рәсми сайт

Юбилей мөнәсәбәтләре илә

Юбилей мөнәсәбәтләре илә

Минзәлә белән беренче «танышуым», мөгаен, татар халык җыры аша булгандыр:

Барасызмы Минзәләгә?

Мин барам Минзәләгә, шул,

Минзәләне күрер өчен

Йөрәгем өзгәләнә.

Аннан соң «Минзәлә» данын еракларга С.Өметбаев исемендәге Татар дәүләт театры танытты! Гадәттә, археологлар тарих катламнарын актарганда әүвәл мәдәни мираска игътибар итәләр. Катламнарда борынгы дәүләтнең мәдәнияте хакында бай мәгълүмат табыла икән, галимнәр фикеренчә, димәк, ошбу дәүләт бик алга киткән булып чыга һәм ул игътибарны тагын да көчлерәк үзенә тартачак. Археологлар тагын берничә мең гасырдан соң бу төбәктә казынганда, мөгаен, иң элек Минзәлә Татар дәүләт театрына «юлыгып», заманында монда мәдәният көчле үскән булган икән дигән фикергә килерләр инде, мөгаен.

Минзәлә кызыклы як. Әллә театры да башкалардан үзенең ориганальлеге белән шул сәбәпле аерылып тора микән? Бар нәрсә дә судан килә диләр бит. «Минзәлә – Ык елгасының сул кушылдыгы. «Минзәлә» сүзен гарәпчә «мәнзил» сүзеннән алынган дигән фикер яши. Мәнзил – туктап китә торган урын, станция. Көнбатыш Себер татарлары Төмән тирәсендәге Ембай юрталарын Малчын (Малцын) дип атыйлар, һәм бу атама да таҗиклар һәм үзбәкләр аша килеп кергән «мәнзил» сүзенә барып тоташа икән. Әгәр әлеге фикер дәрес булып чыкса, Болгар һәм Казан ханлыгы чорында Урта Азия белән кәрван юлы хәзерге Минзәлә тирәсеннән үткән һәм сәүдәгәрләр анда туктап ял иткәннәр дип уйлау табигый. Ләкин җирле халык «Минзәлә» сүзен «Миндәлә» рәвешендә әйтә һәм фонетик яктан ул «Мәнзил» сүзеннән тагы да ерагая төшә. «Минзәлә» сүзен татар һәм башкорт халыкларын формалаштыруда катнашкан «мең» кабиләсе исеме белән бәйләргә дә мөмкин шикелле.

Минзәлә суы Сарман авылы (хәзер район үзәге) аркылы да үтә. Шунысы кызык: татар халык җырлары «Минзәлә» һәм «Сарман» формаль яктан бер-берсенә аваздаш (Сарман кое бераз сузынкы, салмак һәм, ихтимал, шуның аркасында моңлырак кына), ә «Сарман буйларында тирәктә» дип җырлаганда, чынлыкта Минзәлә буйлары күздә тотыла, чөнки анда җырга керерлек бүтән елга юк», – дип язган Адлер Тимергалин, мөгаен, хаклыдыр.

Ә без бүген , тагын мең елдан әлеге төбәктә археологик эзләнүләр алып барачак архелогия һәм тарихчы галимнәрнең эшләрен җиңеләйтү өчен «Минзәлә нең такыр юллары» буенча сәяхәткә чыгып китик. Әңгәмәдәшебез Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар Дәүләт театры директоры, талантлы җитәкче, сәнгатьпәрвар шәхес Роберт Шәйхел улы Шәймәрдан булыр.

– Роберт әфәнде, «Минзәлә театрының юлы такырмы соң? Эшләр тәгәрәп кенә бара торгандыр инде?» – дип, сорау бирергә ачкан авызымны кире ябам, чөнки синең хакта зарлана белми ул диләр. Дөрес сөйлиләрме, әллә бераз хәйләлиләрме? Хәер, эшләмәгән кеше генә зарланмый дигән гыйбарә дә бар бит әле? Гомумән, бүгенге заман татар дәүләт театры директорының зарланырлык урыны бармы?

– Гел зарлансаң да бик урынлы булмас. Мине илдә барган мәдәнияткә караш борчый, мәдәниятнең приоритетлы тармак булмавы. Мәдәниятне, сәнгатьне, мәгариф, сәламәтлек, спорт тармаклары кебек кирәкле әйбер дип сизсеннәр иде. Аллага шөкер, безнең республикада дәүләт театрлары ачылган, авылларда мәдәният йортлары файдалануга тапшырылган, театрларның фестивальләрдән кайтып кермәгән вакытта республикада мәдәнияткә караш начар димәс идем.

– Татар театрлары балалар өчен, касса өчен сәхнәләрдә русча спектакльләр «тәгәрәтә» башлады дигән сүзләр йөри. Бу сорау булып аңлашылмасын, чөнки сәбәбен үзем дә беләм – рухи дөнья җәмгыятьтә «кассага» әйләнеп бара. Балалар өчен татарча спектакльләрне «наушниклар» аша гына чит телле тамашачыга тыңлатып, касса мәсьәләсен хәл итеп булмыймы соң?

– Бу сорауны безгә кайбер әһелләр төрттереп булса да әйткәлиләр. Бөек Тукайның һәм башка язучыларның әсәрләрен Киров, Ульяновск өлкәләрендә, Мари иле, Чувашия республикаларында спектакльләрне рус телендә уйныйбыз икән, моның нинди гаебе бар? Әлбәттә татар театры татарча уйнарга тиештер, әмма 15 мең халык яшәгән Минзәләдә (илле процент урыслар) балалар өчен, Актаныш, Мөслим, Сарман тагын бик күп районнарда без гел татар телендә уйныйбыз. Бүгенге базар вакытында без дә төрле юллар эзлибез. Авылларда, районнарда татар мәктәпләренең ябылуы яки гел булмавы безне дә чит районнарга чыгып рус телендә уйнарга мәҗбүр итә.

Безнең Шамил Закиров дигән олпат шәхесебез бар иде һәм ул Минзәлә театрын бик ярата, төрлечә ярдәм кулы сузарга тырыша иде. Аны алыштырырдай шәхесләр бармы сәнгать өлкәсендә?

– Шамил Зиннурович безнең башка театрларыбыз өчен дә чын әти булды. Бигрәк тә безнең Минзәлә театрын, аның артистларын хөрмәт итте, кулыннан килгәнчә ярдәм итә иде, урыны җәнәттә булсын. Шамил Закиров инде кире кайтмас, әмма бүген аның эшен дәвам иттерүче, өметле яшь җитәкче Илфир Илшат улы Якупов бар.

Тагын ун елдан татар театры кирәк булачакмы безгә? Теге заманнарда Табеев атлы обком серетаре:»Татар теле тагын егрме елдан сыер савучылар теле генә булып калачак!» – дип сөйли торган булган, имеш. «Теге елар « дигәнем безнең яшь чакларга, хәтта мәктәптә укыган балачакка туры килә. Аллага шөкер, без авыл мәктәбендә укыдык, –булачак «сыер савучылар» белән бер парта артында утырдык, тел безнең күзәнәкләргә сеңеп кала алды.

– Мин бу сорауга болайрак җавап бирер идем. Татар теле тагын егерме елдан бетмәсен дисәк, аның үзенең театры, киносы, татарча китаплары басылсын, татарча укыткан урта һәм югары мәктәпләре бетмәсен иде, шул вакытта бөек Тукай теле – татар теле бетмәс.

– Син һәрвакыт «Хәлне аңлый торган мәдәният министрыбыз бар!» – дип әйтергә яратасың. Чынлап та, татар театрлары үги хәлдә түгел бит?

– Әйткәнемчә, элек тә театрларыбыз үги булмады, бүген дә үги түгел. Максатчан ярдәм сорасаң, министрыбыз бер вакытта да кире борып чыгармый. Мәсәлән, былтыр Кырымдагы Ялта шәһәрендә, Төркмәнстанның Мари шәһәрендә үткән фестивальләрдә катнашуыбызны Министрлык тулысынча финанслады. Россиядә былтыр үткән Әдәбият елына багышланган Достоевскийның «Абыйның төше» спектаклен чыгаруга шулай ук тулысынча ярдәм итте. Быел җәй-көз айларында театрыбызда бик күп ремонт эшләре башкарылды, анда да министрлык читтә калмады, матди яктан ярдәм күрсәтте.

– Бүгенге тамашачы моннан егерме ел элек булган тамашачыдан аерыламы? Театр кирәкме кешегә хәзерге заманда! Мин булсам, сезнең театрга аның аурасы өчен генә булса да килеп йөрер идем, һәм талантлы актерларыңны күрергә. «Самародоклар» бар бит сезнең труппада!

– Әйе, тамашачының зәвыгы, аңлау дәрәҗәсе үсте дияр идем мин. Хәзерге тамашачы, яше булсын, олысы булсын, бик таләпчән, фәлсәфи яктан бик алга китте, очсыз эчтәлекле әсәрләр белән генә тамашачыны театрга тартып булмый хәзер.

– Театрга әйбәт, талантлы режиссер «эләктердең» син тәки! Дамир Сәмерханов талантлы егет булу өстенә, безнең атаклы Фәрит Бикчәнтәй мәктәбен узган шәкерт тә бит әле? Килешеп эшлисезме? Талантлы кеше белән уртак сүз табу җиңел түгел диләр бит?

– Мин театрда бөтенесе белән дә уртак тел табып эшләргә тырышам. Юкса эш алга бармас иде. Аллага шөкер, театрларыбыз артистлары, гомумән, коллективыбыз бик фидакарь безнең, бер авырлыктан да курыкмыйбыз.

– Син гади директор гына түгел, син театрның сәнгать җитәкчесе дә, чөнки театр сәнгатендә, әдэбияттә шактый зәвыклы җитәкчеләрдән саналасың. Син бар күзәнәкләрең белән театр кешесе, тумыштан сәнгатькяр шәхес. Үзеңнең берәр спектакль куярга исәбең бармы! Дилетант түгел син, мәдәният институтын тәмамлаган белгеч. Хәер, сәнгатькә диплом кирәк түгел аңа, бар да Ходай тарафыннан бирелгән була. Син сәхнә кануннарын бик көчле тою белән беррәтттән, шактый тәҗрибәле менеджер да, халыккка нәрсә кирәген беләсең. Йә, бер спектакль куярга алынабызмы?

– Моннан 25 ел элек Мәдәният министрлыгында эшләгәндә, Минзәлә театры директоры вазифасын йөкләгәннәр иде. Чынлыкта, ул еллар театр өчен бик авыр еллар булды, театрны ничек тә саклау кирәк иде. Башка бик күп проблемалар булгангамы (озак еллар реконструкция) мин үземә, эх берәр әсәр куярга иде, дигән максат куймадым һәм моңа омтылмадым да. Ә бәлки киләчәк күрсәтер.

– Роберт туган, әңгәмә ахырында «Сәхнә» журналы укучылары исеменнән Минзәлә Татар Дәүләт драма театрына уңышлар телибез икән, димәк, без аның спектакльләрен карап сөенгән һәм әле тагын сөенәчәк тамашачыны да котлыйбыз дигән сүз! Ләкин иң беренче чиратта, минем сиңа рәхмәт әйтәсем килә: фидакарь егет син! Көн димисең, төн димисең, җаның-тәнең белән эшлисең. Бәйрәм белән сине һәм сезне! Исәнлек-саулык, гаиләләр бәхете (театр да синең гаиләң кебек бит!), иҗат уңышлары! Гастроль юлларыгыз җырдагыча гел такыр булсын, ярабби!

«Cәхнә», ноябрь, 2016.

Тәкъдим итү: