рәсми сайт

Мәсгүт Имашев

Мәсгүт Имашев

Зиннур белән мин ул яшь чакта «Татарстан» радиосында эшләгән вакытында ук танышкан идем. Сиксәненче еллар ахыры бу. Әдәбият-сәнгать бүлегендә мөхәррир иде Зиннур анда. Шул чактан бирле З.Хөсниярның иҗатын күзәтеп барам. Баштарак ул укучыны хикәяләре белән үзенә җәлеп итте, тора-бара бәяннәре дөнья күрә башлады. Армия тормышына багышланган «Каешлану» бәянен язу өчен егерме өч яшьтә,  үзе  махсус гариза язып, гади солдат рәвешендә армия хезмәтенә китүен сөйләгәне хәердә калган! Батырлык бит бу! Дөрестән дә, хәрби хезмәттән Зиннур әйбәт бәян алып кайтты.

Бүгенге көндә Зиннур Хөснияр татар әдәбиятендә әйдәп баручы романчыларның берсе. Өстәвенә ул татар әдәбиятенә «яңа татар роман» дигән күренеш тә алып килде. Безнең оныклар Зиннур моннан егерме алты ел нигез салган «Салават күпере»  журналын укып үсте. Без исә аның «Сәхнә» дип аталган  сәнгать басмасы белән хозурланабыз. 

Соңгы елларда иҗат ителгән роман-дилогияләре белән Зиннур Хөснияр бүгенге татар әдәбитенең югары баскычарының берсенә менеп җитте. Талантның хезмәте лаеклы бәяләнергә дә тиеш дигән фикердә мин.

«Ватаным Татарстан»,

№38 (27650), 22 март, 2016 ел.

Тәкъдим итү: