кына торалар. Ә Сайкинга аларны берәмләп җыясы, соңгы яфракка кадәр. Алайса, Мозговойдан бишенче көнне дә наряд эләгәчәк!

Солдатка алынганчы каен агачларына үлеп гашыйк иде Сайкин. Мәктәптә укыганда, аларга багышлап шигырьләр дә язды.

Шыбыр-шыбыр каен яфраклары

Сөйләшәләр нинди телләрдә?

Серләремне сезгә тапшырам мин,

Таратмагыз аны җилләргә!..

Ә Такташ! Сайкин аны яттан да өйрәнгән иде.

Урман кызы каен юл буенда

Тынып йоклый баскан көенә.

Исерек усак, җәеп ботакларын,

Аны үбәр өчен иелә...

Их, каен, каен. Ә бүген Сайкин синең яфракларыңны җыеп изаланырга тиеш.

Мәхәббәтнең нәфрәткә әверелүе булмаса ярый инде.

Сайкин чүгәләп яфрак җыярга кереште. Бер рота солдат чыгарсаң да, таңга кадәр җыеп бетерерлек түгел аларны. Сайкин, билләрен яза-яза, Такташның шигырен үзенчә үзгәртте:

Мескен курсант,

Сузып ике кулын,

Яфрак алыр өчен иелә.

Җил исеп куйган саен, яфраклар тагын коела. Ботакларыгызда гына эленеп торсагыз инде канә! Өлгерерсез әле җиргә төшәргә, шыбырдашып, серләшеп калыгыз исән чакта! Их, каеннар, каеннар! Сез аңламыйсыз шул. Сезгә серләшергә һәм газонга яфрак сибәргә генә булсын!..

Юк! Мәңге җыеп бетерә торган түгел бу яфракларны! Ичмаса, үтереп йокы килә. «Яле, каен кызы, кил әле, кочаклыйм әле үзеңне, сиңа сыенып бераз ял итим әле! Килмисеңме! Ярый алайса, үзем барам». Сайкин каенны кочаклады. Кара, кара, баскан килеш тә йоклап була икән бит. Әйе, «Йокы ястык сорамый» дип әйтәләр иде шул. Дөрес икән. Мозговой беләме икән бу мәкальне? Хәер, каян белсен?

Курсантның хәрби бурычын ничек үтәвен тикшерергә чыккан сержант Мозговой аның каенны кочаклаган килеш черем иткәнен күрүгә кычкырып җибәрде:

– Сайкин! Иртәгә тагын бер наряд игълан итәм!

Сайкин дерт итеп китте:

– Иптәш сержант... мин... мин...

– Син хәрби бурычыңа шулай салкын карыйсыңмы?! Дошман тылына разведкага барырга туры килсә? Ул чакта да йоклар идеңме?!

«Ротный сүзләрен кабатлый мисез Мозговой!» – дип уйлады Сайкин, рәнҗеп.

– Менә... каты җил исеп куйды да... Мин каенны аудара күрмәсен тагын дип... Каены бигрәк нечкә бит...

– Әле көлеп маташкан буласыңмы, маңка! Сиңа ике наряд игълан итәм, курсант Сайкин!

Сержант белән барыбер аңлашып булмаячагын белгән Сайкин, беткән баш беткән дигәндәй, янә үзсүзлеләнде:

– Отделение командирының берьюлы ике наряд бирергә хакы юк, иптәш сержант!

– Курсант Сайкин!!!

– Мин!

– Эшеңне дәвам ит!

«Иртәгә тагын наряд икән! – дип көрсенеп калды аның артыннан Сайкин. – Иртәгә дә, берсекөнгә дә!»

Икенче көнне Сайкин, дивизиянең өч чәйханәсенә кереп, биш­тәренә туксан тугыз пәрәмәч салып куйды. Чөнки нарядта торганда, бик йокы килгән чакларда, берәр пәрәмәч кабып куйсаң, җиңелрәк булып китә. Тик биштәрне кайда яшереп торырга? Бишенче көнне дә, алтынчысында да рота кизүе Мозговой тәкъдиме белән яфрак җыйдырачак. Димәк, пәрәмәчләрне казармага яшерергә ярамый!

Казарма янында гына полк ашханәсе төзелә башлап, эш тукталып калган иде.

Төзелеш урынында ике машина әрҗәсе бар. Сайкин аларга күптән игътибар итеп йөри иде инде. Биштәрен шунда кертеп куйды. Якын да, ышанычлы да. Тамак ачкан саен, йокы баскан саен барасың да киләсең, барасың да киләсең.

Бишенче төнне аны тагын яфрак җыярга куып чыгардылар. Биш көн, биш төн керфек тә какмаган Сайкин, өзелеп йокысы килгәнне пәрәмәч басмасмы икән дип, биштәре янына барып килергә уйлады.

Әрҗә-фургон эчендә рәхәт, тыныч. Сайкин биштәрен чишеп, бер пәрәмәч алды. Пәрәмәч йокы килүне җиңә алмый икән шул. Киресенчә, авырайтты гына. Аз гына ял итү уе белән ул, такта кисәгенә утырып, аркасын әрҗә кырыена терәде. Шуннан соң нәкъ өч тәүлек уяна алмады Сайкин...

Юкка чыгуына өч төн, өч көн булды дигәндә генә уянды. Күптән болай рәхәтләнеп, изрәп йоклаганы юк иде! Һәй тәмле дә соң бу йокы! Шул рәхәтлектән аерыласы килмичә, тагын, тагын да сузарга, озайтырга теләп, янә күзләрен йомды ул. «Бер сәгать кенә йоклагандыр әле. Беркавым «сәндерә»сендә аунап ятты-ятты да яңадан йоклап китә алмагач торып утырды. Нишләп бу йокы тиз туйды соң әле! Мәңге туймас иде кебек бит. Ул кереп оялаган катлаулы әрҗәнең тишекләре аша багана башындагы фонарь яктысы кергән.

Сайкин кыштырдаган тавышка башын күтәреп карады.

– Ә-ә, килдеңме, дус. Әйдә, әйдә, түрдән уз. Хәзер мин сине пәрәмәч белән сыйлыйм. Күпне өмет итмә, үземнең дә аз гына калып бара. Алайса, тагын кайчан болай йоклый, болай ашый алам мин. Дезертир дип сүкмә син мине, яме. Нишлисең, йоклап кителгән бит. Күп булса бер сәгать йоклаганмындыр. Тагын унбиш кенә минут йоклыйм да казармага кайтам. Мозговой сизми дә калыр. Чү! Сез икәү икән бит! Ай-яй, пәрәмәч тәмен сизсәгез, көтүегез белән җыелып килүегез дә бар икән бит әле, ә? Мә инде, мә, ашагыз! Ашыйсы килүнең ни икәнен беләм мин! Белмәсәм, сезне сыйламас та идем...

Сайкин, пәрәмәчен сындырып, тычканнарга ташлады. Теге­ләре, куркып, кергән тишекләреннән шундук чыгып та шыл­дылар.

– Ярый алайса, үзегезгә карагыз.

Тегеләр, пәрәмәч исен сизеп, тагын килеп керделәр.

– Тагын кердегезме! Шулай ул, тамак йөртә ул. Әнә ашагыз, аша. Тимим мин сезгә. Наряд та бирмим. Чөнки мин курсант. Курсант берәүгә дә наряд бирә алмый. Курсант Сайкин мин. Исемем ничекме? Үзем дә онытып бетердем бугай инде. Хәер, нигә ул исем? Монда исем белән дәшмиләр. Минем исемем – курсант! Аңладыгызмы? Ашагыз, аша. Һәй, тычкан малайлары! Кара, малайлармы сез, әллә кызлармы? Мөгаен, малайлардыр? Юкса болай ук кыю кыланмас идегез, күптән чыгып тайган булыр идегез инде. Рәхәт сезгә, солдатка барасыгыз юк.

Солдат итеп алдылар,

Билгә каеш салдылар...

Вәт! Малай чакта солдат булу турында мин дә хыяллана идем. Күрше абый солдаттан кайткач, каешын бүләк иткән ие. Йоклаганда да киеп йоклый торганыем. Зарлана дип уйламагыз тагы.Болай гына әйтүем. Беләсегез килсә, бу дөньяда һәр кешегә егерме тонна дары туры килә, ди. Капиталистлар әзерләп куйган. Рәхәтлеккә чыдый алмыйлар, паразитлар. Менә шуңа күрә безгә һәрвакыт уяу булырга кирәк, ди рота командиры. Белеп сөйли ул, капитан потому что!

Безнең сержант Мозговой гына начар кеше. Начар дип инде... Начарлыгын, бәлкем, үзе дә белми торгандыр ул. Белсә әйбәтләнер әле. Туган авылына отпускыга кайтасы килә аның. Беләбез: күз очлы безнең. Шуның өчен тырыша да ул. Әгәр, ул кизү торганда, командир казарма алдында берәр яфрак күрсә, отпуск тү-тү. Әнә күрше взвод сержантын кайтармадылар. Чемоданын әзерләгән иде инде. Ул кизү чагында дневальные бәдрәфтә йомышын йомышлап утырган чагында йоклап киткән. Моны командир күреп алган... Мозговой да отпускыга кайтмый торсын әле! Бигрәк кансыз бәндә. Сөйгән кызы кияүгә чыгарга әзерләнеп йөри, имеш. Дөрес эшли. Моңа чыкса, наряд дип, үзәгенә үтәчәк ул аның. Адресын белсәм, Мозговойны көтә күрмә дип, үзем дә хат язып җибәрермен әле. Йә, ярый, таегыз моннан! Булды. Мин тагын унбиш кенә минут черем итеп алыйм да. Китегез, кит, әнә минем өчен яфрак җыя торыгыз, ичмаса!

Сайкин янә сузылып ятты. Тычкан малайлары һаман кыштыр-кыштыр киләләр.

– Таегыз, дидем бит мин сезгә! Йә, мин йоклаганда, өскә менәрсез! Сезгә ышансаң...

Сайкин әйләнде, тулганды, йоклап китә алмады. Аптырагач, йөзгә кадәр санап карады, меңгә хәтле – юк. «Әллә йокы бөтенләйгә ташлап качканмы мине, әллә йоклауны оныттым микән? – дип шөбһәләнде ул. Ю-у-ук! Онытылырга тиеш түгел. Биш көн буе юньле йокы күргән юк бит инде. Ю-у-ук! Онытылырга тиеш түгел. Бер сәгать тә йокламаганмындыр бит әле. Әнә мин монда кергәндә дә караңгы иде, хәзер дә... Яле, йә, искә төшерәбез аны. Әүвәл күзне йомасы, тыныч кына сулыш аласы... Мин йоклыйм, йоклыйм. Минем күз кабакларым йомыла, йомыла... миңа рәхәт, рәхәт!..

Әнә ро-о-о-о-т-а-а командиры-ы-ы-ы... сержантларга-а-а-а егерме-е-е-е би-и-иш ти-и-и-иенлек лезвие өләшә-ә-ә-ә. Тегеләре курсантларга-а-а-ааа таратачак. Димәк-әк, иртәгә-әәәә казармага по-о-олк командиры керәчәк. Димәк, төне буе-е-е казарма идәнен кырырга туры киләчәк. юк! Булмый! Онытылган! Әллә авыл турында төш күреп карарга микән. Яле, йә, болай булырга тиеш түгел бит. Яле... әнә капкадан безнең кызыл сы-е-е-ер килеп керде-ееее. Бүген көтүчесе-е-е әйбәт кеше-е-е икә-ә-ән, яхшы-ы ашатка-а-ан, сыерның корса-а-агы тул-га-а-ан. Хәзер әни аны савача-а-а-ак. Аннары мин җылы сөт эчә-ә-әм... тәмле-е-еее... шундый рәхә-ә-ә-әәт. Юк! Булмый! Булмаса булмый икән инде ул!..»

Сайкин, үрелеп, биштәрен алды да пәрәмәч чәйнәргә кереште: «Һы, барыбер әни пешергән пәрәмәчкә җитми шул инде», – дип уйлады малай. – Их, ятыең өеңдә генә, ә... тәмле пәрәмәчләр ашап. Ниемә кирәк икән бу армиясе! Дошман да кеше бит инде ләбаса. Аның өендә генә ятасы килмиме икәнни, ә? Вәт дурак. Хәер, акыллы булса, дошман да булмасые ул... Ие шул... Барыбер... кемгә кирәк бу армия? Шулхәтле солдатны офицерларга эш булсын дип асрыйлардыр, мөгаен. Алайса, кайда эшләрләр ие?.. Ә дошманнар? Ие, дошманнар бар шул. Армиясез булмастыр. Аннары... аннан соң... әгәр авыл Советы председателенең тәрәзәсен ватсалар да, солдатлар кирәк дигән катгый фикергә килде Сайкин.

Узган атнада аларның взводын тревога белән күтәрделәр. Ике ай хезмәт итеп, әле ике генә тапкыр автомат тотып караган курсантларга корал саклау бүлмәсеннән автоматларын, кыска саплы сапёр көрәкләрен алырга әмер булды. Моңарчы «тревога»ны ишетеп кенә белгән курсантларның күңелләрен кызыксыну белән бергә курку да биләп алды.

Взвод командиры артыннан дивизия янәшәсендәге Выползово авылы тарафына чаптылар. Сугыш вакытында бу украин авылына тәре сукканнар дип сөйләгәннәр иде. Фашистларга сатылганнар ди бугай. Куркыныч авыл. Димәк, тагын нәрсәдер майтарганнар!

Туп-туры авыл Советы урнашкан йорт янына юнәлделәр. Йорт каршында ун-унбиш кеше җыелышып тора. Йөзләре борчулы булса да, үзләре тыныч, ул-бу сизелми. Тик бер карчык кына, йорт янына ук килеп:

– Башбаштакланырга ирек бирмәбез! Без дә законны белә­без! – дип такмаклап-такмаклап кычкыра.

Солдатларны күргәч, йортның ишеге ачылып, бусагада юантык гәүдәле ир күренде.

– Лейтенант! Бунтарьлар болар! Тотып алып китегез ба­рысын да! Авыл Советы йортына ут төртмәкче булганнар иде. Мин – Совет рәисе. Мин – Дзыганский! – дип кычкырды.

Каушап калган лейтенант взводны бер читтәрәк туктатты да үзе йорт янына ук килде.

– Ни булды? – дип сорады ул рәистән. Тегесе тагын:

– Мин – Дзыганский! Совет рәисе! Менә болар – баш күтә­рү­челәр! Җыеп алып китегез! – дип чинады.

Взвод командиры мондый очракта ни эшләргә кирәклеген белми иде. Шулай да ул җыелып торучыларга борылып тагын баягы соравын кабатлады:

– Ни булды? Йә, йә, таралыгыз!

Бер взвод солдат килүен күргәч, кайберәүләр акрын гына китә дә башлаганнар иде инде. Лейтенантның әмеренә калганнары да буйсынды – авыл Советы тирәсе бушап калды.

Баксаң, авыл Советы рәисе Дзыганский халыкның борчак басуына кергән казларын җыеп кәнүшни складына ябарга әмер бир­гән икән.

Сайкин, бик тырышып карап та, яңадан йокыга китә алмагач, аягына торып басты. Юк, тамчы да йокысы килми. «Яфрак җыярга кирәк», – дип уйлады ул һәм, ишекне ачар алдыннан, янә бер мәртәбә артына борылып карады. Пәрәмәч салган биштәре идәндә калган икән. Ул кире борылып биштәрне югарыга элеп куйды һәм аннары, авыз эченнән көйли-көйли ишекне ачты. Монда рәхәт шул. Чыгасы да килми. Их! – дип көрсенде ул. – Нишлисең, служба, брат, служба! Курсант Сайкин! Шагом-марш!»

Хәтеренә бер такмак килде:

Булыең бака,

Ятыең базда!

Булыең дуңгыз,

Ятыең сазда! Һәй!..

Сайкин бордюр аша атлап газонга керде һәм яфрак җыярга кереште. Шулчак кемдер аны арттан килеп тотты.

– Сайкин?

– Мин, иптәш сержант!

Йокысы туйган иде, тавышы бу юлы шактый көр чыкты.

– Сайкин! Исән! Рәхмәт, брат!

– Ни булды, иптәш сержант?

Сержант Мозговой курсантны кочаклап үпте дә казарманың аргы башындагы подвалга таба әйдәде.

– Әйдә тизрәк, тизрәк! Күреп калулары бар!

Берни дә аңламаган Сайкин, аптырап, сержант артыннан атлады.

– Тавышлана күрмә, зинһар! Шыпырт кына! Тизрәк!

Мозговой, кесәсеннән ачкыч алып, подвал ишеген ачты да, әүвәл үзе кереп, Сайкинны чакырды. «Берәр хәрби задание үтәргә барабыз микән әллә? Алай дисәң, нигә подвалга керәбез? Бәлкем, шушында яшеренеп, качып торыргадыр? Мәсәлән, засада?» – дип фикер йөртте Сайкин аптыраганнан.

Сержант Мозговой, подвал ишеген ябып, утны яндырды да Сайкин каршында тезләнеп үк диярлек:

– Зинһар, Сайкин, мин әйткәнне яхшылап тыңлый күр. Сорасалар, бер үк буталмассың. Син наряд торганда кичен, төн уртасында түгел, кич белән, яме, Сайкин, казарма алдындагы теге бәләкәй генә мәйданны себерергә дип чыктың. Аннары подвалга себерке алырга дип киттең. Подвалга кергәч, ишеген ялгыш япкансың, үзеннән-үзе бикләнә торган икәнлеген исеңнән чыгаргансың. Белмәгәнсең түгел, оныткансың, яме. Шуннан ишек ачылмагач шакырга тотынгансың, кычкыргансың. Ишетүче, килеп ачучы булмаган. Ротага кайткач, шулай диярсең, яме? Сине мин таптым, яме, Сайкин?

Сайкин, миңа барыбер дигәндәй, иңбашларын җыерды да:

– Ярар, ярар, – диде.

– Йә, кабатла әле, кабатла, мин сөйләгәннәрне кабатла әле, зинһар!

– Казарма алдындагы мәйданчыкны себерергә чыктым. Подвалга себеркегә киттем. Ишек бикләнеп калды, чыгалмадым. Кычкырдым, кычкырдым, ишетүче булмады. Шуннан бер сәгатьтән соң сержант ачып чыгарды.

– Сайкин!

– Мин, иптәш сержант!

– Син нәрсә, дустым, көләсеңме соң? Гомеремдә бер мәртәбә сиңа гозерем төште, ә син? Безнең бергә тагын дүрт ай хезмәт итәсе бар әле. Кара аны, малай!

– Гафу, иптәш сержант. Мин казармадан кич белән чыктым. Шулаймы?

– Сайкин!

– Мин, иптәш сержант!

– Нинди бер сәгать булсын? Өч көн һәм өч төн! Аңгырамы әллә син, Сайкин? Әллә шаяртасыңмы? Вакыты ул түгел. Сине бөтен полк эзли. Тирә-якның барлык урманнарын айкап бетерделәр инде.

– Сез үзегез шаяртасыз бугай, иптәш сержант?

– Уф, Сайкин! Кыланма инде, зинһар! Әйдә, киттек, вакыт юк!

Сержант Мозговой, Сайкинның кулыннан тотып, подвалдан алып чыкты да ишекне бикләп куйды.

Казармага таба киттеләр.

– Зинһар, тыңла инде, Сайкин, мин әйткәнне әйт инде! Гомергә онытмас идем! Курыкма, син югалгач, бу подвалга кергән кеше булмады, ачкычлары миндә генә аның. Кәнсәләрдәгесен дә яшереп куйдым. Подвал кайгысы булмады, рота сине эзләде.

«Өч икән, өч инде, алайса», – дип сөйләнде Сайкин үзалдына. Казарма ишегеннән керер алдыннан Сайкин шып туктады.

– Әйдә, әйдә инде, – дип ялварды сержант Мозговой.

– Ә яфраклар? – диде Сайкин, каеннарга таба карый-карый.

– Кадалып китсенсәнә!

Казармада ротаның яртысы гына. Калган яртысы курсант Сайкинны эзләүдән кайтып җитмәгәннәр иде әле.

Сержант Мозговой, аны дневальный тумбочкасы янында калдырып, җәһәт кенә рота кәнсәләренә кереп китте. Бераздан аннан рота командиры атылып чыкты да Сайкинны кочып алды. Балакай! Өч көн буе подвалда яттыңмы? Менә сиңа мә! Ярый исән икәнсең әле, молодец, молодец!

Икенче көнне өч тәүлек буе югалып торган курсантны эзләп табуда аеруча батырлык һәм зирәклек күрсәткәне өчен полк командиры сержант Мозговойга, өенә кайтып килер өчен, ун көнлек ял игълан итте.

Иртәгесен, иртәнге ашка баргач, ротаның бар солдаты да өч тәүлек ач торган Сайкин алдына үзләренә тиешле егерме грамм акмай белән икешәр шакмак шикәрләрен өйделәр.

Әмма Сайкинның тамагы тук иде...

Тәкъдим итү: