рәсми сайт

Куласа...

Атланды дөнья җилкәмә –

Салындырып аягын.

Сыртымдагы шул йөк белән

Киләчәккә барамын.

 

И, кызулый, куалый ул

Җилкәдә авыр йөге.

Кайсы арттан эткән була,

Кемдер буталып йөри.

 

Дөнья йөген кемнәр салды

Мин татар җилкәсенә?

И, Каумем, син кайларда

Күтәрик әле бергә!

 

Мин Тукай булалмадым,

Яшьли дә үләлмәдем.

Күпме гизеп дөньяларны,

Бер читен күрәлмәдем.

 

Ни салынган бу биштәргә,

Ташлый алмыйм белсәм дә...

Өч тиенлек хакыйкатьне

Кем утыртты җилкәмә?

 

Мин Тукай булалмадым,

Яшьли дә  үләлмәдем.

Күпме канат җилпесәм дә

Йолдызга җитәлмәдем.

 

Телем-телем тел кисәләр...

Элеп тә киптерәләр,

Һәм аннары тәлинкәдә

Патшага китерәләр...

 

Киссәләр кисәрләр шунда...

Мәгәр бик кызык булса!..

Бүген – безне! Ә иртәгә...

Дөнья бит ул куласа...

 

Тәкъдим итү: