рәсми сайт

Эттән туган

Карга көтүе

Очты-очты... каргалар очты, авыллар очты, шәһәрләр очты... алар артыннан кешеләр очты. Кыскасы, авыллап-давыллап очты болар... Кошлардан кала, барысы да берзаман арып туктадылар. Кара каргалар, ала каргалар, сыерчыклар, чыпчыклар, саесканнар, чәүкәләр исә һаман очтылар да очтылар.

...Кара каргалар, бала чыгаруга ук, үзләре арасында сәер хәлләр башлануын сизеп алдылар. Башлары белән бик озак уйландылар, үзләренчә фикер дә йөрткән булдылар, аптыраштылар, шаккатып та карадылар, әмма барыбер уртак бер акыллы нәтиҗәгә килә алмады, бахырлар. Эш шунда иде ки, күкәйдән яңа борын төртеп чыккан бер кара карга баласы үзен гаҗәп сәер тота, ул бер дә башка кара карга балаларына охшамаган. Бу кара карга баласының анасы – зур кара карга да аптыраган булды, әмма ничек кенә аптыраган булып кыланмасын, ул һич кенә дә эчкерсез түгел кебек, барыбер сере булгандыр аның, төп гаеп ана каргада шикелле иде...

Гаеп шул: менә дигән сөлектәй кара карга егетләре була торып, нигә, нигә әле ул – җирбит! – башка кош егетләре белән әвәрә килгән! Әнә хәзер оясындагы бер җан иясенә карасын: ни кара карга түгел, ни чын чәүкәгә дә, козгынга да, кыскасы, шайтаныма да охшамаган!.. Холкы нинди булыр әле тагын? Анысы бераз үсә төшкәч күренер... Әйе, бер караганда, әгәр дә ул адәм затыннан булса, ана карганы шул рәвешле гаепләп тә булыр иде кебек. Ләкин ул бары тик карга гына лабаса! Оясына берәрсе үз күкәен салып киткәндер дә... Бәндәләр карыннарында йөрткән газизләрен чүплеккә яки балалар йортына ыргыткан шикелле...

Ә хәзергә очты-очты... каргалар очты... Авыллар очты, шәһәрләр очты, кешеләр...

* * *

...Әкбәровның көне иртәдән җан кыю белән башланды... Алай булырга тиеш түгел иде югыйсә. Бу эш уйламаган-көтмәгәндә килеп чыкты. Киресенчә, нәкъ менә бүген буйдак егетнең тормышында зур үзгәреш, борылыш булырга тиеш иде ләбаса! Монда җан ияләре канының ни катнашы бар соң, Ходаем!

Киче дә бик матур башланган иде бит канә! Эңгер-меңгер белән үк, май урларга барган ата мәче сыман кача-поса, тол хатын янына килде. Көндез үк сөйләшеп куйдылар. Бүләккә дип бер кочак чүпрәк-чапрак та сатып алды. Бүтән вакыт «уҗымга» кереп чыкканнан соң, һәркайсының өстәлендә акча гына калдырып киткәләде. Кичә, гомердә булмаганча, махсус ниятләп, чүпрәк җыйды. Башка чакта култык астына коньяк ише эчемлек кыстыра яки затлы коры шәраб ала иде.

Соңгы араларда сөйгәне Гөлйөземгә карата суыныбрак йөри Барый. Гаепнең кемдә икәнлеген белми, әмма җанын битарафлык пәрәвезләре чорнап алуы хак. Бу халәте егетне куркыта, юлын аркылы кисеп чыккан кара мәчедән дә артыграк шүрләтә, һәм ул алай булуын үзе дә теләми, ары бәрелә, бире сугыла, күңел күзенә төшә башлаган эңгер-меңгерне якты өмет нурлары белән тутырып, мең-миллион төрле шик-шөбһәләреннән котылырга, арынырга тели, тагын да дөресрәге, тыпырчына, бәргәләнә.

Ул үзенең җир өстендә бик нык басып торганлыгын белә, алдына куйган максатларына ирешәчәген аңлый. Ләкин шул ук вакытта байлык-муллыкның, кесә тулы акчаның һәм хәтта дан-шөһрәтнең генә барыбер күңел тынычлыгы алып килмәячәген чамалый.

Адәм баласы үз гомерендә бер генә тапкыр булса да коштай талпынып алырга тиеш, аның яраткан кешесе булырга тиеш. Бәхетле адәм баласының...

Барый Әкбәров акылсыз малай түгел. Байлык һәм дан-шөһрәт тавының иң очына менеп утырып та, әгәр Табигать-Алланың иң бөек хисеннән – мәхәббәт тойгысыннан мәхрүм буласың икән, әлеге алтын тау башында сиңа, һичшиксез, шыксыз булачак! Әнә шул шыксызлык өркетә дә инде аны. Ә кемне булса да яратамы соң ул? Бәлкем, Табигать-әнкә аны бу хистән мәхрүм иткәндер? Аның тынгысыз ярсу җанына андый нечкә хис орлыкларын салып вакланып тормагандыр!

Чү! Тукта! Мәхәббәт мәсьәләсен нигә акыл бизмәненә салып үлчи соң әле ул?

Любовь, любовь, когда ты овладеваешь нами,

Можно сказать, прости, благоразумие.

Жан де Лафонтен атлы адәм әйткән бу сүзләрне. Колхоз рәисе өчен ул Жанның кем булуы ул чаклы әһәмиятле булмаса да...

Әлеге сүзләрнең Барый җанына тиюе хак, билләһи менә!.. Димәк, ярата белми ул. Акыл белән генә эш итә. Алайса, Гөлйө­земгә карата булган хисләре? Яратадыр шикелле иде бит...

Барый кулы белән тотып карамыйча ышанмый. Һәм, үз-үзен инандыру өчен, төрле ысулларны файдалана. Хәер, төрле дип... Бу очракта аның ысулы бер генә бугай инде – Гөлйөземне башка кыз-хатыннар белән чагыштырып карау. Һәм ул карый да: өйрәнә, җентекләп чагыштыра...

Барый Әкбәров үзенең кача-поса марҗалар белән чуалуын әнә шундый фәлсәфә нигезендә аңлатырга тырыша. Үз-үзенә инде, билгеле. Һәм, шулай иткәч, кылган гөнаһлары да акланадыр сыман иде.

«Без үзебез сокланган кешеләрне түгел, ә безгә һушлары киткән кешеләрне яратабыз», – дигән бер акыллы баш. Наташа атлы бу яшь тол хатын, кыз-кыркынны авылда калдыру өчен һәм хатын-кызга эш булсын дип, махсус оештырган колхоз йортындагы тегүчеләр остаханәсенә хәлләрен белергә Барый абыйсы килеп керсә, каушавыннан ике бармагын бер итеп тегеп куя торган иде. Кулына кайчы тоткан чагы булса, бармакларын турардай булып онытыла, бинадагы электр уты кинәт кенә сүнеп, яктылык һәм нур бары тик аның зур зәңгәр күзләрендә генә янып кала иде. Моны иптәшләре дә белә, моны колхоз рәисе үзе дә сизә.

Ел ярым тирәсе элек Наташаның Стёпасы, үз каберен Чечня җирләрендә табып, шунда ук ятып калды. Җаны сагыш белән тулган яшь бикәчнең шул рәвешле ирен юксынуымы бу, әллә инде уенчак күңеленең азынасы килү галәмәтеме? Ул хәтлесен иптәш кызлары да белми, җитәкче абыйлары да тәгаен генә әйтә алмас. Әлбәттә, Наташа үзе дә чамалап бетерми. Шулай да?..

Кем үз гомерендә мәхәббәт татымаган, шул яшәмәгән, диләр. Мәет кенә булган, тере мәет. Әлеге гыйбарә-теорияне Әкбәров яхшы белә, мәгънәсенә дә төшенә. Дөнья белән Мәхәббәт һәм Ачлык идарә итә дигәнне дә ишеткәне бар аның. Әйе, ач эт күзеңә карап тора, ачлы-туклы халык сарык көтүе хәлендә. Монысы аңлашыла. Ә мәхәббәт? Гөлйөзем?.. Барыйның әлеге гыйбарәнең соңгы шөребенә чаклы сүтеп бетереп, тикшереп карыйсы килә. Нигилист булмаса да, дөньяның күп кенә могҗизалары аның өчен балачакта әбисеннән ишеткән матур әкият кенә кебек. Башкортларның арба тәгәрмәче уйлап табуларына ышанмаган шикелле, һәрнәрсәгә дә аһ-ваһ итми, бик шаккатып тормый. Аның өчен бу дөнья сораулардан бигрәк гел җаваплардан гына торадыр сыман иде бит?!

Ә мәхәббәт?..

Гөлйөзем?..

Аның моңа һаман тәгаен генә җавап бирә алганы юк. Һәм шуңа эче поша да инде. Нәкъ менә шул сәбәпле кичә кич яшь хатын катына килде буйдак исемен йөртүче Барый абзагыз Әкбәров. Әйе, шуңа күрә чуала ул һәм үзенең «уҗымга йөрүләрен» әнә шундый зур фәлсәфи фикер-нәтиҗәләр ярдәмендә ныгытып та куя.

Ләкин барыбер... Барыбер кемнедер яратасы килә егетнең. Шулай диюгә, күз алдына капылт кына Гөлйөзем килә дә баса. Ә Барый аннан курка. Үзеннән түгел, ияләнеп, күнегеп китүеннән курка. Бик гади генә ияләшеп, Мәхәббәтне татымый калырмын дип курка.

Наташа кич буе Барый бүләк иткән күлмәкләрнең әле берсен, әле икенчесен киеп карады. «Адәм күрке – чүпрәк», ди. Төскә-биткә һәм гәүдәгә болай да сөбханалла гына булган яшь хатын да курчак, курчак та курчак иде. Күз карашларының янып-янып алулары, яңа кием кигәч, өй буенча очынып-очынып йөрүләре Барыйның күңеленә хуш килде. Юк, дөрес аңлагыз, үзен әллә кемгә куеп, үзе алган чүпрәк-чапракка сокланып, аларның нәкъ менә аның бүләге булуына хушланмады Әкбәров. Ул кич буе бары тик матурлык кына карап утырды. Яшь хатынга сокланды, җаны эреп, шулчаклы рәхәт, ләззәтле булып китте аңа кайбер мизгелләрдә... Әллә Мәхәббәт дигәннәре?!

...Тулып җитешкән түгәрәк ай, төн уртасында тәрәзәдән кереп (пәрдәсен дә тартып куймаган мәхәббәткә сусаган хатын), буяулы идәнгә тәгәрәде. Өй эче гөлт итеп яктырды. Шул яктылык Барыйны да уятты. Ул борыны белән хатынның ике күкрәк арасына төртелеп йоклап киткән иде. Уянгач та кинәт кенә һушына килеп җитә алмады, беркавым хәрәкәтсез ятты. Иреннәре хатынның тыгыз күкрәкләренә тиеп алды. Наташаның тәме бүтән, башка төрле иде. Тел белән тоеп булса да, әмма шул ук тел белән әйтеп, аңлатып биреп булмаслык чит, ят тәм иде бу. Ул, шундук кискен генә борылып, сары йонлы мари мәчесе кебек тынсыз гына йоклаган кызга аркасын куеп ятты.

Мари авылында песиләр һәммәсе дә бертөрле сары була. Татарларда мәчеләр аклы-каралы. Әллә ягы белән генә шулай микән? Ә урыс авылы Бурянда песиләр нинди төстә соң әле? Барый беркавым шуны исенә төшерергә тырышып ятты да үзалдына көлемсерәп куйды: алар кечкенә юлбарыс балаларына охшаган – комсызлар, караклар. Бурян урыслары, җиңел тормыш эзләп, шәһәргә күченеп китә, мәчеләрен үзләре белән алып тормыйлар, тегеләре кыргыйлаша. Әллә ул җан ияләре, киләчәк язмышларын алдан ук сизенеп, урман-кырларда япа-ялгыз каласыларын белеп, юлбарыска охшап туалар микән?

Тәмсез тоелган истән соң Наташаны тагын кочарга теләге сүрелгән иде. Шуңа күрә песиләр дөньясына кереп китте ул, яңа шөгыль тапты. Аннары беркавымнан үзалдына: «Мәхәббәткә бар да мишәйт итә икән», – дип, сукрана-сукрана торып китәргә уйлады. Шул мизгелдә мари кызы, муенына йокы аралаш кайнар беләген салып, аны бастырыклап куйды. Кайнар беләк пешерсә дә, җылына алмады Барый, кызның кулын дорфа гына читкә этәреп, идәнгә сикереп төште. Урамда каргалар тавышы, авыл әле уянмаган. Каргалар каркылдавы күңелгә тия. Бигрәк тә бүген. Барыйның кәефе шәп – мәхәббәттә ачыш ясаган көне. Ул, үзе белән алып килгән мылтыгын кора-кора, урамга чыкты һәм, ишег­алдына аяк басуга, багана башларында тезелешеп утырган карга көтүенә төбәп атып та җибәрде. Иртәнге тәмле йокысыннан уянасы килмичә тыныч кына изрәп яткан авыл сискәнеп китте, өй түбәләре урыннарыннан кубып, күккә күтәрелгәндәй, тәрәзә пыялалары чатнагандай булды, мари урманы артыннан сыртын күрсәтергә әзерләнгән кояш куркуыннан беркавым тоткарланып торасы итте.

Комбайнчы Валерийның – халык телендәге исеме Бәлүк – хатыны Нәчтә җиде айлык корсаклы булып, таң белән җиңелчә генә кысталып, лапас ишеге артына чүгәләгән иде; ату тавышыннан коты ботына таба тәгәрәп, лап итеп үзе юешләгән җиргә утырды, капылт кына эче авыртырга кереште, һәм ул, әле беренче бәбиен генә алып кайтырга йөргән Бәлүк хатыны, әллә куркуыннан, әллә каты авыртудан чырылдап кычкыра башлады.

Этләр өрмәде, аларның койрыклары бот арасында иде.

Бәлүк үзе дә йокламыйча ята, аңа торып, комбайнын кабызырга да вакыт җиткән иде. Кичтән Бачылый белән шәп кенә кәгелгән, башын сүтеп алып, аның урынына тегермән ташы кигертеп куйган кебек: мендәрдән күтәреп алып булмый. Аты-юлы белән Бачылыйны сүкте: бу хәлгә ул гаепле иде. Эш болай булды: алар кулга-кул сугышып бәхәсләштеләр, имеш, Бәлүкнең малае ничек, ни рәвешле туачак? Дөресрәге, Нәчтәгә хастаханәдән: «Үзең таба алмасаң, кесарево ясарбыз», – дигәннәр. Бәлүкнең мондый ят сүзне моңарчы ишеткәне юк иде, сәер булса да, бик кызык тоелган иде: кесарево! Әллә нинди чит сүз шунда! «Малай, дөньяга аваз салуга, бүтән телдә сөйләшеп китмәсә ярый инде» дип уйлады ул. Бу шик-шөбһәләрен Бачылыйга да чиште. Ул гыйлемлерәк икән, Бәлүк шулай диюгә:

– Беләсең килсә, кесарево – корсакны яру дигән сүз була ул! – дип шәрехләп тә бирде.

Нәкъ менә шул нәрсә араларында бәхәс кузгатты да инде: хатынның корсагын аркылыга ярачаклармы, буйгамы? Бачылый үзенекен әйтә, буйга, ди, Бәлүк үз ягына каера, аныңча, корсак аркылыга ярылырга тиеш. Мин әйткәнчә булырга тиеш бит инде канә, чөнки малай минеке бит, дип уйлый ул. Алар, барыбер уртак бер фикергә килеп бетә алмыйча, кул сугышырга булдылар. Кем отыла – шуннан бер читүк көмешкә! Бәхәсне исә бер чирек белән ныгытып, пичәтләп тә куйдылар. Әмма берсе дә соңыннан Нәчтәнең Бачылыйга корсагын ачып күрсәтерме-юкмы икәнлеге хакында уйлап карамады.

Ә иртәгесен!.. Иртәгесен бары тик Бачылыйны сүгеп кенә җиңеләеп булыр төсле иде. Тик ишегалдында хатынының кычкырган тавышы аны шундук айнытып җибәрде – ул караватыннан идәнгә мәтәлде һәм тышка атылды.

Нәчтәне вакытыннан алда тулгак тота башлаган иде. Мондый вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгән яшь ир урамга чапты, бәхетенә күрә, алар урамында аты-юлы белән сүгенә-сүгенә, «уазиг»ы тирәли әйләнеп йөргән Әкбәровка тап булды. Тәгәрмәчләрнең дүртесен дә кайсыдыр явызы тишеп киткән. Бәлүк, атылып, аның янына килде һәм, сулышы кабудан ашыга-ашыга, мәсьәләне аңлатырга кереште. Әкбәров тагын бер тапкыр ачу белән тәгәрмәченә тибеп куйды да:

– Комбайның кайда соң?! – дип кычкырды. Комбайн авыл башында гына булып чыкты. Ул кызу-кызу шунда таба атлады.

Барый комбайн кабызып маташкан арада, Бәлүкнең хатынын кул арбасына утыртып алып килеп тә җиткерделәр. Кул­арба тәртәсенә Бәлүкнең әтисе Сәнүк карт үзе кергән. Бәлүк арттан этә, әнисе Соня апай, авып китмәсен дигәндәй, килененең иңбашыннан тоткан. Сәнүк карт – кечкенә генә буйлы, какча чырайлы, ләкин бик елгыр, тере бабай – атлаган саен, башын артка таба кыегайтып, ялварулы тавыш белән килененә эндәшә:

– Нәчтүк, киленкәем! Малай апкайт инде син, яме.

Арттан эткән Бәлүкнең моңа эче поша, күрәсең, ул аңа:

– Җитте инде сиңа! Малай кайгысымы соң әле монда! Үзең исән-сау котыл, килен, диген! – дип шелтә белдерә.

Ләкин картның һаман үз сүзе:

– Әгәр малай булса... Мин аны председатель итеп куйдыртам, Әкбәровны Казанга зур эшкә алгач!..

Аның шулай дип әйтүе юкка гына түгел, чөнки мари авылында колхоз рәисен аеруча яраталар, олысы-кечесе хөрмәт итә. Сүз саен: «Барый Хазиевич безгә авыз тутырып ипи ашата!» – дип мактап кына торалар. Тик... тәгәрмәчләрне кем тишкән менә?..

Участок хастаханәсенә ике төрле юл алып бара: берсе – туры юл, ләкин ул, таштан түшәлсә дә, бик сикәлтәле, икенчесе – әйләнечтәнрәк салынган асфальт юл. Әнә шул асфальт юлга кадәр ярты чакрымлап басу аша ат юлыннан чыгасы бар. Барый комбайнны басуга таба каерды. Басуда котырып арпа үскән. Колхоз җирләре түгел бу, фермер Сибгатуллинныкы. Барый эшкә килгәнче үк, Барыйның әтисе өстеннән югары оешмаларга йөри-йөри, талаша-сугыша торгач, Сибгатуллин үзенең фермер хуҗалыгы өчен җир алуга ирешкән иде. Шул җирендә менә ничә ел рәттән әйбәт арпа үстерә. Үстерү генә түгел бит әле, аны җыеп алып урнаштырасы да бар. Сибгатуллин моның да җаен тапкан: уңышны Казанның сыра заводына тапшыра, чөнки арпасы аларның таләпләренә туры килә иде. Әнә өр-яңа КамАЗ алып кайтып куйган. Тик нишләп машинасын басуда калдырган ул? Эшкә чыкканнар дисәң – иртә әле. Төнлә кайтмаганнар дисәң – басу юеш.

«Ниемә дип баш катырам соң әле, миңа димәгәе, ник чукынып китми шунда Сибгатуллиннары. Барыбер сытып ташлыйм әле мин аны!» – дип, ачу белән сүгенеп куйганнан соң, Әкбәровка җиңелрәк булып китте. Тик күңелгә этлек дигән нәрсә бер кереп урнашсамы? Ул этлек барыбер үзенекен эшләргә тиеш. Югыйсә Барый булмый бит ул...

Зур тизлек белән басу юлыннан чапкан комбайнның бер канаты яр буендагы машинаның әрҗәсе кырыена эләгеп китте. Дыңк иткән каты тавыш чыкты, нәрсәдер шатыр-потыр килде, яңа машина, урыныннан кузгалып, тирән елгага таба тәгәрәде. Бу вакытта комбайн асфальт түшәлгән юлга күтәрелеп маташа иде инде.

Хуш, асфальтка чыкты инде болар, хастаханәгә дә ерак калмады, барып җитәрләр әле, шәт. Ә менә өр-яңа КамАЗ әлегесе минутларда маңгае белән сусыз елгага төшеп кадалган иде. Руль артында йокымсырап утырган Сәмигулла уяу кеше булып чыкты: машина яр буена җитәргә дүрт-биш адым кала, арткы тизлеккә салып, муфтадан аягын алды. Машинаның баруы кимеде кимүен, тик ул барыбер ярдан аска мәтәләсе иде инде.

Сәмигулла үзенең исән калуын балалары хакына дип уйлады, алгы тәрәзәгә маңгае белән төртелеп алган Гөлйөзем дә бердәнбере – Әнвәре бәхетенә дип юрады.

Машинага шактый зыян килгән. «Өр-яңа «Нива» белән түлисе булыр инде моны Сибгатуллинга!» – дип офтанды Сәмигулла. Ә Гөлйөзем куркуыннан чытырдап ябышкан, бер кулы белән маңгаен тоткан, икенчесе Сәмигулла муенын кыскан. Муен сөякләре чатыр-чотыр килсә дә, Сәмигулла араланырга ашыкмады, бу вакытта икесе дә исән калганлыкларына тәмам ышанып беткәннәр, әмма бик каты каушаганлыктан, әле дә булса зур аптырауда иделәр. Иң беренче булып Сәмигулла аңына килде, ул борыны белән хатынның ике күкрәк арасына төртелгән хәлдә иде. Йөзенә яшь хатынның ачык изүеннән кайнар дулкын бәрелә. Бу дулкын әле яңа гына ис-хуш җыйган Сәмигулланың янә аңын алды: ул, әсәрләнеп, хатынның изүен аерып төшерде, халат төймәләре борчаклар кебек машина тәрәзәсенә сибелделәр. Теге дулкын тагын да кайнарланды, Сәмигулла, үз-үзен белештермичә, юеш борыны белән ике күкрәк арасына кадалды. Әле генә теге дөньяның капка төбенә килеп җитә язган хатын, кытыклануга түзә алмыйча, чырык-чырык көлә башлады.

Җил исеп куйды. Яр буенда укмашып үскән тал агачлары салмак кына, бер җайга гына тирбәлергә кереште.

Бу мизгелләрдә өр-яңа машинаның ватылу кайгысы да онытылып торды. Ә югыйсә... югыйсә бар да юктан гына башланган кебек иде, шайтан алгыры!..

Сибгатуллинга яңа машина алырга Сәмигулла үзе ярдәм итте. «Сөйләшеп куйган машинам бар, хатын, «җиңел машина» дип авыз суын корыткач, КамАЗга барган җиремнән, «Нива»га атланып кайттым, КамАЗны син ал», – диде. Фермерга йөк машинасы кирәклеген ишеткән иде ул. Икәүләшеп барып машинаны алып кайттылар. Кайтуга, Сибгатуллинга кереп, яңа машинаның юл тузаннарын «юдылар», аннан соң, шул ук машинага утырып, Сәмигулла үз авылларына кайтырга чыкты. Бу вакытта төн уртасы җитеп килә иде инде. Мари авылы аша узганда, Сәмигулла бер капка төбендә Әкбәров машинасын күреп алды һәм Барыйга булган үче исенә төште. Ул, КамАЗын авыл башына чаклы чыгарып куеп, кире килде дә үткен без белән тәгәрмәчләренә төртеп чыкты, аннан соң, ачуы моның белән генә басылмагач, башында яңа план туды. Яшьтәшләр булып ун ел бер парта артында ыштан төбе туздырсалар да, Барый белән дус түгел алар, хәтта бер-берсен сөймиләр, күралмыйлар. Ләкин моны берәүгә дә сиздергәннәре юк, икесе дә эчтән генә көяләр.

Сәмигулла туп-туры урманга таба чапты. Капкасын дөбердәтеп, Гөлйөземне уятып чыгарды. Ике-өч көн элек кенә Барый килеп, «сине генә сөям» дип антлар эчеп, «тиздән өйләнешәчәкбез» дигән хәбәр дә калдырган иде, шуңа күрә ул әүвәл исерек Сәмигулланың яңагына чылтыратырга уйлады, тик ниндидер эчке хис аны туктатып калды, һәм шул мизгелдә үк күңеленә хәерсез шик кереп оялады. Кызыксынуы бик көчле иде, бәлкем, көнчелегедер... Әмма икеләнүе дә юк түгел. Шулай да ул беркавым аптырап торды-торды да, вакыт таңга таба авыша башлаган бермәлдә, халат өстенә юка куртка гына элеп, КамАЗ кабинасына үрмәләде.

Алар дамбадан Сибгатуллинның арпа басуына борылуга, сизгер хатын Чудрасала ягында тау башыннан төшеп килгән комбайнны күреп алды. Комбайн таң белән кырга кузгалган, димәк, наряд бирелгән дигән сүз. Мари кызының җылы кочагыннан нишләп болай иртә торып китәсе итте икән соң бу Әкбәров?

Гөлйөзем

Мин үземне үз хисләремнең колы дип уйлый башлаган идем инде.

...Үч минем тарафтан бу юлы алынмый калды. Тагын Барый!

Рәхмәт төшкере, коткарды бугай ул мине... Үч алу гөнаһыннан... Ә үзе гөнаһлы булып калды, бахыр...

Сәмигулла хатыны Рәзифәне Мөхәммәт катына җибәргән! Мин үзем дә Сәмигулладагы үчемне аның хатыны аша алырга уйлап тора идем. Рәзифәнең иләс-миләс икәнлеген сизә идем бит. Ләкин исәбем монда һич кенә дә Мөхәммәтне катнаштыру түгел иде!

Чү, туктале, тукта, Гөлйөземкәем!.. Тагын алдашасың бит! Җае туры килсә, син дә рәхәтләнеп Мөхәммәтне файдаланган булыр идең ләбаса! Һәм ничек кенә әле!

Һай, Аллакаем, үзең саклый күр бу бәндәләреңне җир йөзендәге гөнаһлардан!.. Юкса алар муеннарына чаклы батып бетәчәкләр ләбаса!

Хәерле булсын, тагын аклану булды бугай инде бу... Адәм баласы үз-үзен аклау өчен ниләр генә кыланмый...

Ә Барый?.. Ни генә әйтсәң дә, аның шулай эшләве мине чиксез куандырды: без икебез дә бер үк төрле уйлый башлаганбыз икән.

 Хәерлегә булсын, Ярабби!..

Барый белән икебез дә бертөрлерәк фикер йөртәбез икән... Бу юкка гына түгелдер...

Яше авыша башлаган кыз-хатын мәхәббәт, ярату хакында акыл белән уйлый башлый икән инде ул. Бәлкем, юләр чакта гашыйк булып, шул вакытта сөйгәненә кушылырга кирәктер кыз балага?.. Тагын сорау инде... Сорау артыннан сорау...

Җилләр исә, комнар күчә

Яшьрәк чакта «уку йортын тәмамлагач, авылга кайтырмын да шулай итәрмен, болай итәрмен» дип корган планнарны тормыш һәр җәһәттән үзгәртеп тора. Чөнки үзе дә үзгәрүчән ул. Шул исәптән кешеләр дә. Кешеләрне тормыш үзгәртәме яисә, киресенчә, кешеләр тормышнымы? Гади генә фәлсәфә кебек югыйсә.

Кайчандыр Ил дигән Ил бар иде. Аннары аны Республика дип атадылар. Хәзер – филиал. Урысчасы: «Үзәкнең Казан геополитик филиалы...» Кемнәрдер Идел-Кама филиалы дип тә атый. Кыскасы, кем ничек дип әйтергә иренми инде.

Филиал... Бу яңа сүзне халык бигүк аңлап бетермәсә дә, әйтелешенең татарча булмавы күпләрнең күңеленә хуш килде. Өстәвенә бер академик-галим, аз-маз тарихта чокынгалаганнан соң, «филиал» дигән сүзнең чын төрки-татар сүзе булуын исбатлаган иде. Исбатлау бик гади, нәкъ халыкча: «фили» дигән сүздән кыскартылып, чак кына үзгәртелеп ясалган ул. Урыс-француз сугышыннан хәбәрдар булган кеше өчен бигрәк тә гади инде: Фили авылында Кутузов, хәл җыеп, французлардан качып яткан. Тарихи хәлиткеч киңәшмә дә Фили авылында узган. Ә Кутузов – татар малае – андый зур киңәшмәне бары тик татар авылында – Филида гына үткәрә ала! Бу аксиома инде! Каршы да килеп маташмагыз! Иң әһәмиятлесе: ул бик гади, аңлаешлы. Шул сәбәпле «филиал» сүзен Казан халкы үлеп ярата. Казанда урнашкан зур идарәне «Дәү филиал» дип, аннан да бәләкәйрәкләрен «кече филиал» яки «фили» дип кенә җиффәрәләр иде. Фили башлыкларын исә «филләр» дип әйтү гадәткә кереп киткән һәм шул гадәт кайбер тишек күзәнәкләр аша канга ук үтеп керергә өлгерде.

«Филләр» булгач, нигә Һиндстан түгел дигән фикерләр дә йөрде. Чөнки сирәк-мирәк «Татарстан» диючеләр дә очраштыргалый иде әле. Бу фикерне, ягъни Һиндстанны, аеруча бер җирән башлы депутат куәтләде. Аның уенча, бу нисбәттән ныклы дәлиле дә булып, ул шуннан гыйбарәт иде: «Һиндстанда кызлар бик матур була, кинолардан күрсәтәләр бит. Җырлары да ярыйсы гына. Без һинд кинолары карап үстек. Безне яшьлегебездән аерырга берәүнең дә хакы юк!»

...Кәефе әллә ни шәптән түгел. Берәр куян ише нәрсә атып алса, бәлкем, күңеле күтәрелер. Барыйны таң белән фили башлыгы чакыртып алды. Хәзер аның шуннан кайтып килеше. Урман аша узганда туктап алырга да исәпләде, башлык әйткән яңа фикер-идеяләрне дә акылы кабул итә алырлык хәлгә килер кебек.

Фили башлыгы Барый Әкбәровның туган тиешлесе. Чакырта дигәч тә, мунча кертергә түгел икәнлеген белеп барды ул. Зәет Вәлиевич өстәвенә өлкән Әкбәров сөйрәп чыгарган кадр да иде әле. Читләргә ышана торган замана түгел. Бар ышаныч – туганнарда, малайларда, кыз-кияүләрдә.

– Ике колхозыңны тиз генә тотып берләштерергә кирәк! – диде Зәет Вәлиевич. – Заманның нинди икәнлеген сиңа аңлатып торасы юк.

– Нишлим ди мин ул чаклы авыллар белән?

– Тире җыеп, күн эшләрсең!

– Юк, чынлап та?

– Күрмисеңмени?! Ишетмисеңмени бер дә?! Дөнья кая таба бара! Колхозлар юкка чыгачак, җирләр сатылып бетәчәк!

– Ну...

– Артыңны у, энекәш! Файдаланып калырга кирәк! Акча күктән яумый ул! Бетә дигәч тә, ике-өч елга сузылыр әле. Акылы булган кешегә шул вакыт бик җиткән инде, зур имчәкнең сөте дә күп була аның.

– Син нәрсә, мине монда тагын өч ел черетергә җыенасыңмыни әле? Казанга китәргә йөргәнемне беләсең бит!

– Китмисең син беркая да, энекәш! Син монда кирәк. Озакламый Франциядән яңа чабышкылар партиясе кайтачак. Кабул итеп алырга җыен.

– Миңа булганнары да җитеп ашкан!

– Ә Мәскәү! Мәскәүне нишләтмәкче буласың! Сөйләштек бит: атлар белән Мәскәүне алырга барачакбыз!

– Син дә Һади абый кебек бер хыялый инде, Зәет Вәлиевич! Мәскәү, имеш! Мәскәү күз яшьләренә ышанмый ул, беләсең кил­сә! Исләре китәр бик!

– Как так син, энекәш! Күршеләрне оныттыңмыни?!

– Син дә Мәскәүне атлар белән яуларга уйлыйсың инде, алайса, кызык... Тик хәзер, Зәет Вәлиевич, самолёт ярышлары модада бит инде.

– Мәскәү өчен ат һаман да важно әле. Ат ярышларын уздырып, алар үзләренең элек ничек итеп Казанны басып алганнарын искә төшерергә яраталар. Атлар Казаннан булса, бигрәк тә хушлары китә инде аларның!

– Син нәрсә, Зәет Вәлиевич!

– Ат модасы бетсә, тарих модасы бетмәде. Әгәр татар атлары Россиядә беренче урынны алса?

– Алай булмаячак. Беркайчан да...

– Нигә алай дисең әле?

– Дим шул... Син иң яхшы атларыңны барыбер общий казанга салырга тиеш буласың. Икенче төрле әйтсәң, сборный командага. Атларның милләтләре юк аларның. Кая ул атларның гына!.. Адәм балаларының милләте дә көчләп юк ителеп яткан замандамы?

– Бу сорауны миңа бирәсеңме, Зәет Вәлиевич?

– Юк, сиңа түгел. Беркемгә дә түгел. Бу сорау җавап таләп итми, энекәш...

Зәет Вәлиевичның урындыгы шыгырдап куйды. Ул – шактый гына авыр гәүдәле кеше: чак кына кыймылдауга, урындыгы һәм өстәле берьюлы селкенгәндәй була да читтән карап торган кешегә хәзер үк урыныннан кузгалып китәр төсле тоела. Аның бу гадәтен белмәгәннәр, хуҗаның сүзе беткәнгә исәпләп, үзе дә кузгалып китәргә әзер торыр, тик әйтеп каласы сүзе бетмәгән очракта, кызу-кызу сөйли башлар шикелле иде. Барыйга Зәет Вәлиевичның һәр хәрәкәте таныш булганлыктан, ул урыныннан кымшанмады.

– Теге авылларны да миңа кушып, бака боткасы ясамакчы буласыңмыни? Беләсең бит, болай да эшем муеннан ашкан минем: тау башына күченәсебез бар.

– Нием калган сиңа ул тау башында?!

– Уйланган бит инде ул. Халыкны да күпме ризалатып йөр­дем, беләсең бит.

– Беләм, энекәш, беләм, яхшы беләм. Тик шуны аңламыйм: нигә кирәк ул сиңа?!

– Миңа гына түгел, сиңа да кирәк ул, Зәет Вәлиевич. Халык хәзер элеккеге кебек түгел, грамотный, күп белә, күп күрә башлады. Үз урынына утырсын өчен, бер бутап алу кирәк аны. Шуннан соң тынычлана ул. Аннары инде синең Казансу буендагы чиркәү чаклы коттеджларыңны да, бүтән гаепләреңне дә күрми башлый. Тикшереп йөрергә просто вакыты калмаячак аның.

– Беләм, беләм, Барый туган, максатың ул гына түгел синең! Шыттырма!..

Барый ирен читләре белән елмаеп куйды. «Кемне-кемне, сине хәйләләп булмаганын беләм бит инде мин, Зәет абзый», – дип уйлап куйды ул үзалдына. Әмма һаман бирешәсе килмиме йә башлаган сүз-фикерен аста калдырасы килмәүдәнме – үзенекен тукыды:

– Точно әйтәм мин сиңа! Әнә кара. Колхозның унтугыз исереген үзем лично автобуска төяп барып, айнытып кайттым чуваш карчыгына. Хәзер айныдылар, әнә күпне күрә башладылар. Акыл сатарга остарып киттеләр. Элек мин, шуларга бер ярты куеп, тау-таш җимерттерә идем. Хәзер, аркылыны буйга алып салсалар да, акча сорыйлар! Менә бит ул!..

Зәет Вәлиевич көлемсерәп куйды. Барый энесенең сүзләре хак булса да, ниятенең бүтәндә икәнлеген чамалый иде ул.

– Анысы шулай да, тик алай гына да түгел икәнлеген белми дип уйлыйсың инде син. Авылны тау башына күчереп, тарих ясыйсың килә инде синең. Бабаң кебек.

Барый аңа каршы берни дә җавап бирмәде. Үзен аңламаганга Зәет абзыйсына ачуы да килми аның. Аның бу симез гәүдәле элеккеге спортсмен абзыйсы еракка китәчәк, үсәчәк әле. Һәм үз артыннан энесен дә ияртәчәк. Чөнки Барыйның әтисе алдында аның гомерлек бурычы бар, Хаҗи ага – туганнан туган энесен сәнәктән көрәк ясаган кеше бит. Теге чакта ук.

Барыйның артык сүз куертып торасы килмәдеме:

– Ярый, синеңчә булсын, – дип ризалыгын белдерде.

Бу сүзләрдән соң элеккеге көрәшче утырган урынында янә кузгалып куйды, аңа ияреп, йомшак күн урындык һәм өстәл дә кымшангандай булды.

Фили башлыгы үзенең җиңгәнлегенә, дөресрәге, хаклы икән­легенә ишарәли-ишарәли дә, шуңа басым ясап та кызу-кызу сөйләргә кереште. Барый чамалады: Зәет абзыйсы үз сөйләгәненә үзе дә ышанып җитми, бәлкем, шул рәвешле, Барыйдан һәр җөмләсенә хуплау да көтә торгандыр, андый чакта кызу сөйли ул – стенага борчак белән аткан шикелле:

– Соң, менә үзең уйлап кара: дөньяларның кая таба барганын хәзер сиңа берәү дә әйтеп бирә алмый. Бүген болай, иртәгә тегеләй. Киләчәк турында кайгыртып калырга кирәк. Тора-бара ул синең зурайтылган хуҗалыгыңның җирләрен уңга-сулга ата, өләшә башлаячаклар. Ә җир ул – дөньяда иң зур капитал! Җирсез пычагым да кырып булмый! Вакыты җиткәч, без аны үзебезнеке итәчәкбез. Эшләр шуңа таба бара бит, энекәш. Ашарына сорамаячак бит ул! Акыллы кешеләр шулай итә. Ә хәрәкәт булсын өчен, безгә авылларны күчереп йөртү генә җитми әле! Шул чабышкыларың белән шаулап барып, даулап җиңеп кайтсаң, ә! Әкбәров тик ятмый, Әкбәров эшли, молодец, диячәкләр! Ә авыл күчерү дигәннән... Эшлә син аны, хәрәкәт – файдалы нәрсә ул. Нәрсә, халык бик риза түгелме?

– Хәзер сорап та торган юк инде. Тау башыннан бер ун иң шәп участокны сайлап бүлеп куям да күченү башланганлыгын игълан итәм. Тизрәк әйбәтрәк җирне эләктереп калу өчен талаша-талаша күченәчәкләр. Хәер, кайберәүләр белән аерым сөйләшеп чыгасы булыр әле.

Икесе дә бер-берсенә карап елмаешып куйдылар.

– Колхозны алып бару барыбер җиңел түгел хәзер. Койрыкны сыртка саласы булыр.

– Әле хуҗалык рәисен... и тагын берничә кешене генә туйдырырлыгы бардыр ич?

– Сукыр күздән дә яшь чыгар, ди. Әгәр чынлап торып... Беләсең: мин елап йөрергә яратмыйм.

– Белеп тор, энекәш: сине зур тәхеткә бары тик атларың гына илтәчәк!

– Атка атланып, дисең инде, алайса?

– Атка атланып... Ниме... Израэль ничек анда?

– Асфальт салынгач, кышын да шунда гына яшәп ятарга уйлыйлар бугай, – диде Барый Зәет Вәлиевичның соравына каршы. Өстәп тагын нидер әйтергә уйлаган иде, тик тыелып калды: фикере очланып җитмәгән идеме яисә үзенең бу хакта артык сүз куертып торасы килмәде инде.

Зәет Вәлиевич – әңгәмәдәшенең колагы селкенгәннән дә ни хакында уйлаганын чамалый торган сәләтле кеше, ул да беркавым тынып торды. Икесенең дә бу темага сүз куертасылары килә, хәтта бик килә, тик җепнең очын ничек сузарга гына белмиләр. Израэль Исаевич – күрше яһүдләр бистәсендә җәен яшәп китә торган шәһәр кешесе. Шәһәрдә фәнни институтта галим. Күптән түгел генә Барый аның белән умарталыкта корт балы чөмереп утырды. Халык санын алу вакыты иде бу. Шуңа күрәдер дә сүз гел сәясәт хакында барды бугай.

– Әгәр юл салсагыз, кышын монда яшәргә әзер без, – дип куйган иде шулчакта Израэль Исаевич. – Кстати, перепись вакытында мин татар булып язылырга уйлыйм әле. Әнә керәшен татарларыгыз урыс булып йөрсеннәр!

– Әгәр сезнең бистәгә чаклы асфальт юл салсаммы? – дип сораган иде Барый.

Израэль Исаевич әлеге җавапка күптән әзер иде, күрәсең, уйланып, икеләнеп тормады:

– Әгәр юл салсагыз гына да түгел, үзебез теләп татар булып язылырга әзер без.

– Аннан соң гомерегез буе татар булып йөрер идегезме?

– Без урыс булып та, мари булып, чуваш... тагын әллә кемнәр булып әле... хәтта негр булып та языла алабыз. Тик без барыбер еврей булып калачакбыз! Ә сез татарлар алай түгел. Әгәр татар кызы урыска кияүгә чыга икән, аның баласы да, үзе дә шундук марҗага әйләнәчәк. Татар егете марҗага өйләнсә дә, нәкъ шундый ук хәл булачак!

– Ничек?

– Тора-бара чукыначак ул барыбер!

Әкбәров шул сөйләшүне исенә төшереп көлемсерәп куйды.

Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Израэль Исаевич Воро­новның яратып әйтә торган бер сүзе бар: «Җилләр исә. Комнар күчә...»

...Хак булып чыкты: соры карга баласы, чак кына тернәкләнүгә, үзенең ямьсез холкын күрсәтә башлады. Башка балаларга кара­ган­да ул иң күп ашаучан булып чыкты, анасы алып кайткан җимне иң беренче булып каптырып алырга гына тора, җим иң әүвәл үзенә эләкмәсә, дөнья бетереп каркылдый, – ул нәкъ бүтән карга балалары кебек кычкыра иде, талаша, башкалар авызыннан тартып алмыйча һич кенә дә тынычланмый.

Каргалар ел саен оя кора торган агачлыкта тынычлык бетте. Кара булмаган кара карга баласы, тамагы ачуга, башкалар кебек сабыр гына әнкәләре кайтканны көтеп ятмый – дөнья бетереп кычкырырга керешә. Балаларына җим эзләргә дип киткән каргалар, бәла килгәндер дип белеп, тизрәк агачлыкка ашыга, кайтып керсәләр, бернинди куркыныч юк, кара булмаган кара карга баласының бары тамагы гына ачкан, шуңа күрә дөнья куптарган!

Башка кара каргаларның тәмам үзәгенә үтте инде ул...

...Районнан – кече Филидан кайтышлый, Байтимер юлы урман аша уза. Урманга керүгә, Барыйның күңеле кытыклана башлый: кеше башлы теге бүре белән тагын очрашасы һәм бу юлы, аны атып үтереп, җанына кереп оялаган хәерсез хистән котыласы килә.

Ләкин бүген никтер аның ялгыз башы гына урманга керәсе килмәде. Капылт борылып, яһүдләр яшәгән авыл ягына каерды. Израэль Исаевич кичә кич Казаннан кайткан булырга тиеш, вакыты булса, ул, Әкбәровка утырып, басу-кырларны әйләнеп йөрергә ярата, соңыннан алар һәрвакыт умарталыкка туктап, корт балыннан авыз итәләр, вакытлары иркенрәк чакта мунча яктырып, дөбер-шатыр чабынырга яраталар.

Зәет Вәлиевич, бая Израэль хакында сүз чыккач, көрсенеп: «Сиңа ФСБдан килгәннәре юкмы?» – дип сорап куйган иде. Көтелмәгән әлеге сәер сорау Әкбәровны аяктан ега язды: «Нишләп миңа ФСБдан килергә тиешләр соң әле? Аларга эшем төшкәне юк минем!» – дип, гаҗәпләнүен белдерүгә, Зәет Вәлиевич, бик тырышып, сүзне икенчегә борып җибәрде. Хәзер Барый шул хакта аптырап уйланып бара һәм бу турыда Фили башлыгыннан төпченмәвенә үкенә. Инде ул урман юлына кермичә Израэль Исаевичка борылуына үз-үзен битәрли үк башлады. Әле соң түгел иде, машина капма-каршы якка борылды.

Казанга якын булгач, яһүдләр авылда яшәп яталар. Дөресрәге, аларның барысының да эш урыннары шәһәр җирендә, яшәүләре халык теленә «Тол-Әби» («Тель-Авив») дип кереп калган шушы авылда. Күрше авылларда гына татарлар җир сөреп гомер итә, марилары да шушында. Яһүд белән урыс шәһәрдә. Тик аерма шунда гына: урыс шәһәргә бөтенләй качты, нигезен төбе-тамыры белән йолкып алып китте, яһүднең исә эше генә шәһәр җирендә. Һич аңлап була торган халык түгел үзләре. Шулчак Мөхәммәтнең дус шагыйре сөйләргә яраткан берничә юллык шигырь исенә төште.

Иван – Абрам Тәхет бүлә,

Кан чыгарып талаша.

Гали дәшми, әле һаман

Ул аларга булыша

...Һәм ярарга тырыша.

Иван – Абрам Бәхет бүлә,

Тир чыгарып көрәшә.

Гали дәшми, ул юаш шул.

Куркып тора янәшә,

Үксеп тора янәшә.

Иван – Абрам Ил бүлешә,

Кисәкләп алып тора.

Ә Гали калып тора,

Ул янә калып тора,

Ул һаман калып тора...

«Яһүдтән дә акыллырак халык юк дөньяда», – дип сүз кушканы бар Барыйның Израэль Исаевичка кайчандыр, умарталыкта хәл җыеп ятканда булды бугай мондый сөйләшү. Аның бу сүзләреннән карт яһүд рәхәтләнеп көлде, аннары, күз яшьләрен сөртә-сөртә: «Бар дөньяны кайнатып яталар, дисеңме?» – дип гөрелдәде.

– Кайнатса да... акыл белән.

– Палестинада яшәүче мөселман булсаң, алай димәс идең син, әлбәттә.

– Анысы сәясәт. Пычрак сәясәт.

– Мировая гегемония, – дип өстәп куйды Израэль Исаевич һәм беркавым зур зәңгәр күзләре белән аяк астындагы үләнгә төбәп карап торды, аннары борынын тартып куйды. Нинди дә булса җитди нәрсә хакында уйлаганда, аның борыны гел юешләнә иде. Шуннан соң көтелмәгән берәр фикер әйтеп куячагын көт тә тор инде син аның...

– Еврейларның һәммәсенә дә бер үк төсле карарга ярамый. Еврей күп вакыт үз башын үзе ашый. Троцкий, Зиновьев, Каменевлар...

– Әйе, аларның үзләрен дә юк иттеләр.

Умарталык тау битенә урнашып, аннан Байтимернең бәрәңге җирләре дә аермачык булып күренеп тора. Әңгәмәдәшләр икесе дә сүзсез калдылар, һәм карашлары таудан түбән тәгәрәп төшеп китте. Байтимер халкы бәрәңге алып мәш килә. Күбесенең бакчасы лапас артында гына, бәрәңге җирләре тау битендә. Әнә берәү «уфалла» арбасына ике капчык бәрәңге салган да аны тауга каршы өстери. «Сираҗи карт, – дип уйлап куйды Барый эченнән. – Нигә азаплана инде бу Алла бәндәсе! Иртәгә, шимбә көнне үк, шәһәрдәге биш баласы кайтып, бәрәңгесен күз ачып йомганчы алып бирәчәкләр бит инде югыйсә! Юк, ул үзе азаплана, балалар кайтканчы бераз булса да киметим, ди торгандыр. Тау астындагы капчыкларына караганда бераз гына казылмаган инде. Таң белән кузгалгандыр».

Урман буендагы кардага чабышкы атларны алып кайтып тутыргач, иң куанган кеше Сираҗи карт булган иде. Ул үзе яшь чакта колхоз атларын караган. Хәзер колхозның сыңар аты да калмады. Халык сугыш вакытындагы кебек яңадан «уфалла»га күчте. Җәй көне бәрәңге араларын да кул белән китмәнли, икенче катын сукага үзе җигелеп, тартып сыза.

– Рәхмәт, улым! – дип сөенде Сираҗи карт, чабышкы атларны кайтарткач. – Авыл атсыз була алмый ул! Дөрес эшләдең, маладис! – дип, чын күңеленнән сөенгән иде. Иртән идарәгә бәрәңге ташырга ат сорап та килгән иде картлач. Халык аннан егылып көлде. Аннары: «Чабышкы атлар бит алар! Берсе-берсе миллион сум тора!» – дип, картны өенә кайтарып җибәрделәр. И моңсуланды шулчакта Сираҗи карт. Әйтәсе сүзен дә әйтеп китте: «Ат булып та, аны җигәргә ярамагач инде... Ничек була инде ул? Хуҗа Насретдин ишәге кебек килеп чыга бит инде бу! Үзең ишәккә атлан, үзең капчыгыңны аркаңа ас... Ат була торып та, аны җигәргә ярамагач инде... Ничек була инде бу?»

Израэль Исаевич та шул хакта уйлап тора торгандыр кебек тоелды Барыйга. Иптәшенең уе башкада икән:

– Синең теге чиркәвең... тау башына салыначак мәчетең ни хәлдә соң әле? – дип сорады ул.

– Чиркәү дә түгел ул, мәчет тә. Бар диннәрне... дөресрәге, төп өч динне берләштерәчәк храм.

– Хаталанасың син, Барый Хаҗиевич.

– Бар диннәр дә үзара тату яшәсәләр, начар булырмы?

– Начар булмаячак булуын. Тик аңла: хәзер Рәсәйдә идеология калмады. Элек коммунизм бар иде. Ул идеология иде әле. Шул идеология белән балалар тәрбияләдек. Идеология булмауның иң коточкыч ягы шунда: тәрбия мәсьәләсенә зыян киләчәк! Ә яшь буынны юньләп тәрбия кыла алмасак, һәммәбезгә грош цена! Цивилизациянең төп эше – үзенә лаеклы алмаш тәрбияләү. Татарларга тәрбия эшендә нигә ислам динен файдаланмаска! Үз динен христиан да эшкә җиксен, башкалары да!

– Вахабизм, дини секталар үрчесен дипме?

– Рәсәй – кампанияләр иле. Чиктән чиккә ташланырга яратабыз. Ә нигә уртадан гына бармаска? Тәрбия эшендә ислам диненең энҗеләрен генә булса да файдаланып була лабаса! Урысны урыс итеп, татарны – татар, еврейны еврей итеп тәрбияләргә кирәк. Бу, туган, – аксиома! Һәр халык үз динен эшкә җигәргә тиеш...

Бу сөйләшү аның күңеленә шом салды. Аннан соң карт яһүднең әлеге фикерендә ныклы мантыйк та бар. Гомумән, аның белән бәхәсләшү һәрвакыт файдасыз була.

* * *

Урман авызына килеп җитәрәк, Барый машинасын туктатып, биштән корыла торган мылтыгын күн капчыгыннан салдырып алды һәм әзерләп утыргычка куйды. Ялгыз башы гына урманга мылтыксыз кергәне юк инде аның: һәрвакыт бала башлы бүре белән очрашуны көтә, дөресрәге, ул аны үзе күптәннән, бик күп­тәннән эзли, әгәр очратып, шул хәерсез җанны атып ала алса, бу Барый өчен гаҗәп зур җиңү булачак, аның шомлы җанына мәңгелек тынычлык иңдерер әле, бәлкем...

Мылтыкны алдан әзерләп кую күңелен тынычландырды. Япон джибы сикәлтәле урман юлында бала бишеге кебек йомшак кына тирбәлеп бара, Барый үз уйларында. Ә уйлар исә бүген, Зәет Вә­лиевич белән сөйләшүне исәпкә алмаганда, бик тәмле, татлы иде, чукынчык!.. Гөлйөземгә өйләнәм дигән катгый карарга килгән мизгелләр бит. «Өйләнәсе килгән егет кәҗә сатып өйләнә», – дигәндәй, Барый ничә еллар инде үз күңелендә бәйдә торган үзсүзле, киребеткән һәм карышкан кәҗә бәтиен башы-аягы белән сатып җибәрде – ныклы фикергә килде: ул өйләнәчәк һәм бары тик Гөлйөземгә! «Малаемның әнисенә өйләнәм!» – дип, үзалдына шаяртып көлемсерәп тә алды. Бу өйләнү түгел, сөйләнү генә булып калмасын өчен, Барый әлеге эшне озакка сузарга ярамаганын да чамалый һәм урманны чыгуга кесә телефоныннан Мөхәммәткә шылтыратырга, яңалыгы белән уртаклашырга, берочтан Гөлчәчәк хакында аның да фикерләрен тартып карарга ниятләде. Италиядән кайтканнан бирле, Мөхәммәт белән күрешкәннәре юк әле. «Сәфәр­дән кайтуга, мин дә өйләнәм» шикеллерәк фикер әйткән иде бит дусты. Барый шулай дип уйлауга, күз алдына капылт кына Сиринә Самуиловна килеп басты. «Неужели, шул баба-яганың кармагыннан ычкына алырсың?» – дип, дусты хакында борчылып куйды. Өстәвенә узган күрешүләрендә Хәниф Хатыйпович та Мөхәммәт белән ул хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бик җентекләп сораштырып торды. Серле дә, шикле дә иде бу кызыксынулар. Хәниф Хатыйпович, – филнең сыртында ук утырмаса да, аның койрыгына тотынган һәм бик каты ябышкан кеше, филнең нечкә койрыгы шартлап өзелмәсә, үз теләге белән генә гомер ычкындырачак түгел ул аны... мәңге ычкындырачак түгел...

...Байтак вакыт узуга карамастан, урман Пиратның эт канын кысрыклап чыгара алмады. Чөнки урман хәзер кыргый түгел, ул кешеләр кесәсендәге шырпы кабы кебек таушалган: таланган, тапталган, аударылган, киселгән. Пират кешеләрне сагынып яшәде. Төннәрен авылга да еш килгәләде, абзар-кура тирәләрендә дә йөрде, берзаман хәтта төнлә лапас артларында куна торган булып китте, таң беленә башлауга, урманына кире чаба иде. Моның шулай икәнлеген авылда бер генә кеше сизенде, Пират аны белмәде, авылга килүен дәвам иттерде. Ә теге кеше аны авыл этләре янына йөри дип уйлады һәм авылдагы бәйсез этләрне атуны үзенә максат итеп куйды. Авылда ул кешегә каршы авыз күтәреп беркем бернинди сүз әйтә алмый.

Үзе аркасында эт туганнарына нинди зыян килүен аңлый алса, әлбәттә, ул авылга аягын да басмас иде. Хуҗаларын тыңламыйча, бәйдән ычкынып, бер рәхәтләнеп уйнарга атлыгып торган эт-җаннар кырыла торды. Этсез яшәүгә өйрәнмәгән Байтимер халкы атылган этләре урынына яңаларын (шәһәрдән зур бәяләргә усал овчаркалар, тагын әллә нинди токымлы кыяфәтсез, әмма бик явыз этләр алып кайтып бәйләделәр. Зур акчаларга алынган булгач, бу этләрнең бәйләре бик нык, ансат кына ычкынырлык түгел иде инде) булдырдылар. Акчага алынган этләр, чыннан да, бик зәһәр, куркыныч һәм дәһшәтле иделәр. Әгәр дә мәгәр аларның һәммәсе ычкынып берьюлы урамга чыксамы?..

Бер дә бер көнне муенчагын салуга ирешкән Актырнак кушаматлы бер чибәр авыл эте Пиратка «кияүгә» чыгып алды. Гадәттә, берьюлы бишәр-алтышар бала китерә торган Актырнак бу юлы бер малай гына алып кайтты. Ул малай бик шук булып үсте, күзе ачылып, аяклары йөгерекләнүгә, капка астыннан урамга чаба, һәм шул гадәте бәйдәге әнкәсен еш кына хафага сала иде. Шулай бер чыгып китүендә көчек кире әйләнеп кайтмады. Бик зарыгып, борчылып көтте аның кире кайтуын Актырнак. Вәсвәсәләнгән әнкә соң чиктә түзә алмады, ничек итсә итте, бәйдән ычкынды да, лапас астыннан гына шуып чыгып, баласын эзли китте. Авыл буйлап озак эзләде ул аны, җимерек бәрәңге лабазларына керде, ферма буйларын айкады – көчек табылмады. Бәлки, өйгә кайт­кандыр дигән ниндидер эчке сиземләү белән авылга таба чапты. Шулчак аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды, нәрсәдер шарт итте, Актырнак, чак кына ял итеп алырга уйлагандай, комлы юлга сузылып ятты. Юл буйлап озын кызыл тасма сузылды...

Малай бу вакытта авыл янәшәсендәге мари урманында куян боты кимерә иде. Куянны үзе тотмады ул тотуын, аны бер зур эт-бүре сыйлады. Алай мәрхәмәтле булгач, ул аның артыннан ук тагылып йөри башлады. Абый эт сүз әйтмәде, каршы килмәде, киресенчә, ул моңа үзе дә бик шат бугай.

Малайларны уеннан, шуклыктан тыеп буламыни соң инде?! Көчек урманда да үзен бик чос тотты, вакыт-вакыт абыйсыннан аерылып та калгалады. Шундый чакларның берсендә көчек кешеләргә тап булды, дөресрәге, кешеләр аңа тап булдылар. Урман аланында ялтыравыклы матур машина тора. Ишекләре ачык. Яшь бер кыз үлән арасыннан җиләк эзли. Менә ул машинага сөялеп торган егеткә таба борылды да:

– Син быел мине джунглига алып барам дип обещать иттең! – диде, чытлыкланып.

– Безнең свадебное путешествие Кипрда узачак!

– Юк, юк! Мин джунглига барырга телим! Анда барып Мау­глины күрәсем килә!

– Мауглины? Әгәр дә ул чынлап та шунда икән, мин сиңа Кипрдан соң ул Мауглины тотып алып кайтып бирәм! Читлеккә ябып асрарсың!

– Ха! Сиңа тагын Мауглины тотарга!

– Мин үзем тотмасам, башкалар тотып бирер! Акча күрсәт­сәң, Мауглины гына түгел, фил көтүен дә самолётка төяп җи­бәрерләр!

– Мактанчык син! – дип куйды кыз һәм урман аланын яңгыратып көләргә кереште. Аның бу көлү тавышы һәрвакыт егетнең кендегенә генә килеп кадала, аңа рәхәт булып китә, каны кызыша башлый. Ул кызны эләктереп алды, җай гына, саклык белән генә йомшак үлән өстенә салды һәм шашып-шашып үбәргә кереште. Кызны әллә аландагы үлән кытыклады, әллә егетнең яңа чыгып килгән сакалы – аңа рәхәт иде, ул чырык-чырык көлде, иркәләнде, иркәләде.

– Мин үзем Маугли сиңа, мин – кыргый! – дип сөйләнә-сөйләнә, егет кызның киемнәрен аерып төшерде. Мондый кыргыйлык кызга да рәхәтлек бирә иде, күрәсең, ул чырык-чырык көлүен дәвам итте. Алан кырыенда утырган карт нарат, нәрсәдәндер оялгандай, чал башын түбән иде. Аның иң югары ботагына кара карга баласы килеп кунды. Кара булмаган кара карга баласы текәлеп-төбәлеп аланга, алан уртасындагы үләндә аунаган ике адәмгә карап торды-торды да каркылдап кычкырып җибәрде. Урман әүвәл карга баласының тавышын үзенә йотты, аннары беркавымнан аны кайтаваз рәвешендә, Гомәр Хәйям робагые итеп, алан өстенә сипте:

Чынлап та шундый түбәнлекме?

Каны кайнаган тәнеңнең колы бул әле!

Бу дөньяда берәүнең дә хәтта

Теләгенең сусавын басалганы юк әле!

Кызның кинәт ачыргаланып кычкырган тавышына карт нарат, куркынып, чал башын югары күтәрде, аның шәрә ботагына кунган кара карга баласы чак кына егылып төшмәде. Алан кырыенда ялтыравыклы машина күреп туктап калган көчек исә куркуыннан чинап җибәрде. Югыйсә мәсьәлә бик гади, куркырлык, коточарлык берни дә юк иде: кызның йомшак җиреннән бер өер кырмыска көтүе генә йөгерешеп узды. Киресенчә, карга баласыннан, карт нараттан һәм көчектән дә бигрәк кыз үзе курыкты, чөнки аяусыз кырмыска көтүе тешләпме-тешли, өстәвенә кызыкай үзенә нинди дошман һөҗүм иткәнен аңлап та җиткерми – иң куркынычы әнә шул булгандыр да әле.

Пират якын-тирәдә генә йөри иде, көчекнең ачыргаланып чинаган, елаган тавышына ул уктай атылып аланга килеп җитте, килеп тә җитте, аны-моны абайлап өлгермәгән егеткә ташланды да. Тегесе куллары белән этнең һөҗүмен кире кага-кага ничек итсә итте, тиз генә машинасына кереп утыра алды һәм ишекләрен шартлатып ябып куйды. Ә эт усал иде, бу мизгелдә аның тамырларын тутырып бүре каны ага башлады, ул машина тәрәзәсенә сикерде. Бу егетнең тагын да котын алды, ул җәһәт кенә машинаны кабызды да, кызны да онытып, урман юлыннан ачыклыкка томырылды. Эт-бүредән, бәлки, ул чаклы ук курыкмаган да булыр иде егет кисәге, ләкин аның да җан җирен нәрсәдер бик каты тешли, үзәкләрен өзепме-өзә инде, нәкъ менә шуннан өректе ул. Һе, кырмыска, иң усал, зәһәр ана кырмыска икәнлеген белсә, сыпырып кына төшергән булыр иде дә бит! Әнә шул белмәве, билгесезлек котын алды шәһәр малаеның!

Пират, көчеген ияртеп, урман ешлыгына кереп югалды.

Ә кыз тәнен кырмыска һөҗүменнән коткару белән мәшгуль иде.

Бу вакытта Барый да аланлыкка җитеп килә, каршысына томырылып килгән джипка чак кына юл биреп өлгерде. Юл бирер өчен читкә каерды, машина буявында агач сыдырган урыннар калды. Ачудан, кире борылып, үз биләмәсендә чатыр чабып йөргән чит машина хуҗасының арт сабагын да укытырга уйлады, ләкин аланлыкта эт өргән тавыш аны бая ук сискәндереп куйган һәм ул, бар ачуларын онытып, шунда ашыкты. Мылтыгы әзер иде инде.

Аланлыкта җүләр кеше кебек сикергәләп йөргән ярым шәрә кызны күреп, Әкбәров өнсез калды. Теге чакта, нәкъ шушы тирәләрдә бала башлы бүре күргәч, һушыннан язган иде. Бүген дә аптырау-гаҗәпләнүләренең чиге-чамасы булмады, әмма бу юлы, кыюланып, машинасыннан төште дә кыз янына килде. Тегесе, чит кеше барлыгын абайлагач кына, үзенең ярым ялангач икәнлеген күреп, карт нарат кәүсәсе артына посты. Кырмыскалары коелып беткән иде, күрәсең. Барый, кыз янына килеп, аның өстенә үзенең пинжәген япты. Ни булды дип сорап тормады, каршы­сына очраган машинаның нилектән шундый зур тизлек белән килгәнен чамалаган иде инде. Ул кызны машинасына утыртты һәм:

– Теге бандитны куып тотыйкмы соң? – дип сорады.

– Бандит түгел бит ул! – диде кыз. Аңа янә җан кергән, бәлки, кырмыскалардан котылу сөенеченнәндер, ул чытлыкланып көлә үк башлады: – Булачак киявем ул минем! Атаклы Шаһмәлиев малае! Кабахәт җан! Эттән куркып чыгып качты, артына да борылып карамады! Менә сиңа кияү! Әти иманын укытачак әле аның! Укытмаса, аңа үзе кияүгә чыгар!

Кыз бик чибәр, курчак кебек матур. Йөз-кыяфәтенә карап чамалап була: яше егермедән узган, кыланышлары бала-чаганыкы төслерәк булса да, сазаганга охшаган иде.

– Йә, нишләтим мин сине? – дип аптырап сорады Барый. – Кайсы авылдан соң син, булачак кәләш?

– Казан кызы мин! Казанга илт! – диде кыз, бер дә тартынып, уңайсызланып тормыйча гына. Аннары: – Әти яхшылыгыңны онытмас! – дип тә өстәп куйды.

Барый чарасызлыктан иңбашларын сикертеп алды да машинасын кабызды.

– Джип ничего икән синең! – диде кыз, егетне үчекләгәндәй.

– Ничего гына түгел ул, ничегоның да ничегосы!

– Анысы ничек була?

– Ничек буламы? – Бу кыз Барыйның эчен пошыра башлады, шуңа күрә ул, аны үртәгәндәй: – Җирдә дә йөри, суда да йөзә ала! – дип куйды.

Кызыкай беркавым тын гына барды, аннары барыбер түзә алмады, урман авызына килеп җитәрәк янә ачылып китте. Үз хәлен үзе белеп, авызын йомып кына барса да була иде канә!

– Джентльменнар калмады бездә! Ир-ат хатын-кызга караганда да ваграк һәм куркаграк! Их, кайда ул рыцарьлар!

Шушы кыз аркасында тиктомалдан Казан юлын таптарга туры килүенә Барыйның болай да эче пошып бара иде, аның өч тиенлек фәлсәфә сатарга керешүе ачуын гына китерде.

– Ир-атны дуңгыз иткән дә, кондыз иткән дә хатын-кыз! Кире­сенчә, хатын-кыз калмады бездә! Чүпрәккә әйләнеп беттеләр! – дип куйды ул дорфа гына.

Аның бу сүзләреннән кыз җүләр нәрсә кебек чырык-чырык көләргә кереште. Аннары яшь аралаш:

– Дуңгыз дидеңме? – дип кайтарып сорады һәм урман шүрәлесе кытыклагандай янә чыңларга кереште.

«Көлүе матур икән», – дип уйлап куйды Барый үзалдына. Тиктомалдан гына аның үзенә дә ничектер кызык булып китте, ләкин барыбер ачылып китәсе килмәде, ирен читләре белән елмайгандай итте.

Кызның көлүе генә түгел, үзе дә гаҗәп чибәр икәнлегенә егетебез бая ук игътибар иткән иде. Ул ара-тирә ачык изүен каплап куюлары! Үзенең оят җирен болай сәнгатьле иттереп, рәвешен китереп яшерә алу сәләтенә бар хатын-кыз да сәләтле түгелдер.

Тора-бара Барыйның йомык күңеле ачыла башлады.

– Исемең ничек соң синең?

– Аля! – дип җавап бирде тегесе шундук, әйтерсең әлеге сорауны баядан бирле түземсезлек белән көтеп утыра иде.

– Аля гына түгелдер инде?

– Әлфия!

– Исемең матур икән. Мин Барый булам.

– Боря, да?

– Нинди Боря! Барый дидем бит!

– Бааари-и-иии! Звучит! Ә Боря дисәң ярыймы?

– Бөтенләй әйтмәсәң, тагын да яхшырак!

Бу кыз үпкәли белә торган нәрсә түгел иде, ахрысы. Барыйның дорфалыгына да, кирле-мырлы җавабына да әллә ни исе китмәде. Урман буенда сыер көтүе утлап йөри иде, шуларны күреп кычкырып җибәрде:

– Кара, кара! Сыерлар! Коровы!

– Ну и что. Үгез дә бар анда!

– Ә үгезләр ничәү? Быков сколько?

– Ничә булсын, икәү генә.

– Два быка! Ике үгез! Шулар бар сыерларны да саклый аламы? Урманда бүреләр бар бит!

– Нишләп сакламасын, саклый.

– Ох! Какой джентльменнар! Настоящий рыцарьлар!

Барый аның әлеге сүзләреннән пырхылдап көлеп җибәрмичә түзә алмады. Тора-бара бу кыз чынлап та аның күңеленә хуш килә башлады. Ләкин Казан читенә килеп җиткәннәр иде инде.

Әлфия шәһәргә керүгә төшеп калды.

* * *

Барый туп-туры «ат заводы»на таба юл алды. Үзе оештырып куйган бу утарны «ат заводы» дип ул гына атый. Ат заводы булырга шактый ерак әле. Менә тора-бара кымыз да эшкәртә башласалар, тагын берничә пар гарәп, инглиз-гарәп атлары сатып ала алсалар, авыз тутырып, «ат заводы» дияргә булыр иде аннан соң.

Атларга Гөлйөзем хуҗа. Малае Әнвәр белән көнозын ул атлар янында, урманчылык һөнәрен ташлады.

Урманда үскән кызга, бер караганда, урман чытырманлыгы, андагы җанварлары: бүре-төлкеләре һәм дә керпеләре якынрак булырга тиеш иде югыйсә. Юк, Гөлйөземне күбрәк атлар тарта, шулар янында әвәрә килергә ярата, тынгысыз җанына шул рәвешле урын таба шикелле ул. Дөрес, барысын да ташлап, өйдә генә утырасы килгән чаклары да күп була, инде ис-хуш җыя башлаган малаена багышлыйсы килә көннәрен. Әмма бу – тулысынча гаилә казанына чуму дигән сүз. Ә алай итәр өчен, ул гаиләдә терәк кирәк, дәү мәшәкать – ир заты кирәк. Дөрес, Гөлйөзем башка ир-ат эзләп йөрмәде. Ул барыбер кайчан да булса иләс-миләс Барыеның үз катына киләчәген, китмәскә дип аяк басачагын хатын-кыз сиземләве белән сизенә, күңеле белән шул хәлнең булуын түземсезләнеп көтә иде.

Атлар, атлар... Чиста канлы гарәп атлары үзләренә бертөрле, каннары кушылган инглиз-гарәп чабышкылары алардан аерылып тора. Америка аты... «Американский сэддлбред» дип йөртәләр аларны. Төсе дә үзенчәлекле: туры, ягъни ялы, койрыгы кара, үзе кызыл. Көрән һәм чем-каралары да бар. Бу хайван бик акыллы, атланып йөрү өчен дә уңай, алар атлаган кебек тә түгел, әйтерсең биеп кенә баралар. Гөлйөземгә бигрәк тә матур итеп бөгелгән муеннары ошый иде. Холкын аңлап бетереп булмый торган француз юртагы белән чагыштырып булмый инде аны. Ләкин алар бик чыдам. Муеннары да аккош муены кебек озын. Тәртә кебек озын аяклары исә гаять көчле «француз»ларның.

Әнә гарәп атлары. Болар – гаҗәп акыллы атлар, өстәвенә бик чыдамнар да әле! Маңгайлары киң, зур булмаган, тар йөзле. Колаклары кечкенә. Сыгылып торган матур муен белән киң күкрәкләр дә әлеге токымның затлы икәнлеген күрсәтеп тора. Әлбәттә, шуңа да карамастан «гарәп»ләрнең аяклары искитәрлек көчле түгел.

Әлеге токым атлары койрыкларын югары, дуга сыман итеп тоталар.

«Инглиз» белән «гарәп»ләрнең каннары кушылгач, инглиз-гарәп токымнары килеп чыккан. Гаҗәп: болары бөтенләй үзгә атлар! Гадәттә, алар туры яки карасу-җирән төстә булалар. Аеруча көчле, бик кыю, тик тора белмәс. Ләкин ышанычлы хайваннар! «Инглиз-гарәп»ләрнең башлары бик матур, гәүдәләре зур, күкрәкләре киң, чыдам, аяклары озын, нечкә. Гөлйөзем бу атларның күзләрен ярата: матур, мәгънәле, акыллы күзләр.

Каннар кушылу нисбәтеннән Мөхәммәтнең үз фәлсәфәсе бар. Италиядә йөреп кайтканнан соң, ул һәрнәрсәне чагыштырып карарга өйрәнеп китте әле. Гөлчәчәген дә берәр марҗа белән чагыштырып карамаса ярый инде дип борчыла Гөлйөзем. Ышан син ул байтимерләргә! Барый дустына да охшап куйса тагын...

Гөлйөзем шулай уйлый да тирән көрсенеп куя. Кичә килде бит әнә Барые. Үзе еш-еш сулый, үзе әллә нинди. «Гөлйөзем, без кайчан өйләнешәбез инде?» – ди. Аны бу халәттә күргәч, Гөлйөземнең көләсе килеп китте. Горур Барый исә аның бу көлүен мәсхәрәләү дип кабул итте бугай. Серкәсе су күтәрмәс бәндә! Гөлйөзем аңа бер дә үпкәләми әле, берәү булса, сөйләшеп тә тормаган булыр иде! «Әллә минем хатын-кыз горурлыгым калмады инде?» – дип тә уйлап куйгалый хатын. Әгәр чын ярату үзе булып чыкса?! Бу хакта уйлау күпкә яхшырак, күңеллерәк, рәхәтрәк. Ә уйламыйча гына атларың янында, аларның ялларын тарап, муеннарыннан сыйпап, тыныч кына йөрсәң... Тагын да шәбрәге: алдыңа карап, атыңны куаласаң гына!.. Тик нигәдер, гадәттә, атлар янында озаг­рак кайнашканнан соң, Гөлйөзем һәрвакыт, нилектән икәнлеген үзе дә төшенмичә, Барыен юксына башлый.

Атлар тынычландыру сәләтенә ия, җәя бавы кебек киерелгән нерв җепләре алар янында йомшарып киткәндәй була. Мө­хәм­мәтнең каннар кушылу фәлсәфәсе дигәндәй... Ат белгечләре моны ничек кенә хупласалар да, барыбер Хак Тәгалә, Табигать-әнкә кануннарына каршы килү ул. Һәр организмга яралганда ук табигый, ыру, кавем дисәк тә була торгандыр, әнә шундый геннар салынган була, ягъни туганда ук организм туксан процент генофонд – байлык белән туа. Ике кавем кушылу аркасында исә әнә шул генофондка зыян килә, алар буталышып бетәләр, ыгы-зыгы һәм чуалыш башлана.

Барыйдан җигәр өчен гарәп аты сорап йөргән, гомере буе атлар янында кайнашкан Сираҗи карт та, ат белгечләре дә белми иде бу кадәрлесен! Мондый атларны җигеп булмый, хәтта тимер арбаларга да. Колхоз кырында бәрәңге чүпләргә сәләтсез булган Казан кызлары кебек алар, – дискотекада кәҗә кебек сикерергә, таңга чаклы армый-талмый селкенергә мөмкиннәр, – бәрәңге чүпләүгә килгәндә – нуль! Арка-җилкәләре уклау кебек катачак!

Каннар кушылу бигрәк тә адәм баласының генофондна  нык тәэсир ясый: геннар буталышып бетәләр, имгәнешәләр, гарип­ләнәләр, нәкъ менә шуның аркасында аларның балалары гомер буе рухи яктан да, физик яктан да зыян күреп яши. Алай гынамы соң әле: элек акыллы бабаларыбыз, ул өйләндергәндә, кыз биргәндә, милләткә генә түгел, хәтта нәсел-ыруга да бик нык игътибар иткәннәр. Узган гасыр башында һәм аннан да алданрак затлы шәхесләр, генийлар әнә шул татар гаиләләрендә туган. Урыс инкыйлабы һәм төрле репрессияләр аларның башын кисеп бетергән. Шуңа күрә хәзер халык соры массага әверелеп бетте!..

Бер караганда, гади генә нәрсә кебек, ләкин алай ук гади дә түгел икән ләбаса! Халык сарык булдымы, аның җилкәсенә менеп кунаклаган җитәкчеләре дә шулкадәр оятсыз һәм намуссыз була. Ә «җитәкче» сүзе нәкъ менә шул «җилкә» дигән сүздән алынган да инде! Аксиома...

...Чит ил тормышын күреп кайту үзгәрттеме Мөхәммәтне, әллә Сиринә Самуиловнаның йогынтысы тәэсир итәме шулай, ни генә әйтсәң дә, ул, элеккеге кебек, Гөлчәчәкнең гүзәл образын тудырам да сөйгәнем белән кушылып, бәхет диңгезенә чумам дип, беркатлы, ләкин саф һәм ихлас уй-максатлар белән яна торган егет түгел инде хәзер. Һай, әйтүче, киңәш бирүче, һич булмаса, колагын борып: «Нишлисең син, егет кисәге! Араңны өз карт хатын белән, яшьлек мәхәббәтең зарыгып көтә ләбаса үзеңне!» – дип кисәтүче юк бит канә! Синең талантыңның нигезендә Гөлчәчәгеңә булган эчкерсез мәхәббәтең ята лабаса...

Юк шул, тана сөте белән генә керми шул инде ул!..

«Син – Барый Әкбәров»

Сираҗи карт бәрәңге бакчасында җан тәслим кылды... «Уфал­ла»сында өчәр кәрзин бәрәңге салынган ике капчык булган. Кул арбасының тәртә арасында килеш егылып үлгән карт. Йортында гомер буе «уфалла» тотмаган иде (ат җикте бит, кул арбасының кирәге булмагандыр инде) Сираҗи карт. Атын колхозга тапшыргач, каралты-курада арба ише нәрсәнең юклыгы бик тиз үзен сиздерде, кулы балта эшенә дә ябыша иде, арбаны үзе әмәлләде.

Шул көнне ул иртән, ат сорап, колхоз идарәсенә килгән булган. «Буталып йөрмә әле аяк астында! Ат юк сиңа!» – дип, аны бригадир кире борып җибәргән. Авылда сүз иясе белән йөрми, Сираҗи карт бәрәңге бакчасында кул арбасы тәртәсе арасында егылып үлгәч, әлеге, бер караганда, бик мөһим дә булмаган вакыйганы, – «бригадир» сүзен бар кеше дә белә, һәм һәммәсе дә нигәдер картка ат бирмәгән юньсез бригадирны түгел, ул чакта комбайн белән бала табу йортында йөргән Әкбәровны гаеплиләр иде: «Өчәр миллионлык чабышкы атлар – әрәмтамаклар асрап яткан «перси» авыл кешесенә бәрәңге ташу өчен кәҗә бәтие чаклы гына бер чирле атын да бирә алмаган! Оят кирәк! Сираҗи карт рәнҗеп киткәндер әле үзенә!

Сираҗи карт унике яшеннән колхозда конюх булып эшләмәгән булса, бер хәер иде әле! Оят кирәк! Җаны юктыр аның!»

Барыйның җаны да, күңеле дә бар. Әмма халык кайгысын урта буын җитәкчеләр генә түгел, хәтта зуррак түрәләр дә кендектән өскә таба җибәрмиләр иде шул инде... Кендек турысына җиткәч, шып тукталып кала ул, кендек чокыры аларның, гадәттә, бик тирән була! Ай-һай тирән, баш бармак кереп чумарлык!

Барый моның шулай икәнлеген үзе дә яхшы белә, кемдер әйткән яңа ачыш түгел ул. Тик кайдан белә – анысын тәгаен генә хәтерләми, күпме мәртәбәләр исенә төшерергә тырышып караганы бар инде, һич башына килми. Әллә авыл өстеннән очкан теге кара булмаган кара карга баласы каркылдап узды инде... «Син – Барый Әкбәров. Кеше кайгысын, аларның бетмәс-төкәнмәс моң-зарын кендегеңнән өскә таба җибәреп, йөрәгең белән кабул итмә! Син – Барый Әкбәров бит!»

Барыйның бу хакта уйланганы юк түгел: кендектән өскә кит­мәгәч, ул йөрәккә генә түгел, акылга да барып җитми ләбаса?!

Димәк, шулай кирәктер инде... Өстәвенә теге кара булмаган кара карга баласы да каркылдагач... Тик ул ямьсез тавышлы карга баласын Әкбәров барыбер атып үтерәчәк әле...

Аристотель адәм балаларының рәхәтен өч төргә бүлгән: ру­хи, тышкы һәм тән рәхәте. Өстәвенә һәр кеше дә дөньяга үз күзлегеннән карый. Мәсәлән, елгада тавык батып үлгән, ди. Меланхолик өчен бу – зур фаҗига, сангвиникка бу хәл кызык кына, флегматикның исә аңа исе дә китмәстер, мөгаен. Һәр кеше дә үзенең табигый казанында кайный, тышкы тәэсирләр генә аны ул казаннан тартып ала алмый. Күңел киңлегенең катгый чикләре бар. Хәтта бик тырышып җыйган белем дә әлеге чикләрне артык киңәйтә алмастыр. Иң зур рәхәтлек булган рухи рәхәтлек тә һәр кешенең рух көченә бәйләнгән. Бу рух көченең үлчәме гомер буе бер тамга югарылыгында торачак, өстәвенә томана гомере буе томана булып, акыллы үлгәнче акыллы булып калачак!.. Кешенең бәхете дә нәкъ менә шуның белән билгеләнә, кыскасы, бәхет кешенең эчке дөньясына үзе туганда ук салынып куелган була.

Сәламәт хәерче авыру байдан күпкә бәхетлерәк...

Безнең Барый әлегә сәламәт бай иде.

Борынгы фәлсәфәчеләр фикеренчә, талантлы хәерче талант­лы байга караганда хезмәт баскычларыннан күпкә югарырак күтәрелергә мөмкин. Чөнки ул ялагайланудан, тәлинкә тотудан һәм җитәкчелеккә ярарга тырышудан тарсынмый. Ул аңа өйрәнгән инде. Ә талантлы бай исә боларның барысын түбәнлеккә санаячак, корсагы кебек бүлтәеп торган горурлыгы аңа, иелеп, башка берәүнең ботинка бавын бәйләргә мөмкинлек бирмәячәк!.. Һәм нәкъ менә шуның аркасында ул арбадан төшеп тә калырга мөмкин...

Безнең Барый яшьтән үк хәерче дә түгел, әллә ни череп тә баемаган, әмма түгәрәк башлы, ягъни талантлы кеше иде. Борынгы заман фәлсәфәчеләре нишләптер мондый категория кешеләрнең киләчәк язмышлары хакында берни язып калдырмаганнар. Алдагысын күзаллау безнең Барыйга бераз кыенрак булыр инде. Берәр очраклык, язмыш очраклыгы ярдәм итеп куймаса. Белмәссең тагын...

Барыйның дөньяга үз карашы. Мәсәлән, аның уенча, горур­лыкның иң арзанлы төре – милли горурлык. Шәхес булган кеше кайсы милләттән булуы белән горурланып, барабан кагып йөрми, чөнки милләттәшләр миллионнарча бит! Шәхес булган зат үз милләтенең җитешмәгән һәм көчле якларын күрергә тырыша ул. Ә адәм актыклары, шәхси индивидлары зәгыйфь булу сәбәпле, тизрәк милләт саламына ябышып, быргы кычкыртырга керешәләр, дөбер-шатыр барабан сугып, шуның белән үзләренең табигый көчсезлекләрен һәм дә бушлыкларын тутырмакчы булалар. Мәсәлән, «Кукуруз» күмәк хуҗалыгына кергән мари авылында ничек «чуваш юкәләре» үсә алсын инде! Ә шулай дип җырлар җырлыйлар бит әле! Менә шул була инде ул иң арзанлы милли горурлык!..

Дөрес, мари халкы юкә үстерергә ярата. Кирәк ул аларга – мунчала ясап саталар, чыпта үрәләр, себерке ясыйлар.

Барыйның үзендә исә табигатьтән салынган горурлык бар иде. Гәрчә аның бу горурлыгын колхоз рәисе Хаҗи Әкбәров малае булу белән генә аңлатырга тырышсалар да. Хәер, Барыйның моңа исе китми. Горур дияләр икән яки түгел дип әйтәләрме – барыбер ләбаса! Гарәпләр, коллардан көлеп: «Кол белән шаяртып сөйләшсәң, арты белән борылыр», – диләр. Шаяртканны кабул итә алмый кол әфәнде, чөнки горур, имеш.

Ул намуслымы соң? Гомумән, нәрсә соң ул намус? Бу хакта моннан меңнәрчә еллар элек тә уйланганнар. Һади абыйлары Барый белән Мөхәммәткә юкка гына Ницше һәм Шопенгауэр тәгълиматларын тукымагандыр... Ул фәлсәфәчеләр дә моннан гасыр ярым элек баш катырганнар намус хакында, аның нәрсә икәнлеген аңларга һәм аңлатып бирергә тырышканнар. Тышкы яктан караганда, намус ул – башкаларның синең хакында ничек һәм ни дәрәҗәдә уйлавы, күңел байлыгыңа, мөмкинлекләреңә мөнәсәбәте. Субъектив намус исә кешенең нәкъ менә шул мөнәсәбәтнең ничек булуыннан куркуыдыр.

Бу тормышта кайнар өчен Барый Әкбәровка әнә шуларны белү дә бик җитеп ашкан. Тагын күз күрер әле...

Хәер, Барыйның авылны тау башына күчерергә йөрүе дә үзе хакында фикер тудырырга теләү түгел микән әле?.. Һәм бу фикер аңа болай капылт кына кайдан килеп кунды соң? Бу фикерне аңа кемдер «төртте» бит?!

«Абзый» чакырта

Кара булмаган кара карга баласы, бераз тернәкләнә башлау белән, үзен күрсәтергә кереште. Сәер һәм бик әшәке холыклы иде ул. Ояда чакта бүтән балаларны кыерсытып тәмам үзәкләренә үтә. Үсә төшкәч, болай да ташка үлчим холкы тагын да бозылды: явыз, усал иде, берәр нәрсә ошамаса, гел чукырга торды, бүтәннәрнең азыгын тартып алды, әллә нинди ямьсез тавышлар белән кычкыра да, җитмәсә! Әле монысы баласы гына булган икән. Менә берзаман бала каргалар да әткәләре-әнкәләре белән бергә, җим эзләп, басу-кырларга оча башладылар. Юллары авыл өстеннән уза. Карга халкының бер ишесе, ияләнгән гадәт буенча, юл уңаеннан гына кешеләрнең ишегалларына да төшкәли һәм, хуҗа-фәлән күреп өлгергәнче, тавыкларга куелган җимнәрдән дә авыз иткәли иде. Менә шундый чакта теге карга баласы иң беренче булып берәр кырый йортның ишегалдына чума һәм, тиз генә томшыгына азык эләктереп, аны кабып йотканнан соң, дөнья беткәндәй каркылдарга керешә. Әлбәттә, бу тавышка өйдән хуҗалар йөгерешеп чыга, башка каргалар тавык азыкларыннан сыйланмыйча кала.

Бу хәлгә кәефләре киткән карга көтүе аптыраганнан басуга юл тота. Ә теге мәхлук җан шат, канәгать, көтү алдыннан ул да басуга таба оча.

...Яхшы түгел дип, Барый Сираҗи картны күмәргә үзе дә барырга булды. Әүвәл бармам дип уйлаган иде, шундый чакта кеше күзенә күренеп (Сираҗи картның үлемендә авылдаш­лары карт­лыкны түгел, үзен гаепләүләрен сизенә ул), халыкның ачуын кабартып йөрисе килмәгән иде. Әмма, күмәр алдын­нан, җаен табып, мәрхүмнең карчыгы Галимә әбинең хәлен белеп, күмү мәшәкатьләре өчен шактый акча калдырып чыкты. Моңа – акчасыннан бигрәк, авыл хуҗасының аерым игътибарына – карчык кешенең бик күңеле булды. Төн саклаучы карчыклар арасыннан берсе Барыйга: «Бер атыңны жәлләгәнсең шул бичарага!» – дип төрттереп алгач, Галимә әби ахирәтенә ачулы карап, рәисне читкәрәк алып китте дә: «Үләр алдыннан, синең теге... бик каты чаба торган атларың янына барып кайтты. Гөлйөземнән сорыйм әле, берәр атын атланып карарга биреп тормас микән, ди. Барды, мәрхүм. Кайтканда бик күңелсез иде. «Карчык, малай чактан ат астында үстем. Аннары гомерем буе шулар янында чуалдым, минем күз карашымнан ни теләгәнемне аңлый торган иде ул хайваннар. Ә болар әллә нинди», – ди. «Нинди була соң ул әллә нинди?» – дип сорыйм. «Менә әллә нинди инде, – ди. Күз карашлары да безнең авыл атларыныкы шикелле түгел», – ди. Бик күңелсезләнеп кайтты, мәрхүмкәем. Шуннан, җанына урын таба алмыйча, бәрәңге казырга чыгып китте. Югыйсә каладагы балалар: «Көрәк тә тотасы булмагыз!» – дип кисәтеп киттеләр. Гөлйөзем атлары яныннан кәефе төшеп кайткач, мин дә каршы килеп тормадым инде, берәр көрәк казыр да үзе туеп ташлар әле дип уйладым. Кая инде ул сиксәнне куып барганда бәрәңге казулар! Чыгып китте бу гайрәтләнеп. Берзаман керми дә керми. Аптырап бакчага чыксам, җан биреп ята иде инде. Теле бар иде әле: «Андагы бер атның күзе зәп-зәңгәр иде бит, Галимә...» – дип пышылдады да күзләрен йомды. Халык, Барый улым, сине гаепләп сөйли, борчылма, синең тырнак очы кадәр дә гаебең юк. Зәңгәр күзле ат күреп сәерләнеп йөрде ул соңгы көннәрдә. Әҗәле килеп җиткән булгандыр инде. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмкәемнең...»

Галимә карчык белән сөйләшкәннән соң, Барый җиңел сулап куйды, күмәргә баруы да шуннан иде. Тик күңел дигәнеңне алай гына тынычландырып, ул рәвешле генә алдап буламы соң: авылдашлары ни уйлый икән соң бу хакта? Алар Галимә карчыкның сүзләрен ишеттеләрме икән, юкмы, баксаң, белми дә торганнардыр әле... Барый, Барый... Әллә нишләдең әле син! Элек халык фикерен санга суга торган кеше идеңме соң син? Ник болай үзгәрдең?.. Дөнья үзгәрттемени?! Әйе, шулайдыр шул, үзгәрткәндер... Әнә бит көн саен диярлек ауга чыккан буласың, бер аксак куян да атып алганың юк. Ә авылга бүреләр ияләшкән, ди. Бүреләре дә әллә нинди аның хәзер, замана бүреләре... Элеккеге бүреләр, авылга килгәч, кәҗә-сарык очрата алмасалар, бәйдәге этләрне булса да буып ыргытып, күңелләрен басып китәләр иде. Ә болары этләр белән дуслашкан дип сөйлиләр! Шаклар катып үләрсең: бүре белән эт дуслашкан! Замана бүреләре, замана этләре шулай буламы икәнни әллә дип аптырап сөйләшә халык. Кеше кешегә бүре булган бу чуар, болгавыр заманда диген әле син аны!

Барый әлеге замана бүреләренең башында бала башлы теге бүре торганлыгын сизенә иде. Күңеленә шом иңде Әкбәровның... Хәерсез, начар шом...

Мөхәммәтнең әтисе Уразмәт агай элек әллә нинди хәйләкәр капкыннар эшли иде, хәзер ул күптән пенсиядә инде. Аның урынына калган телсез Габдерәхим дә яхшы капкыннар ясый белә белүен. Тик ул – киребеткән, үҗәт адәм – сүзне тыңлармы икән соң?.. «Кукуруз»да хуҗалык рәисенең сүзләренә төкереп тә бирми торган бердәнбер кеше ул. Урынына тимерче тапса, Барый аны күптән чыгарып аткан булыр иде, тик хәзер яшьләрнең тимерче булып керәселәре килми, күрек янына кемне бастырасың ди! Әнә ул бер читтә тракторчы Галләм абзыйга кызып-кызып куллары белән нәрсәдер аңлата. Тегесе, әллә аңлап, әллә аңламыйча гына, «әйе» дигән кыяфәт чыгарып, башын селкеп тора. Капкыннар турында телсезгә Галләм аша әйттереп карасынмы соң? Барыйны әлеге уйларыннан колхоз идарәсеннән килгән кизү кыз бүлдерде:

– Барый абый, телефонограмма бар! – диде ул һәм учына кәгазь тоттырды.

Ул язуны, укып та тормыйча, кесәсенә тыкты да күрше өйнең капка төбендә торган машинасына таба атлады. Быел мәктәпне тәмамлап колхозда эшкә калган кыз – тракторчы Галләмнең кече кызы Зәринә – аның артыннан теркелдәде һәм Барыйдан алданрак машинага кереп утырды. Барый моны күреп әүвәл, машинага утырып та тормыйча, идарәгә җәяү генә китеп бармакчы иде (бу сәер кыз – үзе балкашыгына салып йотарлык чибәр, матур кыз бала – инде берничә айлап булыр, кирәксә-кирәкмәсә дә, рәис абыйсы тирәсендә чуалырга ярата, халык телендә теләсә нинди чыш-пышлар китереп чыгарырга менә дигән сәбәп инде! Җитмәсә, арттан атасы да карап калды!..), аннан соң әллә яхшысынмады, әллә капка төбендә өелешеп торган халыкның: «каракның бүреге яна, ләкин сиздермәскә тырыша», – дип тел чарлавыннан курыкты – машинаның ишеген ачты һәм, дорфа булырга тырышып:

– Мин идарәгә бармыйм бит! – диде.

Алгы утыргычка кереп кунаклаган кыз әүвәл шундый матур, самими итеп елмайды, аннары, каушаган кыяфәт чыгарып:

– Абау, Барый абый, шулаймыни! Мин белмәдем бит, – дигән булды да шуның артыннан ук кура җиләге кебек кызарып пешкән калын иреннәрен бүлтәйтте: – Ничек бармыйсыз? Сезгә тиз арада идарәгә килеп җитәргә кушылган бит анда. – Кызның телефонограммага ишарә итүе иде, күрәсең.

Хуҗа кеше кесәсеннән кәгазь кисәген тартып чыгарды. Аңа бер сәгать эчендә Казанга килеп җитәргә кушылган, кул куючы­сы Мөхәммәт, постскриптум белән: «Синең язмышың хәл ителә­чәк!» – дип тә өстәгән. Барый аптырап тамагын кырып куйды да машинасын кабызды. Янәшәсендә бәхетле елмаеп утырган кыз янә телгә килде:

– Сираҗи бабайның үлемендә сине гаеплиләр, Барый абый.

– Мин причём? – дип куйды Барый аңа каршы, ул әле һаман, бик тырышып, Мөхәммәттән алынган ашыгыч хәбәр хакында уйлана иде. Ләкин кызның әлеге сүзләре аны мизгел эчендә айнытып җибәрде: – Ничек мине? Мин нишләгән аңа!

– Мин үзем дә шулай уйлыйм, авыл халкы әшәке телле безнең! Ә мин үзем менә син... Сез гаепледер дип уйламыйм! Ипидер менә!

Барыйның әлеге сүзләрдән көләсе килеп китте, кыз үзе дә, фикер йөртүе дә артык самими тоелды аңа. Иң кызыгы шул: бу кыз бала ни өчендер Барый абыйсына ярарга тырыша бугай.

Монда ниндидер сер дә булырга охшап торган кебек.

– Ә син нәрсә дип уйлыйсың соң?.. – Барый беркавым аның исемен хәтеренә төшерергә тырышып торды. Кыз моны сизеп ярдәмгә үзе килде:

– Зәринә мин.

– Әйе, Зәринә.

– Мин нәрсә дип уйлыйммы? Ә мин уйлап та тормыйм, чөнки беләм бит.

– Нәрсә беләсең соң син, Зәринә?

– Төссез күзле ат күргән ул, шуннан курыккан. Аннары шул турыда уйлап йөргән-йөргән дә куркуыннан йөрәге ярылып үлеп тә киткән бабаең... Менә шул гына...

– Төссез күзле түгел, Галимә апа әйтә, зәңгәр күзле, ди... Бәлкем, тозсыз күзледер...

Кыз, аның үзен ирештерүен аңламаганга салышып:

– Ул атларның күзләрендә нур юк иде, дигән Сираҗи карт, – дип сүзен дәвам итте.

Барый үзенең нигә сүз кыстыруына үкенеп куйды, тизрәк әлеге әңгәмәгә нокта куясы килептер, тамагын кырды, бүтән җавап биреп тормады. Бу кызчык аның эчен пошыра башлады. Шөкер, идарә каршысына килеп җиттеләр. Хәйран кызу барган машина кисәк кенә туктауга, кыз бала, алга таба тартылып, маңгае белән тәрәзәгә төртелеп алды. Чык иткән тавыштан Барый куырылып килде, аның үзенә дә бик уңайсыз булып китте. Ул хатасын төзәтергә уйлады бугай, уң кулын Зәринәнең җилкәсенә салып, үзенә табарак тартты, сул кулы белән маңгаена орынды.

– Бик каты авырттымы?

– Сезнең кул тигәч, авыртуы бетте, – диде кыз, күзенә атылып чыккан яшьләрен сөртә-сөртә.

Әлеге сүзләрдән соң Барый дорфа гына кулын тартып алды да машинадан төшеп китте. Ачуы килсә дә, нигәдер күңеле булып, егетнең ирен читләренә елмаю кунып маташа иде. Ул, шуны Зәринәгә күрсәтмәс өчен, абына-сөртенә, идарә ишегенә таба атлады.

Мөхәммәт

Италиядә йөреп кайтканнан соң, Уразмәт абый малаен алыштырып куйдылармыни! Элеккеге Мөхәммәт түгел инде ул, Байтимер малаеннан кабыгы гына калгандыр кебек. Элек сүзгә шактый саран булган егетебезгә тел керде: хәзер ул, кирәксә-кирәкмәсә дә, тик тора алмый, сөйләвен белә, ләкин шунысы шаккатмалы: сабыр холыклы, җитди Мөхәммәт хәзер бар нәрсә хакында да иркенләп сөйләшергә, вак-төяккә дә игътибар итеп, шул турыда бертуктамый сәгатьләр буе сөйләп торырга мөмкин. Егетнең Гөлчәчәк белән мөнәсәбәте элеккечә калды. Хәер, элеккечә дип... Әйе, алар нәкъ элеккечә сирәк күрешәләр, шул гына.

Әллә сөюләре платоник мәхәббәткә әйләнеп бара инде? Мөхәм­мәтнең үз фикере буенча, иҗат кешесенә тегесе дә кирәк, монысы да мөһим дигәндәй. «Тегесе» аңлашыла, ә «монысы» ни була соң аның?.. Сиринә Самуиловнадыр инде?.. Кызык бу хисләр дигәнең... «Тегесен» сагыну, юксыну бар, «монысына» исә ияләнеп, күнегеп килә түгелме?.. Бу куркыныч бит, бу коточкыч хис ләбаса! Җәтмәгә эләккән чуртан кебек чәбәләнәсе, бәргәләнәсе генә калган түгелме соң инде?..

Ләкин тормыш болай дәвам итә алмый бит! Нәрсә булса да хәл итәргә кирәк. Башыңны дуракка салып йөрсәң, Гөлчәчәгең дә чыгымлый башлар әле. Хәер, чыгымласа соң... Чебен дулап тәрәзә вата алмастыр. Ул – иҗат кешесе бит, аңа үсәргә кирәк, тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешергә кирәк. Ул боларның барысын да киләчәк хакына, Гөлчәчәк хакына эшли ләбаса!

Соңгы очрашуларында ул Гөлчәчәккә шундый фәлсәфәсен «төрт­те». Ләкин кыз да аптырап калмады: «Синең иҗатыңа комачаулармын дисеңмени?» – дип сорады аның бу нигезсез дәлилләренә каршы. «Әлегә миңа кайнарга, бөтерелергә кирәк, как белка в колесе! Сиңа игътибарым җитмәячәк. Син үзең үк үпкәләячәксең бит аннан соң».

Мәхәббәт әллә чынлап та сукыр була инде, кыз Мөхәммәтнең бу сүзләренә ышанды һәм хәтта аның белән ризалашуын да белдерде бугай әле.

Тик нәрсә белән ризалашуын үзе дә аңлап бетермәде. Мөхәммәт өчен дә сер бу. Ләкин рәссам егет үз гомерендә беренче тапкыр «серне» аңларга тырышып азапланмады. Шул килеш кенә узды да китте. Чөнки бу аның файдасына иде бит.

Ни әйтсәң дә, Сиринә Самуиловна яшәгән дөнья аңа күбрәк ошый. Иҗаты бара, дәрәҗәсе үсә. Тора-бара әлеге мөнәсәбәтләр, дөресрәге, рәссам егетнең мондый яшәү рәвеше шундыйга әйләнеп китте ки, күңеле, йөрәге Гөлчәчәк белән рухланып, яңадан-яңа яхшы, уңышлы картиналар яза, ә ул картиналар исә нәкъ менә Сиринә ханым аркасында уңышка ирешә, дөньяга чыгып, зур бәяләр ала торалар. Тормышта мондый конструкция-төзелешне бик теләсәң дә махсус уйлап чыгарып булмый торгандыр. Ә бу нәрсә исә үзеннән-үзе шулай килеп чыкты һәм, Мөхәммәткә бик ошаса да, барыбер аны күпмедер дәрәҗәдә куркыта, өркетә. Кыскасы, ике «илһамчысының» берсен югалту уе белән куркып яши башлады егетебез... Тик кайсысын алданрак югалтыр, әллә икесен дә берьюлымы?.. Бу сорауга хәзер генә берничек тә җавап биреп булмый, һәм хәзергесе вакытта сорау җавап көтми дә кебек. Мондый очракта адәм баласы башын дуракка салса яхшырак... Мөхәммәт Уразов шулай итте. Теге сорау җавап белән ашыктырмаса да, яшәешнең үз кануннары бар: рәхәтлек бушка килми, соң чиктә барыбер аның өчен җавап бирергә туры киләчәк. Мөхәммәт тә икегә бүленеп, ике тормыш белән яши башлады. Ә мондый халәт берәү өчен дә рәхәт нәрсә түгел һәм алай була да алмый. Егет күңеленең ике катлылануын ахыр чиктә үзенең һөнәре белән бәйләп аңлатырга азапланды: ул – иҗат кешесе, иҗат кешесенә бар да килешә... Һәм, бер караганда, ул хаклы да кебек иде шикелле...

Хәер, бер караганда гына микән... Иҗат кешесе өчен беренче нәүбәттә аның иҗаты тора. Мөхәммәт яшәгән җәмгыятьтә исә тормышның язылмаган кануннары аеруча кырыс. Йә иҗат, йә гаилә баткаклыгы... Чын талант өчен бигрәк тә шулай бу. Уртакуллар өчен исә чыгарылмалар шактый. Алар трактор кебек бара, шуңа күрә артларыннан да, гадәттә, чокыр-чакыр гына кала. Алар шул чокырларны күл урыннары дип уйлап, гомерләре буе шунда су тутырып интегәләр, үзләренчә төнбоеклы, астында салкын, саф чишмәләр тибеп ятучы күл ясыйлар, имеш, күл тирәли гәҗәп матур камышлар утыртып чыгалар, имеш... Күл әйләнәсендәге шыксыз куаклыклар аларга нәфис тал агачлары булып күренә. Аннан соң шул талларда тырыша-тырыша сандугач сайратырга керешәләр. Андыйларның колаклары бака тавышы белән сандугач тавышын аермый. Һәм аларны тыңлаучылар да бака сайравын сандугач җыры итеп кабул итәргә мәҗбүр ителәләр. Бу шундый ил ки, кемнеңдер әмере, ихтыяры белән бака тавышы сандугачныкына, сандугач сайравы бака тавышы кебек яңгырарга гына түгел, нәкъ менә шулай итеп кабул ителергә мөмкин. Үзең җайлашмасаң, бу ил синең көеңә мәңге җайлашачак түгел!..

Әлбәттә, бу фикерләр, мондый уйлар Мөхәммәт Уразовның тормыш фәлсәфәсе түгел, егет әлеге теория белән яшәми. Тик нәкъ менә шул фәлсәфә кысаларына башын тыгып барганлыгын аңлап та, төшенеп тә җиткерми әле ул. Сиринә Самуиловна ярдәмендә аның иҗаты шактый шома юлдан тәгәри әлегә.

Бүген ул шактый зур түрә абзыйның шәһәр читендәге коттеджында кунакта. Садыйк Сираевич өч катлы йортының икенче катына Мөхәммәт язган картиналарны гына эләргә карар иткән. Рәссам егет бүген чираттагы эшен алып килде. Хезмәтенә долларлар белән түләнә. Тормышта монысы да әһәмиятсез түгел. Үзең язган шәп картинадагы урман һавасы белән тамак туйдырып булмый. Ул болай чын урманга охшап торса да, андагы гөмбә, җиләкләрне авызга кабып булмый.

Садыйк Сираевич менә-менә үзе дә кайтып җитәргә тиеш. Хатыны аны өйдәге ике пешекче һәм хезмәтче ир белән калдырып, үзе тиз генә массажга барып киләм дип китте. Мөхәммәт, хуҗалар юклыктан файдаланып, мәдәният йортын хәтерләткән ихатаны карап йөрде. Ачуым килмәгәе, мондагы бәдрәф тә аның бер бүлмәле фатиры чаклы гына бар. Кыскасы, шаккатмалы иде бу йорт, ханнар сарае кебек иде. Тик шунысы гаҗәп: өй эчендәге байлыкка сокланып йөрсә дә, Мөхәммәт бу хәлне артык исе китеп, йә булмаса кара көнчелек белән көнләшеп кабул итмәде, чөнки егетнең күңелендә үзе сәер, үзе шактый кыю булган әллә нинди генә бер тойгы кереп урнашкан: әйтерсең ул, нәкъ шундый ук коттеджыннан чыгып китеп, күршесенә хәл белергә генә керде. Каян килде күңеленә шундый мәгънәсез, аңлашылмаслык тойгы – бер Алла белә! Хәер, үзе чамалый шикелле: Италиядә бик уңышлы күргәзмә уздырып кайтты бит.

Сиринә Самуиловнага мең рәхмәт: әлеге сәяхәттән соң Уразов ике башка үсеп китте. Шуның артыннан ук аңа, күргәзмә оештыруын яки катнашуын үтенеп, төрле төбәкләрдән кызыклы тәкъдимнәр ява башлады, иң кызыклылары, әлбәттә, Мәскәү, Петербургтан һәм Идел-Кама филиалыннан иде.

Егеткә моңарчы булмаган, бу көнгә чаклы татып карамаган ышаныч иңгән кебек булды! Ләкин бу ышаныч үзе генә яши алмый, ул Сиринә Самуиловна белән янәшә. Кәкре каенга терәткән терәү кебек, бу хатын аны җил-давылдан саклап тора. Йа Хода, мондый хисне нигә син адәм балаларыңа тәпи йөреп китүгә үк салып куймыйсың соң?! Искиткеч зур хис икән бит ул үз-үзеңә, иртәгесе көнеңә ышаныч булу, алай гына да түгел: үз сәләтеңә ышаныч булу хисе. Бу җәмгыять беренче нәүбәттә бәндәләрендә әнә шул хисне үтерә, сытып изә, таптый бит! Кабыкка әйләндерә адәм балаларын ул хиснең зәгыйфь булуы. Хәер, Сиринә Самуиловна булмаса...

Мөхәммәт, яңа алып килгән картинасын эләргә дип, уңайлы урын эзләп маташа иде. Ишек ачылып китеп, зал аша икенче бүлмәгә бер күләгә шуышып узган кебек булды. Беркавымнан әлеге «күләгә» юыну бүлмәсендә бик озак су агызды, аннары гына әлеге күләгәнең иясе үзе пәйда булды: ул хуҗа кызы студент Әлфия иде. Ташкурчак кебек матур бу кыз белән Мөхәммәт күптән таныш. Әлфия-Аля да рәссам булырга әзерләнә. Шуңа күрәме икән, алар Мөхәммәт белән аеруча дуслар.

– О, как красиво! Нинди матур! – дип телне шартлатты кыз, Мөхәммәтнең яңа картинасын күргәч.

– Менә, куярга урын эзлим.

– Ты меня обижаешь, сэр. Бу эштә минем специалист икән­легемне оныттыңмыни? Хәзер, хәзер. Ике тәрәзә арасында буш урын барын бар да. Тик анда ярамый, әти, ул як – кыйбла ягы, ди, картиналар эләргә кушмый. Слушай, карале, монда урын да калмаган икән бит!

Мөхәммәт иңбашларын сикертеп алды да сүз булсын дигәндәй генә:

– Икенче катта урын юк микән? – дип куйды. Никтер ул бу кыз янында каушый, малайлар кебек кызарырга гына тора. Беренчедән, егетне кызның чибәрлеге каушатса, икенчедән, кыюлыгы, холкының алдан аңлап булмаслык кискенлеге, көтелмәгән капризлар чыгарырга яратуы шүрләтә. Әүвәл, танышкан шәпкә, мине шәрә килеш сурәткә төшер дип, Мөхәммәтнең теңкәсенә тиде. Моны ишетүгә, Мөхәммәтнең күз алдына шундук Садыйк Сираевич килеп басты. Ул аның хәтта күз карашына чаклы тойды. Әлеге бакыр төсендәге караш борын тишекләреннән кереп китеп, ашказаннарын әйләндереп чыгарырдай усал, авыр иде. Мөхәммәт, яныннан бәйләнчек черкине кугандай, үзе дә сизмәстән кулларын селти-селти, аның тәкъдимен кире какты. Бәхеткә күрә, алай ук бәйләнчек түгел икән.

– А зачем нам второй этаж? Икенче этажның нигә кирәге бар? – дип, кыз стенага сөялеп торган картина янына атлады. – Минем бүлмәгә куябыз аны. Гаҗәеп урман сурәте бит! Мин урманны яратам! Тик нишләп синең урманнарың һәрвакыт карурман кебек? Бер киселгән агач юк анда, урманга кереп китүче сукмак-юллар да булмый. Шүрәлеләр генә яши торган серле урман шикелле?

– Әтиеңнең заказы шундый.

– А, понимаю тогда... Аңладым, аңладым... – Аля-Әлфия ике телне дә яхшы белә, тик еш кына аларны чиратлаштыра яки шуның артыннан ук икенче телнең тәрҗемәсен дә кабатлый иде. – Соңгы вакытта кешеләрдән качасы килә башлады бугай аның. Карурманга кереп булса да. Андый урманнар юк хәзер. Мин бүген урманга бардым. Фу! Мусор оясы! Ну только бүре күрдек! О, нинди усал иде ул! Так страшно было!

– Бүре? Ничек сиңа ташланмады соң ул?

– А меня спасли! Один рыцарь! О, шәп егет!

Әлфия, кесәсеннән фоторәсем алып, Мөхәммәткә сузды. Ба­рый­ның Гөлйөзем белән парлашып төшкән фотосурәтен бая машина эченнән эләктергән иде бу ут кыз. Мөхәммәт, фоторәсемдәге таныш йөзләрне күргәч, чак артына утырмады, аңа таба бәхетле елмаеп, сыйныфташы Барый белән сөйгәненең сыңары Гөлйөзем карап тора. Егеттәге үзгәрешне үткен кыз шундук сизде һәм, серне чишүен үтенеп, Мөхәммәткә чат ябышты: әйтсәң дә әйтәсең, әйтмәсәң дә әйтәсең!..

– Бу егетне беләм бугай мин, – диде Мөхәммәт, бераз ялындырыбрак. Әлфиягә шуның кадәресе дә бик җиткән иде: тәгаен белә һәм әйтәчәк!

– Үземә әйтәсеңме, әллә әтигәме? – дип, кыз шундук һөҗүмгә күчте. Бу егеткә рәхмәтле генә түгел, бу егет аның күңеленә үк кереп калган, күрәсең. Мөхәммәт кызның ут кебек ялкынланып яна башлаган күзләренә игътибар итеп шүрли үк башлады. «Ни булган болар арасында?» – дип куркынып уйлап куйды ул. Әлфия дә аның эчке уйларын сизми калмады, ахрысы, шундук мәсьәләгә ачыклык кертергә ашыкты. «Я должна его отблагодарить! Мине бүредән коткарып калды бит ул!»

Мөхәммәт бераз йомшара төшеп, киеренкелек сүрелә башлады.

– Однокашник бит ул минем. Барый Әкбәров. Син булган як­ла­рның хуҗасы.

Егет сизми дә калды: кыз ни арада йөгереп тә килде, ни ара Мөхәммәтнең муеныннан кочаклап, битеннән үбеп тә алды. Егетнең шул як бите ут кебек ниндидер тәмле, татлы рәхәтлек биреп янарга кереште. Күргән шәпкә үк ул кызда ниндидер үзгәреш барлыгын сизгән шикелле дә иде, артык игътибар гына итмәгән булган, күрәсең. Бу үзгәрешкә Әкбәров сәбәпче икән ләбаса! Кайдан күрешкәннәр дә ничек табышканнар диген! Берсе авылда, икенчесе – Казан кызы, җитмәсә, кемнең кызы әле! Әгәр Садыйк Сираевич боларның кырын эшләрен сизсәме?! Бетте Әкбәровың! Ул аны тереләй җир астына күмдерәчәк! Чөнки бердәнбер сөекле кызының әтисе «партиясенә» туры килгән шәп егет белән танышкан көннәре генә бит!

Тәртә арасыннан чыгып киткән кызының муенына камыт киертергә исәпли бугай!.. Нәкъ шулчакта арага Барый килеп кысылсамы? Һе, тегермән ташы арасындагы кибәккә әй­ләндерәчәкләр Барыйны. Әлеге уйлардан соң Мөхәммәт үзенә урын таба алмый башлады, җиңелчә генә башы әйләнергә кереш­те. Тагын кыз үзе ярдәмгә килде, ул яңа картинаны алды да, икенче кулы белән егетнең җиңеннән эләктереп, югары катка таба әйдәде:

– Әти кайтканчы урнаштырыйк әле моны. Сюрприз сделаем ему.

– Ә син Барый белән ничек таныштың соң?

– Алайса, мин сезнең як урманына барып чыккан булам инде? Надо же!.. Танышуын танышмадым әле мин аның белән. Якыннанрак син таныштырсаң гына инде?

Мөхәммәт җиңел сулап куйды: өлгермәгәннәр әле, димәк...

– Не могу жить ни с тобой, ни без тебя, дисең инде, алайса?

Бу мизгелләрдә Мөхәммәтнең сүзне шаяртуга борасы килүе аңлашыла иде. Әлфия аңа каршы бары:

– Великая вещь – любовь! – дип кенә куйды.

– Егетең бар бит синең? Шаһмәлиев малаен кайда куясың?!

– Шаһмәлиев – чмо!

– Әтиең сизсә?

– Любовь и кашель не скроешь инде.

Словно солнце горит, не сгорая, любовь.

Словно птица небесного рая – любовь.

Но ещё не любовь – соловьиные стоны.

Не стонать, от любви умирая, – любовь!

Әлфия дә Хәйямне яттан белә икән, ул, елмаеп, Мөхәммәт­кә таба күтәрелеп карады да көр тавыш белән шигырь укырга ке­реште:

В этом мире любовь – украшенье людей,

Быть лишённым любви – это быть без друзей.

Тот, чьё сердце к напитку любви не прильнуло,

Тот – осёл, хоть не носит ослиных ушей!

– Каты әйттең син, – диде Мөхәммәт. Садыйк Сираевичның кызы ташкурчак кебек булса да, ул элек уйлаганча буш кыз түгел. Мондый әңгәмә рәссам егеткә ошый иде, ул кабат хәтер чарлагында эзләнергә кереште һәм аннан, Тукайны «табып алып», янә кызны шаккаттырмакчы булды:

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь,

әйтегез, рухланмаган?

Байроның, Лермонтовыңмы,

Пушкиныңмы – кайсысы?

Файдасыз бер ит кисәгеннән

гыйбарәттер йөрәк–

парә-парә кисмәсә

гыйшык-мәхәббәт кайчысы!..

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,

ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта!.. –

дип куйды кыз.

 Гаҗәпләнүдән Мөхәммәтнең күзләре маңгаена менеп кунак­лады.

– Ну ты даёшь, – дип, соклануын белдермичә кала алмады ул.

– Нәрсә, мине Садыйк Сираевичның юлдан яза башлаган бер иркә кызы дип кенә уйлаган идеңме әллә?

Кыз шулай диде дә сабыйларча ихласлык белән рәхәтләнеп көлә башлады. Самими, эчкерсез көлү иде бу. Һәрхәлдә, Мөхәммәткә шулай тоелды. Хәерлегә булсын. Тик хәерле дигәнең нәрсә була торгандыр инде тагын...

Тәкъдим итү: