рәсми сайт

Сәнгать дөньясы пәйгамбәре яки рухи җиһат...

«Сәхнә» журналынының нәшер ителә башлавына унбиш ел булып килгән көннәрдә мин аеруча бер кешене сагынам, ул да булса Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закировны. Татар театры сәнгатенең бер ныклы баганасы иде ул.

Мәгьлүм ки, патша  Россиясе заманыннан  бирле татар сәнгатенең хөкүмәткә кирәге булмады. Элек тә ул (Бигрәктә Тукай заманнарында) аерым шәхесләр – милләт уллары-кызлары (меценантлар, иганәчеләр) җилкәсендә иде. Өлкәннәр хәзерге көн белән чагыштырганда ТАССР вкытында мәдәнияткә игьтибарның  зурак булуы хакында сагынып сөйлиләр сөйләвен. Бәлки, шулай да булгандыр. Бу очракта мин тулаем мәдәният хакында әйтә алмыйм, ләкин, соцреализм һәм  цензура булуга кармастан, әдәбияткә, шул исәптән драматургиягә (гомүмән, театр сәнгатенә) игьтибар зуррак иде ул заманнарда.

         «Сәхнә»  басмасына нигез салып йөргәндә без Шамил абый белән  ишеге һәрвакыт ачык торган театрдагы  бүлмәсендә еш очраша һәм бу темаларга да шактый сөйләшә торган идек. Гомеренең соңгы елларында Шамил абый  намаз укыгандырмы, юкмы – әйтә алмыйм, ләкин адәмнәрне рухи яктан тәрбия чарасы буларак та, иманы кушуы буенчадыр да, аның исламга хөрмәте искиткеч зур иде. Беркөнне ул шулай корбан ашына барганлыгы һәм анда Гарәбстаннан укып кайткан яшь мулланың вәгазе хакында ачынып сөйләгән иде. Зыяратка барып йөрүләр мәҗбүри түгел дигән фикер әйткән бугай яшь вәгазьче. Шамил абый шул сүзләргә бик рәнҗегән иде. Гарәбләр тоткан ислам динендә, бәлки, шулайдыр да, әмма каберләрне хөрмәтләп карап тору безнең халыкның канында бит инде ул! – дигән иде Шамил абый ачынып – Дин иреге алдык, анысы өчен бу заманга рәхмәт! Тик карап торам да, дин өлкәсендәгеләр таякны артык бөгеп ташламассыннар дип куркам. Сәнгатьне коммерциягә әйләндереп ятабыз бит инде. Шуның кебек...» Шамил абый әүлия булган икән! Ул таяк бүгенгесе көндә бөгелде генә түгел, шартлап сынар дәрәҗәгә җитте. Директор дөрес курыккан икән –  бүгенге көндә диннән сәясәт ясап, аны инде туксанынчы еллар башында ук акча эшләү кәсебенә (шинкарлык!-З.Х.) әйләндердек тә: «Бу террористлар (дөресрәге җинаятьче бандитлар, ислам дине белән аларың бернинди уртаклыклары юк, Ул ширма гына!-З.Х.) кайдан килә икән дип лаф орырга керештек. Боларны нигә язаммы, чөнки  Шамил абый Коръән китаплары җыярга ярата һәм ул алардан театр фоейсында күргәзмә дә оештырды. Мин килеп кергәндә ул нидидер китап актарып утыра иде, миңа шуны күрсәтеп: «Менә...монда язылган: «җиһат» сүзенең бөтенләй белмичә сөйләшәбез икән. Мөхәммәт пәйгамбәр җиһат ике төрле: кече һәм олы җиһат-ди. ­– Кече җиһат потларга табынучыларга каршы, кулга корал тотып көрәшү булса, олы җиһат исә адәм баласының Рухият дөньясына гына кагылышлы», – диде. Бу Ичкериядә канлы сугышлар барган вакытлар иде.

Аңлашыла ки, шуңа күрә дә ул вакытта сүзләр еш кына кече җиһат турында баргандыр, бәлки. Чөнки, Ислам байрагын югары күтәреп, эшләнде бит ул  замандагы җинаятьләр. Гражданнар сугышын Мәскәү үзе башлап җибәрде,  туксанынчы елларда без азатлык таләп итеп йөргәндә Идел буе хәрби округының танк бригадалары, Казанга бәреп керергә приказ көтеп, мари урманнарына тупландылар. Хәер, монысы сүз уңаеннан гына. Әлеге хәлләргә кайчан да булса бәя бирелер әле. Без ул чакта Шамил абый белән күбрәк рухи газават турында сөйләштек. Тагын бер кат шәрехләп китик: бу рухи тәрбияне актив рәвештә бар җәмгыятькә җәелдерү дип аңлашылсын. Моның исә төп ысулы, сыналган ысулы: әдәбият-сәнгать, бу очракта театр иде. Марсель Сәлимҗанов әйтмешли, татар театры сугыш вакытында да ябылмыйча эшләгән ул. Хәзер исә чат саен стадионнар калыккан заманда Чаллы татар театрының рәхәтләнеп  эшләрлек үз бинасы да юк! Ә бит яшьләрнең иң активлары Чаллыда! Алар фанатикларча радикаль дин юлына кереп китмәсен өчен дә Чаллыда, бәлки, сәнгатькә игьтибарны күбрәк бирергә кирәктер?!

         «Сәхнә» газетадан журналга әверелгәч, Шамил абый: «Татар буш вакытын театрда уздырырга ярата ул. Карарга гына түгел, үзе дә сәхнәгә менеп уйнарга хирыс. Әйдә, берәр бәйге оештырыйк әле дигән иде. Хәер, ул бәйгене Шамил абый шунннан соң ук үзе оештырды һәм ул, «Яңа театр пьесасы» дип аталып,  инде дистә елга якын бик уңышлы бара.

         Шамил абый белән иркенләп сөйләшәсең килсә театрга якшәмбе көнне барырга кирәк иде. Бу шәхесне алны-ялны белмичә эшләде.

         Алага шөкер, бүген әлеге эстафетаны дәвам итәргә алынган яшьләр Шамил Закиров мәктәбен узган егетләр. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә, театрның яңа директоры Илфир Якупов та. Аларга уңышлар теләп, мин шушы урында татар сәнгатенең алтын баганасы, театрларыбызның  бер пәйгамбәре булган Шамил Закиров хакындагы язмама нокта куям.

         «Сәхнә», март, 2016.

Тәкъдим итү: