рәсми сайт

Унҗидегә җиткәч тә

Рәйсә ханым Юсуповага

 

Унҗидегә җиткәч тә,

Үчекли тора язмыш.

Илһамын уятырга

Йа, Хода, үзең булыш.

 

Тәгәри еллар һәм вакыт,

Һәр җөмлә яңа сулыш.

Илаһи җанны суытмаска

Йа, Хода, үзең булыш.

 

Исемнәрең кем куйганмы?

Кем куйса да килешә.

Тынгысыз җан, олы йөрәк,

Юсупова Рәйсә!..

Тәкъдим итү: