рәсми сайт

Халык белән сарык бик килешле

***

 

Халык белән сарык бик килешле

Рифмалашкан ошбу заманда,

Телен кискәч, сүзен әйтәлмичә

Адашкан, ди, татар Казанда.

 

Бурлагы да, улагы да – һәммә

Ябырылды шәһре Казанга!

Баксаң, сере гади генә икән:

Майлы ботка пешә казанда...

 

Майсыз килеш тәмсез булса мәгәр –

Җир мае күп татар илендә!

Нифте белән бергә суыралар

Җелеген дә, туган телен дә!..

 

Тарихи вә бик борынгы нәсел,

Дөнья белән бергә яралган!

Ярый инде...

Тел астыңа салып куярлык

Туган телең саклап калалсаң!!!

Тәкъдим итү: