рәсми сайт

Теләк

60 еллык юбилее уңаеннан юл фаҗигасендә һәлак булган шагыйрь дустым Фәиз Зөлкәрнәйнең якты истәлегенә багышлыйм.

Иркә ханым һәм балаларына бәхетле тормыш телим.

 

Иркәли дә әүвәл дөнья,

Аннан соң китереп суга!

Ак җәймә дия иде,

Кузгалсам әгәр юлга.

 

И Дөнья!

Кызларымны иркәли син,

Мин юк бит инде сиңа!..

Оныкларны ркәләле:

Тач охшаганнар миңа.

 

Иркәләде мине язмыш,

Иркә малай идем шул,

Ә бу юлы нигәдер...

Ак җәймәсез иде юл!..

 

Иркәлә син гаиләмне,

Ә шигырьне кирәкми!

Хәзер үзе төннәр буе

Сөйгәнемне иркәли.

 

Иркә булып чыкты җан да,

Яннарыннан китәлмыйм.

Кул сузамын иркәләргә

Тик нигәдер җитәлмыйм...

Тәкъдим итү: