рәсми сайт

Сабантуй гына димә икән...

Борын борын заманнардан бирле сабантуй үткәрүнең төп тәртипләре нигездә үзгәрмәгән дә кебек. Нәкъ бүгенге кебек үк бүләк җыючылар билгеләнгән. Алар беренче чиратта килен булган йортка кергәннәр. Гадәттә, бүләккә күп итеп чигелгән сөлгеләр, яулыклар, кулдан тукылган паласлар әзерләп куелган була. Моннан берничә гасырлар элек тә сабантуйның бизәге булып ир-егетләрнең көрәше саналган һәм инде, әлбәттә, ат чабышлары.

Әлбәттә, 19 нчы гасырда сабантуйлардагы ярыш-уеннар яңа төрләре белән, көрәш белән ат ярышлары янына тагын бик күп төрле яңалары өстәлә, җыеннар тагын да үзенчәлеклерәк уздырыла башлый.

Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, борын заманда сабантуй үткәрү, гадәттә, төрле йолаларны чиратлаштырудан торган. Бу үз эченә язның беренче көннәреннән башлап чәчүгә чаклы булган аралыкны алган. Шунысы игътибарга лаек: төрле төбәкләрдә тормыш иткән татарларның сабантуй вакытында үткәрә торган йолалары да аерылып торган. Казан татарлары белән керәшеннәрнең алар нигездә охшаш булса, татар-мишәр авылларында исә сабантуйлар урынына кайбер йола-уеннары гына уздырылган.

Төптәнрәк уйлап, бүгенге сабантуйларның ерак тарихына «китеп барсаң», гаҗәп кызыклы фактларга, тарихи ачышларга тап буласың. Кем әйтмешли, сабантуй гына димәгез – ул төрки халыкларның, борынгыдан килә торган гаҗәеп әһәмиятле җыен, чара. Баксаң, төрки татарның рухи нигезендә дә ята икән ул! Һәм, әлбәттә, болар буш җирлектә генә барлыкка килмәгән. Төрки-татарның нәкъ сабантуй кебек тагын берничә борынгы бәйрәменә игътибар итик. Шуларның берсе – Нардуган. Әлеге бәйрәм дә нәкъ сабантуй кебек үк елның мул уңыш белән килүенә өмет тоткан. Бу нардуган бәйрәме вакытында җырланган такмакларда да ачык күренә.

                            Котлы булсын Яңа ел!

                            Арыш уңсын, бодай булсын!

                            Сыерлар сөтле булсын –

                            Савытлар мөлдерәп торсын,

                            Амбарлар тулы булсын!..

Сүз уңаеннан искәртеп китик: нардуган, галимнәр исәпләвенчә, төрки-татар сүзләре – «нар» – кояш, «дуган» – туган дигәннне аңлата. Ул хәзерге яңа ел алдыннан 21-22 нче декабрь көннәрендә билгеләп үтелә. Бу, мәгълүм ки, иң озын төн, иң кыска төн вакытына туры килә. Әлеге бәйрәмдә халыкның «йөзек салыш» уены популяр булган. Яшьләр ул көнне кич аулак өйгә җыела. Кызларның берсе бәкегә суга бара, ләкин кайтканда артына әйләнеп карарга ярамый. Калган кызлар суга үзләренең йөзекләрен салалар һәм табышмаклы куплетлар җырлыйлар. Шул вакытта иң яшь катнашучы кыз йөзекне табып ала. Җырның эчтәлегенә карап, йөзекне тапкан кызның киләчәк язмышы билгеләнә, имеш. Кызларны киләчәктә бер генә нәрсә көтә: кияүгә чыгу, сөйгәне белән кавышу, әйбәт гаиләгә эләгеп, бәхетле булу. Шул ук вакытта әлеге бәйрәмдә төрле театральләшкән уеннар да уйнала. Татар театрына шул рәвешле нигез салынмагандыр дип кем әйтә ала?!

Сабантуйга охшашлы икенче бер уен, ул – Нәүрүз. 21 нче мартта үткәрелә. Көн белән төннең тигезләшкән вакыты. Борынгы төркиләрең «Яңа елы»! Нәүрүз шуңа күрә дә яңа көн буларак уздырыла. Нәрүз дә, нәкъ сабантуй кебек, җир эшкәртү белән бәйләнгән бәйрәм. Бу көнне мөселман календаре буенча исәпләгәндә, яңа ел туа, җиргә яз килеп җиткән көн. Ул да нигездә театрлаштырылган уеннардан тора!

Ошбу бәйрәмнәрне искә алу юкка гына түгел. Алар һәммәсе дә бүген без белгән сабантуйга охшаш һәм шул ук вакытта үзенчәлекле дә. Сабантуй үзе дә нигездә театральләшкән уеннардан тора лабаса! Әлеге театраль эпизодларда Тәңрегә, рухларга мөрәҗәгать итү аларның төп асылын тәшкил итә һәм ошбу бәйрәмнәр шуның өчен дә борынгылардан санала. Бүгенге әхлак, әдәп кагыйдәләре дә нәкъ менә шул нигездә орлыкланган.

Димәк, татар халкының ел саен үткәрә торган матур бәйрәмен «Сабантуй» гына димә икән. Аның тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташа. Һәм, алда искәрткәнчә, Сабантуй ул борынгы бабаларыбызның сәхнәсе, яки театр мәйданы булган!..

Балачак бәйрәмнәре, яки аркан тартыш...

Бу татарның дисәң бүгенесе кайда?

Миңгәрләрдә узган сабантуйда! –

Оныкларның кан тамыры буйлап ага!...

Борынгыдан алып  киләчәккә таба!..

Иң тәмле хатирәләр – балачак хатирәләре. Алар якты гына түгел, алар әнинең мичтә пешкән коймагы кебек нәкъ тәмле дә.... исе дә тәмле һәм шул ук вакытта авыздан сулар китеререрлек татлы да алар. Хуш исле дә әле өстәвенә... Хәер, рәттән, чираттан барыйк әле. Балачак үзе, минемчә, ике чорга бүленә торгандыр: сабыйлык, балачак... Аннары чиратта яшүсмер чак, яшьлек еллары.

Һәр чорның үз тәме бар. Күкрәк сөте тәме, алда әйткәнемчә, әнинең мичтә пешкән коймаклары тәме, тәүге мәртәбә син үпкән кыз баланың ирен тәмнәре... Шулар арасында иң яктылары булып сабантуй көннәре һәм...һәм эштән кайтып килгән әтинең капка япкан тавышы!.. Капканың монда ни катнашы бар диярсез, бәлки? Бар икән шул: мин моны үзем генә тойган бер хатирә дип уйлаган идем. Юк икән, Миңгәр сабантуен оештырган Җәүдәт Мидехәтовичның бертуган апасы Гүзәлия ханым шактый еллардан соң шул «капка тавышын» кабат исемә төшерде минем. «Без Җәүдәт белән әтинең эштән кайтканын әллә кайдан, капка тавышыннан ук белеп тора идек, – диде ул миңа. Без шул вакыт эчендә, – әти капка белән өй арасын үткән арада, пыр тузып, уйнап йөргән балалар, әүвәл шым булабыз, аннары тиз генә үзебез тузгыткан өй эчен тәртипкә китерергә керешәбез...һәм өлгерә дә торган идек!

Ә авылда сабантуй көнне капка бөтенләй үзгә тавыш белән ачыла һәм ябыла торган иде. Аны хәзер аңлатып та булмый торгандыр инде. Әйе, күпме тырышсам да аңлата алмамдыр инде», – дип дәвам итә ул сүзен. Җәүдәт үсә төшкәч, сабантуй көнне капка тавышы тагын үзгәрде: Җәүдәт яшьтән көрәш белән мавыгып китте. Ул хәзер капканы да сабантуй батыры кебек каерып ача: капка ул көнне шыгырдамый да, күгәне дә чыелдамый... Ул бары ачыла, яки ябыла гына торган иде... Әйтерсең, аның тупсаларын дегет белән түгел, бу юлы әни үзенең коймак пешергәндә генә куллана торган каз канаты белән майлап куя иде. Иртән иртүк, без әле йокыдан торганчы ук...»

Сабантуй... Балачакның иң матур бәйрәме булгандыр ул, баксаң... Әгәр дә сабантуйның һәрбер хатирәсен тәмләп, җентекләп сөйли башласаң, мөгаен, гадәттә сабантуй була торган озын җәйге көн дә җитмәс иде...

Сабантуйда әти аркан тарта торган иде.

Мин Миңгәр сабантуенда чакта: «Монда әти булсамы! – дип уйлап куйганым истә. – Тартып күрсәтер иде ул арканны!..»

Сабантуйда безнең әти аркан тартыш ярышында катнашырга ярата иде, дидем.

Үзегез дә беләсез бит инде: сабантуй көнне хәтта Кояш та күкнең түбәсендә хәрәкәтсез генә утырып торган кебек. Әйтерсең, тормыш бер урында  туктап калган да һавада бары шат бәйрәм авазлары гына! Җир дә үз күчәре һәм Кояш тирәли әйләнергә оныткан шикелле ул көнне... Тик тора... Ул да мәйданны тамаша кыла... Ә Җир бер урында тик торырга тиеш түгел! Алла бабай аны һаман әйләндерә ич!.. Кайда киткән соң бу Алла бабай! Нишләп Җирне әйләндерми, зәңгәр күк буйлап Кояшны да күчертеп йөртми?.. Нигә?! Нишләп?!!

Күрәм, моңа әтинең дә эче поша икән: ул мәйданга таба китә һәм туп-туры аркан тартучылар янына бара. Әйтерсең, бәйрәм тамашасына исе китеп бермәлгә генә туктап калган Җир шарының «мөгезе»ннән аркан белән эләктереп янә әйләндереп җибәрергә тели!...

Хәтерлим: әтинең аркан тартыш ярышына чыгып килүен күргән мәйдан беркавым тын кала, чөнки аны күптән көтәләр инде! Менә әти юан арканны муенына кия. Моңа кадәр танышлары белән гәп корган әни дә сүзсез кала, алгы рәткә үк чыгып утыра. Мин киресенчә, арткарак посам: ә әти җиңелсә шулчак?! Юк, юк, җиңелсә түгел, «туктап торган» Җир шарын әйләндереп җибәрергә көче җитмәсә! Йә шунда ялгыш кына ул аркан өзелеп китсә?!

Әти әүвәл Җир шарын «кочаклый», аннары аякларын җайлап куя, сандалда чүкеч уйнатып ныгыган куллары мәйдандагы куе үләнне тимерче келәшчәсе кебек эләктереп ала һәм... һәм берзаман җир шары акрын гына, җайга гына тагын әйләнергә керешә!.. Җир шары нәкъ менә әти тарткан якка таба әйләнеп китә. Югыйсә, әтине җиңәргә алынган икенче бер алып – арканның аргы башындагы ир-ат – Кояшны «кирегә», Көнчыгышка таба «әйләндереп җибәрмәкче» булып көчәнә. Ул да бик каты тырыша инде тырышуын. Ләкин Кояш барыбер безнең авыл ягына таба әйләнә. Авыл мәйданнан көнбатыштарак урнашкан. Гомер буе Кояш безнең авыл артындагы мари урманында байый. Алла бабай «тартканда да» шул якка әйләнә бит ул!.. Сабантуй мәйданы гөр килә! Мин халыкны аралап, алгарак чыгам. Капылт кына әйләнә башлаган Җир белән бергә минем баш та әйләнә түгелме соң? Чү, чынлап та әйләнә бит!  Ә-әә, аңладым: ул чукынмыш, рәхәтлектән әйләнә икән лә бит! Әни алдында сабантуй бүләкләре, чигелгән сөлгеләр, тагын әллә нинди бүләкләр... Ул бу минутта иң бәхетле әни. Бу мизгеллләрдә ул сабантуй мәйданын тамаша кылган хатын-кызлар арасында иң бәхетлесе!!! Өстәвенә Җир шары тагын әйләнә башлады бит!

Җир шары һаман «әйләнә». Вакыт кичке якка таба бара. Көтү кебек халык Миңгәр сабантуе мәйданына – аска таба «тәгәри». Башка беренче килгән уй: ничекләр итеп сыеп бетәр икән монда бу чаклы халык дип уйлыйм эчемнән һәм шул чак Шәмсүнә апаның: «Безнең Җәүдәтнең күңеле киң аның», – дип, үз малаен зурлап әйткәне искә төшә. Күңел киң булгач, димәк, сыячаклар. Берәү дә, тамашаны күрә адмадым дип, нәүмиз калмаячак, Алла боерса!

Сабантуй башланырга минутлар гына калган. Мәйданга килгән Шәмсүнә апа белән бергә фоторәсемгә төшәбез. Шәмсүнә апа шулчак тагын да җитдиләнеп киткән кебек, бөтен игьтибары мәйданга юнәлгән, яхшырак күрү өчен хәтта бераз урындыгннан да күтәрелә төшә әле. Мин дә шул тарафка карыйм һәм шундук аның нигә болай дулкынланганын аңлап алам: Сабантуйны башлап җибәрү өчен көрәш мәйданына эре адымнар белән Ирек Җәүдәтович килеп ята. Апаның оныгын күреп, шулай тынычсызланып куюы икән: каушамасмы, сүзен матур итеп әйтеп җиткерерме? Шуңа борчыла ул. Мин елмаям. Безнең әби-әниләр шундый инде һәммәсе дә: алар көч биреп тормаса, бер нәрсә дә эшли алмабыз кебек. Хәер, дөрестән дә шулай түгелме соң: барыбыз да әбиләребез дәү әниләребез һәм әниләребезнең догасы аркасында җиргә нык басып йөрибез бит! Монысы минем өчен һәрвакыт аксиома булды. Бүген дә шулай!..

Янымда басып торган күренекле каләм иясе, журналист Габделбәр Ризвановка:

– Да, малай, халык умарта күче кебек монда, – дим. Җавап ишетелми. Баксаң, Габделбәр минем сүзне  чыннан да ишетмәгән икән: ул карашын «Салават сәхнәсе»нә таба төбәгән.

– Булмый бит бүген Салават, – дим, шаяртып. Габделбәр бу сүземне шундук ишетеп ала һәм гаҗәпләнеп миңа карый:

– Ничек?! Әле кичә генә сөйләштек бит! Әллә кайчан мондадыр инде ул! – ди.

– Син кичә сөйләшсәң, мин бүген телефоннан сөйләштем. Миңгәр сабантуена да барып булмас инде быел. Теге җырны тәки өйрәнеп җитә алмадым бит! – диде.

– Нинди җыр тагын!?!

Габделбәр тәҗрибәле кеше булса да күңеле белән беркатлы, самими кеше, минем «шыттыруга» чынлап торып ышанмакчы була тагын. Мин шаяртуны дәвам итәм:

– «Сабантуйлы татарларым» дигән җыр тексты язып биргән идем. Якшәмбитов белән Казанда шуны өйрәнеп калдылар, – дигән булам. Шуннан соң гына ул минем шаяртканны аңлап ала. Габделбәрдән: – Быел Фәнилнең «сәхнәсе» кайда икән? – дип сорыйм. Ул барысын да яхшы белә һәм уйлап та тормыйча инеш буена төртеп күрсәтә: – Әнә бит!

Мин энекәшем Фәнил Вакказов «сәхнә»сенә таба китәм. Тик шулчак юлым капылт бүленә: икенче бер сулы чокырда квадроцикллар ярышы бара иде. Квадроциклның берсе «муеныннан» суга кереп чумган. Берәү, бил тиңеннән су ерып, шуны «коткарырга» бара. Яхшылабрак карагач, таныдым: Җәүдәт Мидехәтович үзе икән! Күрәсең, мондый сабантуйларны оштыру җиңел эш түгелдер, әнә бит: бил тиңеннән пычрак су да ерырга туры килә. Нишлисең, хуҗа кеше бар нәрсә өчен дә җаваплы монда!

Очты, очты, каргалар очты һәм тагын... тагын «тимер айгырлар» очты...

Фәнил «сәхнәсе»н эзләп авыл ягына таба киттем. Шулчак ни күрәм: минем баш очыннан әллә нинди сәер «тимер кош» очып узды. Беренчесе. Икенчесе. Тагын... Төш күрәм бугай дип, колакны тартам. Юк, колак үземнеке, авырта, димәк, төш түгел бу! Бу – өн! Өн иде бу!!!

Машинада Салаватның «минем сүзләргә язылган җыр»ын тыңлап килгәндә, хисләнеп китеп, күзләр яшьләнеп, күзлек пыяласы парланган булган икән. Салып яхшылап сөрткәч, мин бу «кошларның» мотоцикллар икәнен күрдем. Һәм тагын авыз ачылган килеш калды инде! Миңгәр каргалары оча торган биеклектә, безнеңчә әйтсәк, «матайлар» оча!!! Мине бит, яшьтән техника арасында үскән кеше буларак (Алтынчы сыйныфта укыганда ДТ 75 тракторы белән җир сукалый идек инде без!), вак-төяк матайлар гына беркайчан да шакаттырырга тиеш түгел иде канә! Ә хәзер менә шаклар катып басып торам!!!

Мин үзем атлар чабышын яратам. Бу ерак бабалардан кан күзәнәкләре буенча ургылып килгән борынгы хистер инде. Ә монда матайлар оча!

«Әйе, – дип уйлап куйдым мин эчемнән шулчакта: – Җәүдәт Мидехәтович сабантуйны югары дәрәҗәдә оештыра белә! Юк, халыкны шаккатырыр өчен түгел, тамаша кылган һәр кеше сокланырлык, рәхәтләнеп ял итәрлек итеп! Афәрин!»

Нишлисең, техника заманасы бит. Атлар үз урынында, матай-машиналар үз урыннарында. Татарлар машинада да, атларда да шәп чаба. Алар элек, җир шарында гадел хөкүмәт төзү өчен, атларда яу булып килсә, хәзер дә «татарлар килә» дигән сүз-төшенчәне ишетсәм, алар һәрвакыттагыча, җырдагыча бәрәкәт, мидәт алып киләләр шикелле тоела. Җырдагыча дидем. Хәзер дә күңелемнән аның әле язылмаган көен көйлим.     

Сабантуйлы татарларым...

Далалар буйлап, калалар буйлап

Очкан бөркетләр кояшка җитә.

 Җыр итеп җырла, сүз итеп сөйлә:

Юллар уң булсын – татарлар килә.

Таң булып ата, ай булып калка –

Нурга күмелә әйләнә-тирә.

Җыр итеп җырла бик матур көйгә:

Татарлар килә – сабантуй килә!..

Яз булып килә карлы кыштан соң

Наз булып иңә, нурларын сибә.

Җыр итеп җырла, моң итеп көйлә:

Дан-шөһрәт белән татарлар килә.

            

Үзләре белән уртак нигезгә

Хан алып килә, дан алып килә...

Дөнья яңратып шатланып сөйлә:

Сабантуй белән татарлар килә.

Без өчәү, Җәүдәт, Салават һәм мин, салкын гыйнвар аенда да Миңгәр белән Сабай арасында челтерәп аккан көмеш телле чишмәләр тавышына сокланып торабыз да әйтеп куям, әлбәттә, ошбу шигъри телдә:       

Бу татарның дисәң чал тарихы кайда?–

Һун бабалар ат уйнаткан мәйданнарда! –

Милләтнең ул кан тамыры буйлап ага...

Борынгыдан килгән сабантуйда.           

Салават: – Моны көйгә салырга кирәк! – ди.

Җәүдәт: – Киләсе сабантуенда җырларсың! – ди.

Саба ягыннан йөгереп килгән җәяүле буран тавышы: – Алла боерса, егетләр! – ди.        

Бу кыш көне шулай. Ә җәй көне?.. Җәй көне Миңгәрдә Сабантуе, егетләр!..

 «Сәхнә», июнь, 2014.

Тәкъдим итү: