Ата казың күкәй саламы дип сора
Ата казың күкәй саламы дип сора.
Безнекеләр түгел, мәскәү казы сала.
Өлешенә тигән көмеше ни дисәң –
Казаныма күкәй кабыклары кала.
Тыя күр мине урлашудан, ярабби!
Тәртип каты шул бездә – беркем урламый.
Өркетә безләрне барча түрә халкы,
Кисәтә: урларга ярамый, ярамый.
Әтәч менде киртәгә, яңа хәбәр әйтергә.
Түрә менде тәхеткә – таулар вәгъдә итәргә.
Икесе дә кычкыралар, күкләр күкри хәтта:
Сезгә дигән матур тормыш иртәгә, иртәгә!..