рәсми сайт

Хәтердәге Ватан иксез-чиксез!

***

 

Хәтердәге Ватан иксез-чиксез!

Шанлы дәүләтнеңме җирләре?!

Инде Кытай тарафына исә

Ибир җиле, Себер  җилләре...

 

Кабык кына калды урыстан да,

Кибәк булып оча җилләрдә.

Сөтләр кипте инде, Ватан калды

Һәм оныгым йомшак биләүдә.

 

Тарих агай милләт кабыкларын

Кагып тора һаман сыртыннан.

Җирнең җелегендә корыч борау,

Байлык ага себер йортымнан.

 

Чит телле һәм төрки җирле Себер

Караш иңләмәслек далада.

«Чукыныгыз!» инде дигән кебек

Качып китеп бара тайга да...

Тәкъдим итү: