Рух
Марсель Галиевка
Күбәләкнең канатына Илаһ
Ука белән язган сурәне
Укыгандай, тылсымланып калам,
Каян таба энҗе сүзләрне?!
Сүз тоягын җилле уйната ул,
Сүзгә маһир җаннар тоемлар;
Каләм очларыннан күкрәп тама,
Ул дигәнче туган тойгылар.
Бизәк ясый каләм, һәмма сүздән
Сулый җөмлә, хисләр тулышкан.
Чатыр тавы янә бер үсенеп,
Ияренә Айны утырткан.
Галиләргә гади булу кирәк –
Төшеп килә Чатыр тавыннан.
Күкләр тәмен татып, кайтып килә,
Рухи баеп, туган ягыннан.
Гади генә Гали үзе болай,
Милли рухның җаны, үзәге!
Белә микән шуны: туган телгә –
Ходайның ул сирәк бүләге!..