рәсми сайт

Тарих кабатлана

Тарих кабатлана

Әле күптән түгел генә татар дөньясында бер зур юбилей будып узды: Татар һөнәри театрының һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт Акдемия театрының 110 еллык бәйрәмнәре гөрләп узып китте. Гыйнварь аенда тагын бер олуг юбилей: Татарстан Республикасының экс-президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормыш бәйрәме! «Сәхнә» театр  басмасында юбилярның бәйрәмен ассызыклап, ул хакта саллы язма урнаштыру юкка гына түгел, Минтимер Шәрипович соңгы дистә елларда татар театрының үсешенә шактый зур өлеш керткән шәхес. Өстәвенә әле ул бик актив тамашачы да. Спектакльләргә Сәкинә Шакировна белән еш кына парлап та йөриләр. Чөнки театр ул гаилә бәйрәме. Ошбу язмада сүз Минтимер Шәриповичның тормыш юлы һәм гаилә фоторәсемнәре урын алу бер дә гаҗәп булмас, моның нигезендә  эзлекле мантыйк ята.Әле ул гына да түгел, Минтимер Шәрипович сүз уңаеннан гел:»Минем театрны яратканны һәркем белә!» ‒ ди. Театр сөючеләр, актерлар, гомумән, театрлар дисәк тә була, Сезне дә яраталар, Минтимер Шәрипович! Ә бу хис исә, үз чиратында,   һәрвакыт кызыксыну тудыра, укучы-тамашачының тагын да күбрәк беләсе килә.

Сүз уңаеннан яшьрәк җитәкчеләр колагына шунысын да әйтик, зур җитәкчесенең, хатынын култыклап,  премьерага килүе ул театр өчен  матди ярдәм күрсәтү белән бер дәрәҗәдә тәэсирле һәм  файдалы гамәлдер!

Ике аккош кебек...

Минтимер Шәрип улына

Яшәп ятыш әле ике аккош кебек

Гомер дисбесенә еллар тезеп.

Туган якты көнгә сөенеп кайчак.

Кайчак инде театрына йөреп.

Тормыш булгач, ихлас мәхәббәте кирәк,

Ходай үзе парлаштырган, димәк!..

Сәкинәгә һәрчак Минтимере кирәк,

Минтимере – менә дигән терәк!

Таш ташыды  дәүләт нигезенә,

Болай килеп чыкты тигез генә.

Болгар ханы белән «йөрешә» хәзер:

Нигез генә түгел,

Ханлыгының түбәсе дә әзер!...

Әнәк маҗаралары*

 Менә безнең авылдан өч чакырымда урнашкан Әнәк урманы. Тирә-як авыллар белән уртак иде ул. Чиялек авылы кешеләре аны Чиялек урманы, Айман авылы – Айман урманы дип атый. Без гел шул урманга йөреп үстек. Зур урман булмаса да бик ерак кебек иде ул. Кечкенә аяклар бара-бара, кайта-кайта шактый арый торган булганнар, күрәсең.  Шуңа күрә Әнәк урманына бару үзе бер батырлык санала иде. Өстәвенә, Әнәк урманы белән авыл арасында Шүрәле чокыры бар иде бит әле. Ул чокырның кырыннан узарга да курка идек без. Нәкъ Тукай поэмасындагыча, монда җен-пәриләр, шүрәлеләр бар дип, ул чокырны безгә куркыныч итеп сөйлиләр иде. Имеш, шүрәле чыгып сине алып китәргә һәм кытыклап үтерергә мөмкин. Тукай кадәр Тукай: «Һич гаҗәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул», – дип язгач, ничек ышанмыйсың ди?! Шүрли идек, әмма без бит уйнап йөрмибез. Авыл баласының болай гына урманга йөрергә вакыты юк аның. Чикләвек, шомырт, кура җиләге җыярга барабыз. Безнең авылда барлык балалар өчен, беркем дә әйтмәгән-өйрәтмәгән, үзеннән-үзе аңлашыла торган бер тәртип бар иде: чикләвекме ул, карлыганмы, кура җиләкме, бөрлегәнме – башта үзең белән алган савытка, бер бөртек кабып та карамыйча, әткәй белән әнкәйгә җыясың. Әйткәнемчә, урман бик зур түгел, ә анда йөрүчеләр шактый, шуңа күрә җиләк-җимеш тә күп булмый. Шундый кызыктыра җиләк! Кабып та карыйсы килә, кабарга дип җиләкне савыттан алып та карыйсың, тик барыбер яңадан кире салып куясың. Ничек кенә ашыйсы килсә дә, иң элек савытны тутыра идек, шунсыз өйгә кайту юк. Шуңа ихтыяр көче җитә иде! Әле бер-беребездән сорашабыз: ничек, җыя алдыңмы өйгә алып кайта торганын? Савытың тулгач, инде теләгәнчә ашый аласың. Бу намуслылык булганмы, тәрбиялелекме, җаваплылыкмы? Ул елларда күбебезнең юньләп ашаганы булмаса да, ата белән ана үз авызыннан өзеп балага ашаткан сыман, без дә өйдәгеләрне кайгырта идек. Моның тәрбияви мәгънәсе тирән булган: бердән ихтыяр көчен чыныктырса, икенчедән кешелеклеккә өйрәткән.

Инде авыл читендәге зур чокырга янына киләм. Аны безнең якта яр дип атыйлар. Аннан кечкенә генә елга ага, яз көне суы күп була үзенең, җәй көне кими. Безнең өй кырында гына буа буа идек. Шул яр кырында бәрәңге бакчалары урнашкан. Ярны су ашый, җәйге көчле яңгырлар җимерә. Бу хәл безне бик борчый иде, чөнки бакчаларның туфрагы ишелә, алар елдан-ел кечерәя бара. Яр белән бәйле бер хәл хәтеремдә калган. Бервакыт Хантимер абый белән бәрәңге чүбе утаганда, шул ярда су кумагы оясын таптык. Онытылды бакча кайгысы, туфракны ярга көрәк белән ишә-ишә ояны казыйбыз. Эчендәге җәнлеген күрәсе килә бит. Шунда кинәт әткәй кайтып килмәсенме! Безнең әткәй кызу канлы иде, ул кызган чагында кул астына эләкмәвең хәерле. Әткәйне күрдек тә, ча-а-абабыз урам ягына! Хантимер абый нишләптер артка калды да тотылды, аңа каты эләкте. Мин аның өчен бик борчылдым, чөнки ул көнне абый күбрәк эшләгән иде, ә мин каядыр йөреп кайтып эшкә тотынган гына идем әле. Гомумән, Хантимер абый эшләргә бик ярата иде, көне-төне ни беләндер мәшгуль булды. Ә мин күбрәк уку белән мавыктым.

Иң үзәккә үткән эш тә шул – бәрәңге чүбе утау иде безнең. Бәрәңге бакчасын ел саен тиреслибез, бакчаны ел саен чүп үләннәре баса. Алабута арасында бәрәңгенең буыннары нечкәреп кала. Ни сәбәпледер, бәрәңге шытып чыкканчы тырмалап алырга башка килмәгән. Буразналарны саный-саный бүлешәбез, һәр буразнаны, кайсы җирендә утырып, кайсы җирендә үрмәләп, берәмтекләп утап чыгабыз. Чүп үләннәрен кәрзингә җыябыз да ызан башына чыгарабыз. Июнь ае, җәйге кояш кыздыра, кайберәүләр су коенып ята. Ә син тирләп пешеп буразна арасында утырасың. Шуннан да каһәр төшкән эш юк, калганына ничек тә түзеп була иде. Аннан соң бәрәңгене күмәр вакыт җитә, аның өчен яңгыр көтәргә кирәк. Чөнки бәрәңге – безнең төп азык. Еш кына, ташланган бакчаларны алып та бәрәңге утырта идек. Әлбәттә, бәрәңге үстерү – зур эш, без аны күмәкләп эшләдек, әмма утау балалар өстенә төшә иде.

Авыл читендәге калкулыклардан узганда безнең авылның иң истә калган йолаларының берсе – Карга боткасы пешерү искә төшә. Әле кар эри генә башлый, шулай да, кояшка якынрак калку урыннар кардан иртәрәк ачыла. Карга боткасын күбесенчә беренче апрельдә пешерергә тырыша идек. Иң элек йорттан йортка йөреп он, йомырка, ярма, сөт җыябыз. Язга таба халыкның үзендә дә азык-төлек юк дәрәҗәсендә. Шулай да, балалар кергәч, барыбер нәрсәдер табалар иде. Кайберсе ике-өч калак кына булса да он сала, кайберсе бер генә булса да йомырка тоттыра, кайберсе бер стакан гына булса да сөт бирә... Ә без инде, үзебезнең «кыйммәтле» төенчегебезне күтәреп, әле эремәгән кар өстеннән басуга – карга боткасы пешерергә яланаяк җилдерәбез. Кары эреп, хәтта бераз үлән дә борынлый башлаган җылы җирдә учак ягабыз, казан асабыз. Бу безнең өчен зур бәйрәм иде. Нигәдер тормышның авырлыклары түгел, шушындый күңелле мизгелләре ныграк истә калган...

Инде авыл эченә юл тотам. Безнең авыл кечкенә. Исемдә калган: ул чакта авылда 57 йорт бар иде. Биш почмаклы бер агач йортта – башлангыч мәктәп, анда дүрт сыйныф укый. Бөтен сыйныфларны берьюлы бер укытучы алып барды. Укытучыбыз бик әйбәт иде безнең – Хәдичә апа Әхмәдуллина, аллагашөкер, ул әле хәзер дә исән-сау. Барысына да өлгерә иде Хәдичә апабыз. Безнең авыл балалары, Хәдичә апа укытканнан башлап, белем дәрәҗәсе һәм үрнәк тәртип белән аерылып торалар иде. Хәер, безнең урта мәктәп – Пучы мәктәбе дә районда көчлеләрдән саналды. Шуңа күрә, мин институтта укыганда, Әнәктәге 57 йортка уртача 57 студент туры килә иде. Бу хәзерге заман өчен дә гаҗәп зур күрсәткеч. Ул вакытта бит хәзерге кебек акча түләп укый торган вузлар юк, һәрберсе үз көче белән барып кергән дигән сүз. Безнең авыл җире сәләтле балаларга бай иде, биредә шагыйрь Нур Баян, язучы Рахмай Хисмәтуллин туып-үскән.

Хәтерлим, безнең авылның дүрт почмаклы агач бурадан эшләнгән  клубы бар иде. Анда сирәк кенә булса да кино килә иде. Ул чагында әле «телсез кино». Электр энергиясе юк, авыл малайлары кул белән генератор әйләндереп торалар. Ак ситсы кисәгеннән ясалган экранда кино күренә. Кинога акча булмады микән, яисә безнең ише малай-шалайга урыны җитмәде микән – без җир астыннан юл казып клуб артына керәбез дә, экранның арткы ягыннан карап утырабыз. Бер кат ситсы экран, әлбәттә, үтә күренмәле, һәм шул рәвешчә, кино  кире яктан булса да күренә. Ул бит әле тавышсыз да, безгә шул, кешесе генә күренсен. Шуңа горурланып, бик канәгать булып кино карап кайта идек. Бервакыт үзебездән зуррак егетләр, генератор әйләндергән арада киномеханикның бер-ике тәгәрмәч киносын урлап калганнар. Безгә әйтәләр: «Иртәгә чокырга килегез, кино карыйбыз». Авыл читендә бер аулак чокырыбыз бар иде безнең. Электән кирпеч ясау өчен балчык алган урын булгандыр ул мөгаен. Без, малайлар, гел шунда җыела идек. Җыелыштык, имеш, үзебез генә кино карыйбыз. Безнең уйлавыбызча, тасмадагы сурәтләр болай гына караганда да күренергә тиеш. Каян белик ди без: экранда бер хәрәкәт күрсәтер өчен кино тасмасында бер үк төрле диярлек әллә ничә кадр ясала һәм аларны бер-берсеннән гади күз белән аерырлык түгел икән. Ничек генә текәлеп карасак та, сурәтен күрә алмадык. Шул чаклы кырылды инде кәеф! Ярый әле бу кисәкләрне клубның баскычына куеп калдырырга башыбыз җитте.

Тәмәке тартырга да һаман шул чокырда өйрәнә башладык. Башта караштырабыз: кайсы йорт яңарак, ягъни, кайсысының ниргәсеннән яңа мүк йолкып була? Һәрберебез шулай мүк җыя да, чокырда шул мүкне гәзит кәгазенә төреп тартып карыйбыз. Әле бәя бирәбез: кайсы өйнең мүге тәмлерәк. Күбесе тартырга өйрәнделәр, ә мин өйрәнә алмадым. Чөнки мин төтенне борыннан чыгара алмый идем. Калганнар барысы да булдыралар, авызларыннан, борыннарыннан боҗралар чыгарып тарталар, ә минем барып чыкмый. Йә тончыгам, йә тәмәкем сүнә. Шундый гарьләнә идем бу хәлгә! Әмма берәүгә дә сиздермим: «Бу – мәгънәсез эш, мин моңа вакыт әрәм итмим», – дим боларга. Эчемнән генә уйлыйм: «Бик тартыр идем дә, барып чыкмый шу-ул». Үскәч тә өйрәнә алмадым тәмәке тартырга, Хантимер абый да тартмады. Шунысы да бар: чокырда тәмәке тартырга маташып ятканны әткәй белсә, ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч иде.

Тагын бер яраткан урыныбыз – коллективлаштыру заманында җыелган амбарлар иде. Без аларны келәт дип тә атый идек. Анда ашлык саклыйлар, ашлык астан да җилләп торсын дип, язын кар сулары, җәен яңгыр сулары кермәсен дип алар барысы да агач субайлар өстенә утыртылганнар. Җәйге кызу көннәрдә кәҗәләр, гадәттә, көпә-көндез көтүдән качалар да авылга кайталар, күләгәле җир эзләп, шул келәт астына җыелалар. Ә без аларны күзәтеп торабыз. Кәҗәләрнең келәт астына кереп ятулары була – без, кемдер әтисе фронттан алып кайткан котелок, кемдер алюминий мискә, кыскасы, кем  нәрсә тотып, амбар астында йөгереп керәбез дә кәҗәләрне саварга тотынабыз. Савабыз да сөтен шундук эчеп тә куябыз. Аның тәме, аның ләззәте! Безнең бу кыңгыр эшебезне ай ярымнан соң гына белделәр, чөнки көтүчегә дәгъва белдерә башлаганнар: кәҗә көтүдән кайта, ә сөте әз. Өстәвенә, савытлар тотып чабышканыбызны кемдер күреп тә калган икән. Кызык иде, әмма кызык өчен эшләми идек без аны. Туйганчы бер сөт эчәсе килә иде.

Хәер, андый эшләрне өйдә дә оештыра идек. Авылда һәр хуҗалык тавык тота. Ә тавыкларның йә алабута, йә кычыткан арасына качып йомырка салу гадәте бар. Шулай да була: әгәр дә яшергән йомыркаларын вакытында күреп алмасаң, тавык югала һәм көннәрдән бер көнне чебиләр ияртеп килеп чыга. Әлбәттә, безнең хуҗалыкта тавыклар андыйга барып җитә алмыйлар иде. Чөнки без беләбез: кычыткан арасында тавык аваз салдымы – димәк, йомырка әзер. Моны әткәй-әнкәйгә әйтеп тору юк. Бу инде безнең хәзинә. Яшерен ояны ипләп кенә эзләп табасың да, йомыркасын чи килеш эчеп тә җибәрәсең. Һәр баланың каядыр үз оясы бар иде. Бөтен нечкәлекләрен беләбез: иң мөһиме - тавык яңадан шунда килсен өчен маяга йомырка калдырырга кирәк. Әгәр соңгысын алсаң, тавык кача, башка җирдә сала башлый.

Без – сугыш вакыты балалары. Ул чорда әткәй-әнкәйнең бар кайгысы безне ашатырга ризык табу иде. Безне ачлыктан катык коткарды. Без авылда хәллерәк гаилә саналабыз, чөнки бернигә дә карамастан сыер тотабыз. Балалар ач йөрмәсен дип безнең әнкәй бар нәрсәнедә катыкка болгата. Суган кыягы чыкса, аны турый да катыкка салып ашата. Әнәк урманыннан җиләк алып кайтсак, ул да катык белән болгатыла. Авылда сыерың булу – зур байлык инде ул. Кемнең дә булса сыеры үлсә, кемнеке булуга карамастан, бөтен авыл кайгыра иде. Чөнки гаиләләрдә балалар күп, сыерсыз калу – иң зур бәхетсезлек. Авыл халкы, ул гаилә сыер алганчы яки бозау алып үстергәнче, булдыра алганча ярдәм итә иде, һәркем әз-мәз сөт кертә иде үзләренә. Авыл – ул элек-электән демократик җәмгыять. Авылдан да хәбәрдаррак тормыш бер җирдә дә юк дип саныйм. Бер карасаң, авылда халык артык белемле дә түгел иде, алар – җир игүчеләр, авыр хезмәт кешеләре. Ә тормыш итү кагыйдәләре гаҗәеп кешелекле һәм гадел. Шуңа күрә авыл җирендә үскән балада әхлакый сыйфатлар көчле тәрбияләнә. Авыл кешеләре бер-берсен яхшы белә. Һәр гамәлеңнең кайтавазын үзең дә, кешеләр дә ачык күреп тора. Әнәк дигән җәмгыятьтәге язылмаган кагыйдәләр миңа гомер буе үрнәк булып тордылар, күп очракта акны карадан аерырга ярдәм иттеләр.

Минтимер Шәрип улына бер тәлгәш шигырь

Хатын тарта өйгә – гел мәшәкать нигә?!

Эш каера уңга – үзе болай уңа!

Йөрәге бит шундый – һаман эштән туймый!

Гел яхшыга юра – булдырганнан була!...

Әткәй-әнкәй

Минем фамилиям очраклы гына барлыкка килгән. Ата-бабалар тарихында Шәймиев фамилиясе юк. Безнең бабай Шәймөхәммәт исемле булган. Авыл кешесенең авыз тутырып Шәймөхәммәт дип әйтергә вакыты булмаган, күрәсең, аны Шәйми дип кенә йөрткәннәр. Әткәй дә шул кыска вариантны сайлап үзен Шәймиев дип яздырган, шуннан килеп чыккан Шәймиев фамилиясе. Исеме дә Шәрифулладан Шәрипкә әйләнгән. Мин дә бала чакта Шәрипов идем. Мәгълүм булганча, ул чорларда татарларның фамилиясе әтиләренең исемнәреннән ясалган. Абыем Хантимер, апаларым Дөргалия, Мәрзия, сеңелем Мәдәния дә Шәриповлар. Мин дә Шәрипов Минтимер Шәрипович булырга тиеш югыйсә. Ә минем әткәй кебек Шәймиев буласым килә иде, шуңа күрә паспорт алганда Шәймиев дип яздырдым. Шул рәвешчә, мин гаиләбездә, әткәйдән соң, бердәнбер Шәймиев.

Безнең якта «әткәй», «әнкәй» дип сөйләшәләр. «Әти», «әни» диюне без Казанга килгәч кенә өйрәндек. Бездә шулай әбекәй, абзыкай, түткәй дип ягымлырак итеп дәшү гадәткә кергән.

Әнкәем Нәгыймә – укымышлы руханилар нәселеннән. Әлбәттә әнкәйнең биш вакыт намазга вакыты юк иде, әмма аның энесе мулла безгә килеп йөрде. Безнең бик затлы, бик чибәр, бик күркәм әбекәебез бар иде. Усы әбекәй дип йөри идек без аны, чөнки аларның авылы Усы атамышлы иде. Бөтенебез дә ярата һәм көтеп ала идек үзен. Ул безгә күрше авылдан җәяүләп килә, күчтәнәчкә пешкән йомырка яки калач алып килә. Киемнәренә кадәр матур иде: ул күлмәкләре, чигүле камзолы, чәчәкле яулыклары... Ә әткәйләр ягы – хуҗалыкчылар. Аларның тормышлары, хуҗалыклары нык булган, шуңа күрә раскулачиваниега эләккәннәр, ничектер аларны сөргенгә җибәрмәгәннәр. Әткәй дә, әнкәй дә бик күп михнәт күргәннәр ул чакта, тик бервакытта да тормышларының ул чоры турында сөйләгәннәре булмады. Бервакыт мәктәптә, башлангыч сыйныфта укыганда, миңа кемдер: «Син – кулак малае», – дип әйтте. Мин мәктәптән кайткач ук әткәйдән сорадым: «Әткәй, без кулаклармыни?» – дим. Әткәйнең йөзе үзгәрде һәм шул мизгелдә мин бу сорауның аның җанындагы тирән яра икәнлеген сиздем. Ул миңа бернинди дә җавап кайтармады. Мин дә бүтән бервакытта да бу турыда авыз ачмадым. Чөнки хәтта совет заманында да кешеләр бу темага сөйләшмиләр иде. Бары тик әнкәй генә, ул авыр чакта кайсы нәселнең ярдәм кулы сузганын, кемнәрнең сыеныр урын биргәнен бераз сөйләгән иде. Ләкин, кулак нәселеннән булуына карамастан, колхозлашу вакыты җиткәч, авылдашлар колхоз рәисе итеп нәкъ менә безнең әткәйне сайлаганнар. Чөнки кулыннан эш килә тоган көчле нәсел икәнен белгәннәр, кешеләр үз язмышларын аңа ышанып тапшырырга курыкмаганнар. Әткәй бу ышанычның бәһасен яхшы аңлаган булса кирәк.

Шәймөхәммәт бабайның йөзен дә, килеш-килбәтен дә хәтерләмим. Әмма бер вакыйга хәтеремә уелып калган. Бервакыт өстәл янына бөтенебез дә ашарга җыелып утырдык. Бик кечкенә булсам да, әлеге күренеш ап-ачык күз алдымда. Өстәл уртасында тары боткасы салынган зур табак тора. Тәлинкәләр юк инде ул чакта, барыбыз да шул табактан ашыйбыз. Ботканың кыл уртасына май салынган. Ботканы кашыкка аласың да, майга манып кабып җибәрәсең. Без шулай ашый идек. Мин, бәләкәй булгач, чамалап җиткермичә, боткага бабайдан алдарак сузылганмын, күрәсең. Бабай үзенең калагы белән шалт итеп кулыма сукты. Йөзенә күтәрелеп карарга курыкканмындыр, мөгаен.

Безнең әткәй гомер буе колхоз рәисе булды. Әнкәйнең дә мәшәкате җитәрлек – ашау әзерләү, безнең өс-башны юу, ямаулык салу, чиста-пөхтә йөртү. Эш тә күп, балалар да күп булганлыктан, әткәй-әнкәйнең безне иркәләргә вакыты юк иде. Миңа калса, хәзер балаларны артык иркәләп үстерәләр. Чөнки моңа вакыт та, мөмкинлек тә бар. Һәм бала моны шулай тиеш дип кабул итә. Моның белән ата-ана мәхәббәтенең бәһасен төшермибез микән?

Ә без әткәй-әнкәй тарафыннан чак кына игътибар булса да чиксез шатлана идек. Алар безне яратуларын бик сирәк күрсәтәләр, шуңа күрә ата-ана назы безгә тансык та, кадерле дә иде. Бер вакыйга гел исемә төшә. Безгә шикәр сирәк эләгә иде, бары сугыштан соңгы елларда гына кисәкле шикәр барлыкка килде. Әткәй эшкә бик иртә – иртәнге өчтә, дүрттә китә дә иртәнге ашка өйгә кайта. Без дә ул вакытка торып, мәктәпкә җыенган булабыз. Бергәләп өстәл янына утырабыз. Бер көнне әнкәй, гадәттәгечә, зуррак кисәкне кечкенә генә кисәкчекләргә ватып, һәрберебезгә өләшеп бирде. Ә әткәй миңа таба борылды да, үзенә куелган шикәр кисәген чәемә салды. «Мәле, улым, салыйм әле сиңа. Башың яхшырак эшләсен, бүген имтихан бирәсең бит», – диде. Шушы мизгелне бүгенгәчә күңел түремдә саклыйм. Минем өчен шикәр түгел, әткәйнең игътибары кадерле иде. Алар бит безне, син гел бишкә укыйсың, булдырасың дип мактамыйлар иде. Син әйбәт укырга тиеш, моның башкача булуы мөмкин түгел. Менә шул кечкенә генә шикәр кисәге минем өчен иң зур бәя, әткәйнең мине кайгыртканын, яратканын, горурланганын – барысын да күрсәтеп бирүче бер ишарә иде. Һәм биредә башка бер сүз дә кирәкми иде.

Безнең күп балалы гаиләдә әткәй-әнкәй белән иркенләп серләшеп утыру гадәте юк иде. Аралашу үзеннән-үзе, табигый бара. Балалар арасында эш үзара бүленгән, нәрсәне эшләмәсәң нинди җәза биреләсе дә билгеле. Үгетләп, аңлатып, эшкә өндәп йөрүнең хаҗәте юк. Эш беткәч кенә уйнарга ярый – бусы да бәхәссез хакыйкать. Без, гадәттә, көзге боз өстендә шар сугарга ярата идек, хәзерге туплы хоккей инде ул. Елгада беренче боз катканын түземсезләнеп көтәбез, юка гына боз өстендә шар сугарга керешәбез. Әлбәттә, боз ватыла, кемдер салкын суга төшә. Ләкин беребез дә юеш киемнәр белән өйгә кайтмыйбыз. Әти-әниләрдән куркабыз. Авыл буйлап әле суынып җитмәгән берәр җылырак мунча эзлибез. Табабыз да, шунда кереп (ул вакытта йозак дигән әйбер юк) чишенәбез, киемнәрне булдыра алганча киптерәбез. Шуннан соң гына өйгә кайтабыз. Алай-болай зарлана калсаң, әнкәй: «Мин кушкан эш белән йөрмәгәнсең бит», – дип кырт кисә. Шуның белән әңгәмә тәмам. Ә инде суга батып, елап кайтып керсәң, шәп кенә эләктерүләре дә бик мөмкин. Эләктерәләр дә иде, камчы түшәмдә генә эленеп торды. Миңа да эләккәне булды, бу инде гадәти нәрсә. Сүз дә юк, әткәй-әнкәй үз эченнән генә жәлләгәннәрдер дә, тик сиздермиләр иде. Бервакыт җәйге кызуда бизгәк тотып бик авыр хәлдә ятканым исемдә. Бер кыздыра, бер калтырата. Авылда табиб юк, температураны да кем үлчәгән инде? Авыл балаларының язмышы шундый иде, авырсаң, яшәү белән үлем арасында тырмашасың. Берәү дә ярдәм итә алмый, көчле булсаң гына исән каласың. Берзаман аңыма килеп, күземне ачып җибәрсәм – әткәй белән әнкәйнең борчулы йөзләрен күрәм. Алар, юеш чүпрәкләр тотып, икәүләп минем баш очымда утыралар. Бу минем өчен ата-ана назының иң күркәм чагылышы иде. Шул минутта күңелемә рәхәт булып китте, тереләм инде болай булгач дип уйладым.

Ул авыр заманнарда бала үстерүләре әткәйдән бигрәк әнкәйгә авыр булгандыр. Ул бит ун бала тапкан хатын-кыз. Аларны табарга да, тәрбияләргә дә, шул ук вакытта туктаусыз эшләргә дә кирәк. Әнкәй бит өйдә генә түгел, башкалар белән беррәттән колхоз эшендә дә эшли иде. Ничекләр генә түзгән микән әнкәебез? Күз алдына китерү дә авыр. Алар, мәрхүмкәйләр, яхшырак тормыш күрмәгәнгә үзләрен бәхетле дип санаганнардыр инде. Хәер, бәхетнең тәгаен генә билгеләмәсе юк, һәркем үз бәхетен үзенчә күрә. Минемчә, мәсәлән, бәхет – ул күңел халәте. Мин моңа яшәгән саен ныграк инана барам. Безнең әнкәй ул башка тормыш күрмәгән, шуңа күрә балаларын әйбәтрәк киендерергә, тәмлерәк ашатырга мөмкинлек туса – аның өчен шул иң зур бәхет. Безне сау-сәламәт итеп күрүенә күңеле булгандыр. Әнкәй беркайчан да тормыштан зарланмады. Ничек кенә авыр булмасын, шулай булырга тиеш дип санаган ахры. Бу – минем бүгенге уйлануларым. Безнең әнкәй бик батыр йөрәкле ана булган дип беләм. Аның соңгы елларын күз алдына китерәм. Ул үлемнән курыкмый иде, ә мин шуңа бик гаҗәпләнә идем. Бары тик гаять көчле кеше генә үз үлеме турында курыкмый сөйли ала дип саныйм. Якыннар, авылдашлар үлеменә дә фәлсәфи карый иде ул. Нишлисең, тәкъдирдән узмыш юк инде ул дип әйтә иде. Әнкәй үзенә кәфенлекләрне, таратасы сәдакаларны – бөтенесен үзе хәзерләде, үзе үлгәч ниләр эшләргә кирәклеген әйтеп-өйрәтеп куйды. Соңгы минутларында мин әнкәй янында була алмадым. Үлгәндә дә, минем өчен борчылмагыз, үлем җиңел булмый торгандыр инде ул дигән... Аның ихтыяр көченә сокланам. Мин үземне көчсез кеше дип санамыйм, әмма әнкәй миннән көчлерәк булган кебек тоела. Әнкәй сабыр, олы җанлы, зиһенле, акыллы, зирәк иде. Ул минем министр булып эшләгәнемне күрде, телдән мактамаса да, горурлануы сизелә иде. Әнкәй инде яше сиксәннән узгач та Казанга, безгә кунакка килә иде. Минем эштән кайтуымны көтеп тора, яныма яки баш очыма килеп утыра да нидер сөйли башлый. Аның минем белән бик сөйләшәсе килә иде. Хәтере бик яхшы, барча туганнарның исемен, кайда туганын, кайда үскәнен, кайда яшәүләрен белә. Үзебезнең нәселне генә түгел, бөтен авылны сөйли. Ә мин арып кайткан булам, әйе, әйе дип утырам да, кайчак аның сүзен тыңлап та бетерә алмыйча йокыга китәм. Иң үкенечлесе шул: аның минем белән сөйләшәсе килгән, ә мин аны юньләп тыңламаганмын. Ник тыңламадым микән әнкәйнең сөйләгәннәрен дип үкенәм хәзер. Мин аңа күбрәк игътибар күрсәтә алган булыр идем. Ана күңеле балада, бала күңеле далада диләр шул... Җырда җырланганча: әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз. Бу чыннан да шулай һәм, кызганыч, бу фикерләр безгә соңлап килә. Әнкәйләргә кадер-хөрмәтне вакытында күрсәтеп калырга кирәк. Үкенечкә калмасын. Чөнки алар исән чакны кире кайтарып булмый...

Безнең әткәй гел эштә булды, аның ял иткәнен дә, авырып ятканын да хәтерләмим. Ә менә пенсиягә чыккач, кинәт кенә авырды ул. Мин аны Казанга алып килдем, атаклы табибларга күрсәттем, санаторийга урнаштырдым. Ул үз гомерендә беренче тапкыр санаторий күрде. Табиблар яман шеш таптылар, бер-ике ай гомере калган диделәр. Билгеле, без аңа бу хакта әйтмәдек. Без әткәйгә операция ясарга кирәклеген әйттек. Әмма ул акыллы һәм көчле кеше иде, барысын да үзе аңлады. Озын-озак сөйләшеп тормады. «Мине урын өстендә, кашыктан ашатып яткырачаксызмы? Минем андый көнгә каласым килми. Миңа андый тормыш кирәкми. Улым, мин өйгә кайтам, самолетка билет ал!» – диде дә, авылга кайтып китте. Без аның янына еш кайттык, хәлен белешеп тордык. Әткәй ике айдан вафат булды. Соңгы сүзе әнкәй турында иде: «Әнкәгезне карагыз, тәрбияләгез, әнкәгезне ташламагыз», – диде ул. Авыл җирендә ир белән хатын арасындагы мәхәббәт күзгә ташланып тормый ул. Хәзер аңлыйм, алар, әлбәттә, бер-берсен яратканнар. Югыйсә кайгысын-шатлыгын бергә кичереп, күп балалар үстереп, дистә еллар бергә яшәмәсләр иде. Мәхәббәтләрен чит күзләрдән, чит сүзләрдән яшереп саклауларына сокланам.

Әтинең тормышын күз алдына китерү җиңел түгел. Гомеренең күп өлеше эштә узды. Ул иртүк, без йоклаганда эшкә чыгып китә. Без торабыз, һәр бала мәктәпкә киткәнче үзенә йөкләнгән вазифаларны башкара: терлек асты чистартабыз, су ташып куябыз, кышын кар көрибез. Иртәнге ашка ул өйгә кайта. Төшке ашка җыела алмыйбыз. Гадәттә, кичке аш бергә уза. Без инде үсеп таралышкач та, өйгә кайтырлык ераклыкта булсак, якшәмбе көнәрне төшке ашка төп йортка җыелабыз. Бу – әткәй урнаштырган тәртип иде. Җыелышып әлләни сүз куерту да юк. Бергә булу үзе бер рәхәт иде. Әткәйнең эшчәнлеге авылдашларга яхшы мәгълүм. Ә өйдә ул кырыс, гадел, чын әти кеше булды. Хатын-кыз эшенә тыгылмый иде. Гаиләне булдыра алганча тәэмин итәргә тырышты. Ул кичен өйгә кайткач та өебездән кеше өзелмәде. Авылдашлар киңәш-табыш итәргә керәләр, гозер белән килүчеләр күп иде. Еллар авыр, кешеләр гаиләләрен туйдыру өчен читкә, күбесенчә шахтага китеп эшләргә тырыштылар. Паспортлар юк, читкә китү өчен колхоз рәисе белән авыл советы рәисе биргән белешмә кирәк. Бу рөхсәт ителми, чөнки эшче куллар колхозда да җитми иде. Шуңа күрә әткәй еш кына җаваплылыкны үз өстенә алып, күп балалы кешеләргә яки бик мохтаҗларга белешмә биреп җибәрә иде. Әйе, ул таләпчән, әмма кешелекле, кеше хәленә керә белә иде. Авыл кешеләре аны бернигә карамастан хөрмәт иттеләр, яраттылар. Ел саен аны кабат рәис итеп сайлыйлар иде. Шундый тирәлектә, шундый гаиләдә туып-үсүем белән мин бәхетле дип саныйм.

Соңгы вакытта үземдә әткәй белән әнкәй чалымнарын күрәм дә уйга калам: мин аларның кайсысына күбрәк охшаганмын икән? Әнкәйгәдер, мөгаен. Гәүдә төзелеше, кыяфәтем, холкым белән дә. Сүз дә юк, безнең гаиләдәге балаларның белемгә омтылышы әнкәй ягыннан килә. Дөрес, әткәй дә мәдрәсәдә укыган, укый-яза белә иде. Без барыбыз да укырга бик иртә өйрәндек. Иң беренче Дөргалия һәм Мәрзия апалар өйрәнделәр, калганнарыбыз да аларга иярдек. Район гәзите килсә, әткәй мине үзенең каршына, нигәдер өстәл өстенә утыртып, гәзит укыта иде. Минем чатнатып укуымны тыңлап ихластан сөенә. Әткәйнең таләпчәнлеге миңа да күчкән, мин дә улларымны иркәләп үстермәдем. Кечкенәдән үк мөстәкыйль, көчле булырга өйрәттем. Хәзер алар миңа рәхмәтле. Мин әткәйнең кырыслыгын бүген елмаеп искә алам, улларым да бәләкәй чакларындагы шуклыклары өчен мин биргән җәзалар турында көлешеп сөйлиләр. Еллар узган саен мин әткәй белән әнкәйне ныграк аңлаган кебек, улларым да, зурайган саен, безгә якыная баралар.

Мине иң гаҗәпләндергәне шул: мин бәләкәй чакта Әнәк – зур, йортлары – биек, урамнары – киң, урманы ерак булып тоелса, хәзер алар бер-берсенә якынаеп, кечерәеп калган төсле. Авылны урап чыгу, урманга барып кайту берни дә тормый. Әллә адымнарым зурайган, әллә инде вакыт җәһәтрәк уза... Бәлкем үз өстемә алган гамәлләрнең колачы шулай тәэсир итәдер? Әнәкнең шүрәлеле-җиләкле урманыннан, туган йорттан, әткәй-әнкәй фатихасы белән башланган гомер сукмагым еракларга илтте. Дөньяның күп илләрен күрдем. Баксаң, җир шары үзе дә әлләни зур түгел икән ләбаса – галәмдә бер тузан бөртеге генә. Ләкин хикмәт анда түгел. Иң мөһиме – шушы бәләкәй генә, әмма бик газиз җир күңелемдә искиткеч зур урын били. Үземә һәм туганнарыма карата чиксез игелекләр өчен тирән ихтирамым һәм олы рәхмәтем авылдашларыма барып җитсен, әткәй белән әнкәй рухына дога булып  ирешсен иде.

«Сәхнә», декабрь, 2016.

Тәкъдим итү: