рәсми сайт

Кайда ничек…

Россия Президенты В.В.Путин Пенза шәһәрендә мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу вакытында соңгы елларда илдә театрлар саны артуга карамастан, алар барыбер 40 процентка җитешми әле, дип билгеләп үтте. Кайбер шәһәрләрдә театрлар бөтенләй юк. Россиялеләрнең 47 проценты театрга бик сирәк йөри, 30 процентының исә театрга барып та караганы юк. Театрга йөрмәгән кешенең культура дәрәҗәсе хакында бернинди сүз әйтеп булмый, дип үзенең ачынуын белдерде.

Зиннур Хөснияр:

– Татарстандагы җитәкчеләрнең хакимият башлыкларының театрга мөнәсәбәтләре ничек? Түрәләр арасында театрның халыкка кирәклеген аңлаган асыл егетләребез очрыймы, әллә мөнәсәбәт салкынмы? Ник дисәгез, түрә булгач, ул үз кул астындагы халыкның рухи үсеш ягы турында да кайгыртырга тиеш. Оештыручы буларак, бу мәсьәләләр Сезгә яхшы таныш булырга тиеш. Гастрольләр вакытында да Сезгә күп җитәкчеләр белән аралашырга туры килә бит.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:

– Шөкер, түрәләребезнең сәнгатькә мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрә башлады. Татарстанда да, читтә дә җитәкчеләр, әлбәттә, районына карап, спектакльләргә игътибарлы. Хакимият башлыгы үзе башлап йөрсә, ул районда мәдәният кайнап тора. Андый төбәктә халкы да ачык чырайлы, якты йөзле. Мәсәлән, Саба, Арча, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч, Кукмара, Азнакай кебек районнарда әлеге нисбәтән эш яхшы куелган. Беләсезме, бер шундый кызык аксиома бар: әгәр район икьтисад буенча алда бара икән, аның җитәкчесе мәдәниятне дә онытмый. Булмаганыннан берсе дә юк инде аның, нишләтәсең?..

Сезнең бу сорау миндә тагын фикер уятты әле: мәктәп программасына елга кимендә ике тапкыр булса да театрга баруны кертеп буладыр бит! Өстәвенә яңа мәгариф министрыбыз Энгель әфәнде Фәттәховның да бик сәнгать җанлы кеше икәнлеге мәгьлүм. Бу нисбәттән Актанышта үрнәк алырлык эшләр эшләде бит ул. Нишләп шул тәҗрибәне, министр булудан файдаланып, Татарстан буенча куллланмаска! Моның эчен Конституция үзгәртүгә кирәк түгел бит!.. Минем әлеге фикерем «Сәхнә» журналы аша хөрмәтле министрыбызга барып ирешер дигән теләктә калам.

         Әтнә Татар дәүләт драма театры директоры Ландыш Фазлыева:

         – Бик урынлы сорау: югыйсә, кайбер җитәкчеләр: «Тәнкыйтьләргә барыгыз да оста. Нишләп азрак уңай якларны да күрмисез!» – дип, үпкә дә белдерәләр. Безне яраткан тамашычылар, беренче чиратта, шундый дәүләт театры өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәтле! Мәдәният министры Айрат Миңнемуллович хәлләребез белән шәхсән үзе махсус кызыксынып тора, үсендерә, дәртләндерә.

Мәгьлүм ки, театр дөньясы төрле эреле-ваклы һәм бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән тора. Андый вакытларда, шөкер, үзебезнең Әтнә районы хакимият башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович бар! Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул һәрвакыт үзенең ярдәм кулын суза. Безнең спектакльләрне карап, дөрес бәясен бирә. Монысы да безнең өучен бик мөһим бит әле аның! Гомумән, театрны булдыруда, аның бүгенге яшәешендә Габделәхәт Гыйлемхановичның роле әйтеп бетергесез.

Аллага шөкер, безнең юлда театрга начар мөнәсәбәтле җитәкчеләр очраганы юк әлегә. Кайсына гына мөрәҗәгать итсәк тә, аңларга, ярдәм итәргә тырышалар. Зур рәхмәтебезне Питрәч районы хакимият башлыгы Шәйхулла Галимулловичка, Арча районы хакимият башлыгы Алмас Аминовичка, Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Петровичка, Балтач районы хакимият башлыгы Рамил Рашитовичка, Кукмара районы җитәкчесе Рауил Шәйдәүләтовичка белдерәсебез килә. Андый җитәкчеләр булганда халыкта театрга карата мөнәсәбәт һичшиксез үзгәрер дип ышанып каласы килә, чөнки, дөрес әйтәсез, театрның тәрбияви әһәмияте чиксез зур. Моны тамашачың белән тагын да тыгызрак аралашканнан соң яхшырак аңлый барасың.

Зиннур Хөснияр:

Игьтибар итсәгез, Саба, Арча, Питрәч кебек муниципаль районнар директорларның җавапларында уңай яктан еш телгә алына. Баксаң, ошбу районнар икьтсадый үсеш рейтингы буенча да беренче унлыкта исәпләнәләр.

«Сәхнә», март, 2013

Тәкъдим итү: