Көрәшчеләр кирәк дигән идең
Равил Фәйзуллинга
Көрәшчеләр кирәк дигән идең,
Алар кирәк әле бүген дә.
Китәсез дәмени, аккошлар дип,
Берәү йөзә Аккош күлендә.
Аккошларны эзләп йөрүмени,
Аһәңнәре һәрбер шигърендә.
Йөзү-көрәш аң холкы инде,
Мәйдан тоту исә фигълендә.
Аккош күле алай моңсыз түгел,
Дулкын-дулкын монда шигърият.
Күл төбеннән мәрҗән эзләр өчен
Синдәгедәй гаярьлек кирәк.
Биеклеккә гашыйк шоңкыр бит син,
Эльбруска барган идең шулай!
Таулар түзәлмады холкыңа –
Аяк сындырып кайттың бугай.
Нишләтәсең: Ходай шулай кушкан,
Бөркетләр очар өчен туган.
Шулай шигъри өчен туган.
Шулай шигъри кенәзлектә генә
Йөзәргә язсын иде туган.