рәсми сайт

Тимерче әтиемә

Балта остасы  син менә дигән,

Коеп куйган маһир тимерче.

Безнең капка ябылып тормады:

‒ Зыя, атны дагалап бирче!

 

Тимерче һәм балта осталары

Безнең нәсел гомер гомердән.

Дөнья каты,

Бу малай да каты булсын диптер,

Чүкегәнсең мине тимердән...

 

Дагалале, әти, Дөньяны да,

Аяк асты бигрәк бозлавык.

Тая-тая, көрәшеп яту әле –

Кошларда бар ирек, бездә юк...

 

Бу Мәскәүне дагалале, әти,

Кайчакларда таеп киткәли.

Авызлыгын кигертте дә, хәзер

Алга бар син диеп типкәли..

 

Йә булмаса, малаеңа тапшып

Чүкеч, сандалларны бир әле.

Аяк асты яман тайгак һаман,

Миңа да бер чыгар кирәге...

Тәкъдим итү: