Әлдермешкә
Әлдермешне усал авыл диләр,
Усал диләр Дөбьяз, Битаман.
Дошманына башын исен мени,
Һәрвакытта каршы торылган!
Урыс Иван, исенә төшкән саен,
бу якларга таба яу чапкан.
Күпме киселсә дә татар башы –
Каршы көрәшерлек көч тапкан.
Монысы тарих инде, чукынсын!
Белгәннәре дога укысын.
Әлдермештә кызлар күзлим дигән, –
Егетләре усал, – аң булсын!
Усал дигән тамга сугып кына,
Тез чүткереп булмый халыкны.
Кызлар чибәр якта шулай була, –
Егетләре гаярь холыклы.
Чишмә суларыннан авыз ит син,
Кунак булып килсәң әгәр дә.
Әлмәндәргә сәламеңне бирсәң,
Тарымассың яман хәлләргә!
Авыл холкы судан килә диләр,
Чишмәләре Ходай куйныннан.
Әлдермәнең даны зур, югары –
Ә монысы Әмир Буыныннан!..
Әлдермешне юаш авыл диләр,
Юаш диләп Дөбьяз, Битаман.
Ни булса да, шуны беләм, шөкер –
Бу якларга сагнып кайталам!..